Логотип Идель
Әдәбият

Тынлык. Нокта

Тынлык. Нокта. Тынлык. Нокта. Күпме әрнү сыйган хатка. Сүзсез генә хушлашабыз, Сине/мине биреп ятка.

Алинә Хәбибуллина

 

Иблиснең Аллаһка хаты

Үткән төндә ялкын алды салкын
Күк гөмбәзен, җирне көйрәтте.
Шул мизгелдә мин тәүге кат кинәт
Сызлануын тойдым йөрәкнең.

Мин тәүге кат күрдем кешеләрне
Куркытмавын синең барлыгың.
Гаҗәпләнмә: инде кирәгем юк,
Мин китәмен җирне калдырып.

Күрсәң иде: һәрберсенең кулы
Чалгы сапларына ябышкан.
Дөнья тетри алар селтәнгәндә
Яңгыраган ачы тавыштан.

Тетри туфрак, кояш-күге тетри,
Таш диварлар шаулап коела.
Бу дөньяны беркем беркайчан да
Коткаралмас кебек тоела.

Кешеләрнең күзләренә баксаң,
Син шәйләрсең нәфрәт һәм утны.
Мин китәмен, җирдә кеше барда
Ни кирәге булсын тәмугның?

 

Тынлык. Нокта

Тынлык. Нокта. Тынлык. Нокта.
Күпме әрнү сыйган хатка.
Сүзсез генә хушлашабыз,
Сине/мине биреп ятка.

Сүзсез генә аерылабыз.
Мәңгегәме? –
Ходай белә.
Күз чагыла. Кояш бүген
Әллә елый, әллә көлә,

Әллә үрти... Үксез җанны
Юатырга тырышыпмы,
Яңгыры да кинәт бүген
Минем арттан юлга чыкты.

Тынлык. Адым. Тынлык. Адым.
Сагыш тама ялгыз эзгә.
Әйләнәм дә карыйм һаман –
Син югалган як та үзгә.

Әйләнәм дә карыйм кабат.
Әйләнәм дә... Иңри тынлык.
Тынлык белән сине/мине,
Безгә мохтаҗ җирне кыйдык.

Ачы сүзне күтәрүе
Газап диюләре – юкка.
Иң авыры соңгы хатта –
Тынлык. Нокта. Тынлык. Нокта.

 

Иртәләгән иртәләрдә

Иртәләре никтер иртәләгән:
Кышның таңы үрли күзләргә.
Тәрәзәгә талпынам да... телсез калам.
Дөнья бүген шундый үзгәргән.

Үзгәрмәгән... Ялгышулар аша
Һәр көн җанны мең кат төймәлим.
Төймәләрне чәчеп, урамнарда
Кырыс җилләр исә үтәли.

Җилләр исә, ачы җилләр белән
Таң сызыла бүген киредән.
Иртән чәйгә телне яндырганда
Батырлыктан куркып тилмерәм.

Тәрәздәге пәрдәләрне тартып,
Ваз кичкәндә барлык хыялдан,
Иртәләгән һәрбер иртәләрдә
Ташланасы килә кыядан.

 

 

 

Төш кенә

Бу җан тоташ яра микән?
Күңел тоташ моң микән?
Моңлы яраларга күмелеп,
Җан кагып, синнән китәм.

Йөрәк тулы сагыш, ахры.
Күзләр тулы яшь кенә.
Айлар, еллар гүя булган
Вакытлы бер төш кенә.

Йолдызлары ташыганда
Яра-тулы йөрәктә,
Мендәр төеп юанырга
Көч табылмый беләктә.

Син соңарма, төн карасын
Яктыртырмын, дәш кенә.
Дөньялары болай да бит
Вакытлы бер төш кенә...

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев