Тормыш – укытучы
Күңел үзәгендә кала Тормышның дәресләре. Ялгышларны төзәтергә Кыска тәнәфесләре.
Зөфәр Альберт улы Бохаров 1994 елның 16 маенда Арча районы Шушмабаш авылында туган. 6 яшендә – Зөфәрнең туган көнендә әтисен югалткан малай күңеленә шигырьгә күчәрлек сагыш хисе ургып керә. Балтач районы Норма авылындагы 96 нчы һөнәри лицейда пешекче һәм эретеп ябыштыру һөнәрләрен үзләштерә. Шигырьләрен социаль челтәргә урнаштырып бара. «Идел» журналы үткәргән шигырь бәйгеләрендә дә актив катнаша.
Тормыш хәле
Замананы куып җитеп булмый,
Алга барган саен гомерләр.
Дөреслекне ачып сөйләп бирсәң,
«Син бит хаксыз», – диеп үтәрләр.
Дуслыкны да, хәтта, туганлыкны
Гел телефон белән сыныйбыз.
Атнасына җиде тапкыр хәл белмәсәк,
Берәүгә дә инде сыймыйбыз.
Интернетта суга баткан сыман
Таянырга ярлар тапмыйбыз.
Бер лайк, имеш, инде хыянәт ул,
Гаиләне дә шуңа ташлыйбыз.
Чишенәсе кием, яшерәсе гәүдә,
Безнең инде күптән калмады.
Әлифбасын татар бераз читкә этеп,
Чит телләрне якын сайлады.
Туган балаң өчен киләчәктә
Утлар йотып калды яшисе.
Сүз дәшәргә куркып түрәләргә
Биш тиенгә аттай эшлисе.
Ә шулай да элек яшәлгән бит,
Барысы да булган гадирәк.
Мәхәббәт тә, дуслык, туганлык та,
Явызлык та булган бик сирәк ...
Әллә нинди купшы һәм дә тиле,
Сәер безнең хәзер замана.
Алга бара бар да... Ләкин һаман
Күңел генә артка карана ...
Тормыш – укытучы
Бу дөньяда һәр кешене
Тәрбияли тормыш кына.
Һәрбер кеше акыл ала
Ялгышып язмышында.
Күңел үзәгендә кала
Тормышның дәресләре.
Ялгышларны төзәтергә
Кыска тәнәфесләре.
Һава – бәхет икәнлеген,
Сәламәтлек байлыгын
Аңлыйбыз шул кайчакларда,
Явыз күңел сайлыгын.
Тормыш – безнең укытучы,
Һәркемнең үз китабы.
Кемдер гыйбарәт алып яши,
Кемнәрдер кала тукталып.
Бар бу тормыш китабының
Язмыш дигән дәфтәре.
Актан гына язылмаган,
Очрый кара битләре.
Бу дөньяда һәр кешене
Тәрбияли тормыш кына.
Минем тормыш авыр, диеп,
Зарланырга һич ашыкма.
Авылдан хат
Җитте заман...
Бушлык күңелләрдә,
Бушап бара бик күп өйләр дә.
Авыл елый, сулар кими, этләр өрми,
Яшь буыннар читкә киткәнгә.
Авылларны ятим калдырып,
Урамнарын ташлап китәсез.
Чит ятларда җылы эзләп, тамыр җәеп,
Нигезләрне ятим итәсез.
Сөйләшүләр бүтән, акыллар да үскән,
Авыл түбән, имеш. Шәһәр зур.
Ял итәргә әллә нигә бер кайтасыз,
Күпләрегез хәзер кунак шул.
Саф һавасын, көмеш чишмәләрен,
Аунап үскән яшел чирәмен
Еллар узгач кына сез аңларсыз,
Авыл сезне һәрчак көткәнен.
Күңел тынычлыгы җитми кайвакытта,
Тик эзлисез әллә кайлардан.
Сез авылдан чыгып китсәгез дә,
Авыл чыкмас сезнең җаннардан.
Кеше
Ә бит хәзер кеше бик тә ялгыз,
Күңеленә урын табалмый.
Үткәннәрен уйлап, барысын төзәтәм дип,
Бер хатасын мең-мең кабатлый...
Кеше сизми хәзер, һич тә күрми,
Ни булганын тирә-ягында.
Күңел серен сөйли бар дөньяга,
Ниндидер дәрт алып җанына.
Кеше көнче хәзер, бик тә кырыс,
Гаеп эзли башка кешедән.
Күрше өчен ихлас сөенү юк,
Кеше хәтәр хәзер күседән.
Кеше хәзер усал, бик тә явыз,
Читкә куа дустын, туганын.
Мал бүләргә куркып дөнья куа,
Ләкин сизми ялгыз калганын.
Кеше хәзер белми, һич аңламый,
Бернәрсәнең җирдә кадерен.
Чиген күрми, мәңгелек, дип белә,
Бу дөньяда газиз гомерен.
Табигать тавышы
Таңнар ата, әкрен генә кояш калка,
Сыек таллар җилдә тибрәлә.
Чык тамчысы күзләремә нурлар сибә,
Җирдә үскән яшел чирәмдә.
Сандугачлар сайрыйлар бертуктаусыз,
Моң агыла сихри иртәдә.
Пәрәвезләр искитмәле матур,
Иске генә агач киртәдә.
Ак болытлар әкрен генә зәңгәр күктә
Йөзәләр нәкъ – дөнья гизәләр.
Болытларга иярә дә минем күзләр
Хыял илләренә китәләр.
Шундый рәхәт, аңлатып та булмый,
Ишетүе якты җиһанны.
Чиксез ләззәт күңелләргә дәва,
Челтер-челтер аккан сулары.
Зөфәр Бохаров
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев