Логотип Идель
Әдәбият

Яшьлек – ул шәкертлек яше генә...

Яшибез... Әйдә, рәхим ит, сиксәнем! Ходай кушса, алга атлау исәбем. Картлык та тансык каләмгә! Күрсәйдем Яшь илһамчысын алдагы дистәмнең!

Яшибез... Әйдә, рәхим ит, сиксәнем! 
Ходай кушса, алга атлау исәбем. 
Картлык та тансык каләмгә! Күрсәйдем 
Яшь илһамчысын алдагы дистәмнең! 

Сораулар

Миңа еш кына шигырьләреңдә сораулар, өндәүләр күп, бу яшьтә инде шагыйрь кеше өчен җаваплар табылган булырга тиеш, дип әйтмәкче булалар. Һич килешмим. Шигырь язу – үзе сорау инде ул. Такташ та: «Син эзләгән сорауларга мин дә эзлим җавап, тыныч бул, егет, тыныч бул!» – дигән. Минем дә «Сораулар» дигән шигырем бар. Сорауны ниндидер өметсезлек билгесе итеп түгел, ә кешенең даими бер хәрәкәте, уйлануы, эзләнүе, дип аңлыйм. Һенрих Һейне да бит, кеше гомер буе сорау биреп яши, җавап эзли, әмма кеше үлгәч, аның авызын туфрак белән күмеп куялар, дигән фикер әйтә. Дәрдемәнд тә, җитмешне узганчы укып, белеп, берни дә белмәвемне аңладым, ди. Сократтан ук килә бит инде ул. 

Дөньяга сорау биреп яшим икән, димәк, мин тере дигән сүз ул. Ни генә әйтсәләр дә, сораулар – ул минем кредо. Соңгы вакытта язган робагыйларымда да күп алар. Хәтта мәхәббәттә дә сораулар аша гына аңлашам икән мин.  

Мәңгелек яшьлек  

Бер караганда, шигырь яшь вакытта гына языла кебек. Без мөкиббән киткән шагыйрьләр – Тукай да, Такташ та, Бабич та бу дөньяда бигрәк аз яшәп киткәннәр. Рембо 17 яшендә язудан туктаган. Алар чыннан да, бу дөньяга әйтәсе сүзләрен әйтеп киткәннәр. 

Әмма! Гюго да, Һейне да 80не узганнар. Гете, мәсәлән, сиксәнгә җиткәндә, «Фауст»ның икенче кисәген яза. Ул гына да түгел, Хафизлар, Сәгъдиләр белән диалогта «Шәрык-Гареб диване» дигән мәхәббәт лирикасын китабын иҗат итә. 

Шәрыкта исә яшьлек – ул әле шәкертлек яше генә. Шәрыкның бөек шагыйрьләре – Нәвои булсынмы ул, Хафиз, Сәгъди, Гомәр Хәйям – болар барысы да олпат яшьтәге кешеләр. Алар дөнья күргән, фәлсәфәне тормыш тәҗрибәсенә таянып корган шагыйрьләр. Алар да бит бу дөньяга сорау калдырып киткән. 

Без яшь чакта 

Без – яңа тормыш төзибез, илебез өчен кирәкле граждан булабыз, дип тәрбияләнгән буын. Шуңа күрәдерме, без һәрбер яңалыкны сусап кабул итә идек, иҗатны да бөтенләй башкача башлап җибәргән идек. Безнең буын шагыйрьләре ирекле шигырьләр белән мавыгып алды. Мәсәлән, Равил Фәйзуллинның япон танколары, хоккулары формасындагы шигырьләре заманында бик резонанслы булды. Дөнья әдәбиятында булган формаларны да, эчтәлекне дә үзләштерү – яхшы ул, ул карашларны ачып җибәрә. Әмма озак та үтмәде, Лена Шагыйрьҗан татарның традицион формаларын – кыйтгалар, робагыйлар, фәрдләрен кайтарды. Үзебезнең тел кагыйдәләренә, аһәңенә, телебезнең нинди бай икәненә сокланып туя алмадык. 
Бу гел шулай булган: кайвакыт мавыгып китәбез, кайвакыт асылыбызга кайтып төшәбез. 

Югары культуралы авыллык

 

 Авыл белән шәһәр каршылыгы һәрвакыт булган. Шагыйрьләр авылда туа, шәһәрдә үлә, дияргә ярата идек бит. Бу гыйбарә дә үткәндә калып бара. Без хәзер фаҗигале бер чорда яшибез. Без үзебезне үстергән авылдан бик каты ераклаштык. Авылның мең еллык мәдәнияте, тәэсир итү көче булган. Хәзер без кайда калдык? Гәрчә Луизалар (Янсуар. – Авт.), Лилияләр (Гыйбадуллина. – Авт.) авылдан килде һәм әле татар шигъриятен алар тотып тора. Такташлар да бит авылдан килгәч, шәһәрләшү шаукымына бирелеп алалар. Күрәсең, кеше үзен эзләгәндә, мотлак рәвештә асылыннан китеп ала. Әмма барыбер асылына кайтып төшә, чөнки башкача мөмкин түгел. 

Авыл дигәч, чын мәгънәсендә югары культуралы авылны күз уңында тотып сөйләшәбез бит инде. Есениннар, Бернслар әнә шундый югары культуралы авыл шигърияте тудырдылар. 

 

Иҗат кешесе кадерле булырга тиеш

Иң яратмаганым – әдәбиятка суд ясау. «Суд» сүзе үк колакка да ятмый, күңелгә дә ягылмый. Элеккедән калган гадәт инде ул: Бурнашка да, Такташка да суд ясаганнар. Хәтта Тукайга да... Нигә суд? Бәхәсләшү булсын, сөйләшү, фикер алышу, әмма суд, гәрчә ул уен рәвешендә генә булса да, иҗат кешесенең йөрәгендә җуелмаслык җөй калдыра: аны хәтта акласалар да, «минем иҗатым судка куелды» дигән уй белән яшәргә мәҗбүр ул. Иҗат кешеләре белән алай тупас кыланырга ярамый, кадерләргә кирәк аларны. 

 

Һәркемнең үз бакчасы

Әдәбиятта остазлык булырга тиеш. Хәзер һәммәсе үзенең бәләкәй генә дөньясында яшәп ята, уртак әдәбият турында, аның үсеше турында кайгырту калмады. Бу перспективаны күрмәүдән, идеал булмаудан киләдер, дип уйлыйм мин. Вольтерның «Кандид яки Оптимизм» повестендагы кебек, һәркем үзенең бакчасын гына эшкәртә. Хәсән Туфаннар, Сибгат Хәкимнәр, Әнгам Атнабайлар, Наҗар Нәҗмиләр шундый иде. Аларның һәрбер хатында, интервьюларында яңа буынны кайгырту сизелеп тора. 
 

Сүз әйтергә хаклары бар 

Әдәбиятка, хәтта драматургиягә хатын-кызлар килә башлады. Безнең чорда мондый хәлнең булганы юк иде. Безнең чорда Гөлшат Зәйнашева, Клара Булатова бар иде. Аннан соң югары кимәлдә әзерлекле, интеллектуал Саҗидә Сөләйманова килеп чыкты. Хатын-кыз – дөньяның тоткасы. Минем хатын-кызларга карата ихтирамымны беләсез. 100 ел буе тоташтан дөнья гүзәл ханымнар җилкәсендә булды, чөнки ирләр кырылды. Хатын-кызларыбыз шахтада таш та кистеләр, тимер юллар да салдылар, урман да аудардылар. Шул көенә без геннарны саклап, менә дигән кешеләр үстерә алдык. Димәк, хатын-кыз – бик зур көч. Ахматова: «Я научила женщин говорить! О Боже, кто их заставит замолчать», – ди. Хәзер инде күбәеп тә киттеләр. 

Ландыш Әбүдәрова язып алды

 

Радиф Гаташ безнең «Әдәби портрет» проектында да катнашты. Балачак истәлекләре, тормыш фәлсәфәсе белән бүлеште, шигырьләрен укыды. Шагыйрьнең яшьлегенә сәяхәт итү өчен сылтама аша керергә кирәк.

 

 

 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев