Ярату циклы
Галәмнең чәчәкләргә шартлап тулган чоры. Ә син мине шундый яратасың, тоям!
Мин – Гөлүсә Хөсәенова. Әмма мине күпләр Алма кызы буларак белә. Мин ул тәхәллүсемне бик яратам. #ярату_циклы – ул минем галәмгә, дөньяга карашым. Кайвакыт үзем дә хисләр өеренә эләгеп, сүзләр колына әйләнәм. Шуннан миңа рәхәт кенә. Ихлас хисләр, сүзләр колы булу кайчак бик кирәк бит.
***
Галәмнең чәчәкләргә шартлап тулган чоры. Ә син мине шундый яратасың, тоям!
Менә бит юл тамырлары буенча машина каны ага, ә син беренче йомшак үлән булып шыткансың. Күрсен яшеллекне, сөенсен, дигәнсең инде. Хәтфә келәмне болыннарга, паркларга, без карарга, җилдерергә җөрьят итмәгән җирләргә чәчкәнсең.
Без яланаяк йөрер өчен үскәнсең инде син, әйеме? Ә без... бер үк юл, кием, ризыкка гадәтләнеп, яланаяк йөрергә онытабыз.
Яланаяк – ялангач күңел. Куркыта шул. Еллар буе җаныңны горурлык, кайчак куркаклык киемнәренә төрәсең дә, хәзер ачып сал, имеш. Үзең белән очрашырга куркып ятасың шулай. Әле чәчәкләрнең дә киселгәнен күбрәк күрәм, кулымда банк карточкасын гөлләргә караганда ешрак тотам, мөһимне телефонга саклыйм, ә рәхәт-баллыны туңдыргыч ишегенә ябыштырам. Ә берьюлы миннән: «Ярый, син кайсы ел фасылында кошларның кайдан кайтканын беләсең. Ә мәгънәсе? Син аларның юлларында очраган күк, җир, кала, кешеләр турында сөйләгәннәрен безнең телгә күчерә алмагач нигә ул?» – дип сорадылар.
«Дөньяның бөтен диңгез, океаннар исемнәрен яз һәм җавап бир: төшенкелектән котылу өчен нинди суда коенырга?» Җавап бирә алмыйм...
Чирәмдә яланаяк атлыйм. Чәнчеп тә ала, салкынча да. Озаграк йөрсәң бик йомшак та икән әле ул, кытыклый башлый хәтта.
Мин күңел киеме төймәләрен берәм-берәм чишәм. Шикләнеп кенә баскан аякларым бер-ике адым ясый да шып туктап калам. Кояш чәчәк серкәсенә ябышып, күкрәгемә керә. Баллы яктылык. Йөземдәге сипкелләргә күбәләкләр чык тамчыларын сөртә. Күз тирәләре җыерчыклана. Бигрәк кытыклый синең сипкелле күбәләкләрең.
Бер-ике-өч... бер-ике... яланаяк йөгерәм. Йөгерәм дип уйлыйм, ә табаннарым җир белән үбешә сыман. Синең яшел күзләрең яфраклар арасыннан минем күлмәкне телем-телем эретә. Карышам. Кирәкмәс. Авырттырасың. Күзләрем – мөлдерәмә, ә керфекләрем астында – гөлләр.
– Бу син. Ягымлы, нәзберек, кайчак оялчан һәм усал.
– Бу син. Яныңа һәр иртә кояш куяннары җыела, ә син аларны куасың. Аңламыйсыңмы әллә? Алар бит җылынырга дип килгән.
Син туганчы ук галәм гашыйк. Сиңа. Әнә, йолдызларны да тәнеңдәге миңнәр эскизыннан алган. Ул сөйләшә: яңгыр белән иренеңдәге яраларга, ә кайчак ачуларга ява, йолдыз булып хыялларыңны чынга ашыра, кошлар белән исемеңне күккә яза. Елмаюыңны күрер өчен һәр яз агачларга чәчәкләр элә.
Ә мин...
Мин ялангач күңелле бит.
Һәм шундый матур икән.
Мәтрүшкәле чәй
Ике сәгать. Бары ике сәгать һәм мин сиңа янә гашыйк булдым. Сине мәтрүшкәле чәйне яраткандай яратам.
Мәтрүшкәле чәйдә күңелемне шикәр урынына эретергә яратам. Ә син… Син аны татып караганым да юк дисең. Син шифалы су белән күкрәгеңдәге ачуларны, төймә булып кулларыңа тамган ачы яшьләреңне, кислоталы үттәй тамак каерыларына сарылып калган сүзләрне мәтрүшкәле чәй белән юып төшермәгәнсең. Кышкы салкын кичләрдә, күңел наз, ярату теләгәндә яраткан китап битләреннән дә мәтрүшкәле чәй тәме килгәнен белми калгансың бит.
Күз алдыңы китер: чынаякның ак учларына кайнар, болыннарның барлык хуш исен, умарталар безелдәвен, күбәләкләрнең канат кагуын җыйган мәтрүшкәле чәй ага. Чәй генәме соң? Дәрья ага…
Үпкәләмә әле, үпкәләмә!
Үпкәләдеңме? Әллә чынлап миңа ачу саклап йөрисеңме? Тәәәәк! Сәбәбен белмим. Сине мин ачуландырсам, ник миңа берни дә булмаган төсле? Ә син… Син күңелеңне тончу томан киеменә киендереп, күзәнәкләреңне яндырасың. Татлы ачулы да инде син! ЭЭЭХ… Йөзләреңдә алсу алмалар, күзләреңдә йолдызлар миңа салкын сугыш игълан иткән. Бер сүз дә юк. Тавышыңның көе дә колакларымның барабаннарын иркәләми. Кычкырсаң да ярый. Тавышыңны гына ишетим.
Мең дә бер тапкыр гафу үтендем бит инде. Ун мәртәбә сиңа дип ясалган мәтрүшкәле чәемне суыттың. Менә инде меңенче тапкыр умарта кортлары күңелемдә өер аеры. Ярый әле син янәшәмдә, алайса бөтенләй җыеп ала алмас идем үзләрен.
Карашларыбыз хәзер качышлы уйный. Шул уен вакытында иренең читендә кечкенә генә елмаю күрдем бугай. Әйе. Менә-менә иренең ярларыннан чыгып, чын елмаю елгасын агызырга торганын. Димәк, боз кузгала башлаган.
Үпкәлисеңме? Учларыңны күзләреңә куй да мин юк дип уйла. Сине бөтенләй белмим, имеш.
Я, ничегрәк?
Бозлар эри башлады, уен да тәмам арытты. Димәк, унберенче чынаяк чәй ясарга вакыт. Кайнарны. Беләм: монысы суынмас.
***
«Мин сине яратам!» – ди дөнья.
Чәчәкләрнең назы, яз, мәхәббәт, синеңчә, кем өчен? Дөрес кабул ителгән карардан туган хис? Йөргән юлларыңа күкнең түгелүе кем өчен дип уйлыйсың?
«Мин сиңа ышанам», – ди дөнья.
Сиңа атап мин бөтен җирдә эзләр калдырдым: учларыңа юллар картасын сыздым, исемеңне (асылыңны) кояш нурларына чиктем (син кайвакыт аларга карап елмаясың). Сипкелләреңдә – йолдызлы күк. Ә йөрәгеңдә үзеңнән дә зуррак дәрьяны сыйдырдым.
«Син миңа кирәк, син кирәк», – дип кабатлый дөнья.
Мин күп нәрсәгә әзер, әмма синең белән генә могҗиза кылам. Киләсе адым – синеке. Мин төгәл нишләргә белмим. Әле таулар диварына карыйм, әле учларыма төбәләм. Йөрәк тыныч тибә. Дөнья турында уйлаганда, эчтә нидер сырпалана, үбә кебек. Мин кыю адым ясыйм. Тагын берне. Нинди гүзәллек! Синдә, дөнья. Нинди гүзәллек! Миндә.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев