Язмышлар (Романнан өзек)
Гали, бүтән килеп йөрмә! Килмә! Минем кызым синең өчен түгел! Үстерәсең дә әллә нинди җанварларга эләгә балаң! Аңламыйсыңмыни, Тәслимә Саҗидәнең сине яратуын белә, ул үсмер кыз болай гына сиңа карамас иде, димәк, башын әйләндергәнсең, гаеп синдә, – дия-дия, Саимә апа тышкы якка үзе аткан итекләрен җыеп, өенә кереп китте.
– Гали, бүтән килеп йөрмә! Килмә! Минем кызым синең өчен түгел! Үстерәсең дә әллә нинди җанварларга эләгә балаң! Аңламыйсыңмыни, Тәслимә Саҗидәнең сине яратуын белә, ул үсмер кыз болай гына сиңа карамас иде, димәк, башын әйләндергәнсең, гаеп синдә, – дия-дия, Саимә апа тышкы якка үзе аткан итекләрен җыеп, өенә кереп китте. Ничек итеп кенә кызын колхоз рәисе Гыйззәт улы Галидән биздерергә? Җитмәсә, кызы да яратам дигән була бит шуны. Эх, юләр яшьлек!
– Мин ул кызны сеңлем кебек кенә күрәм! Аның белән сөйләшкәнем дә юк! –дип акланып карады егет, тик бу сүзләр һавага очып киткәндәй генә булды.
Менә бүген дә төн җитүгә, әнкәсе йоклап киткәч, Тәслимә аңлашыр өчен Гали янына чыгып йөгерде. Тегесе исә кызны, гадәттәгечә, ялгыз имән янында көтеп тора иде. Бу төн әллә нинди сәер, башкалардан аерылып торган кебек. Юк, җил дә кире якка исми анысы, йолдызлар да үз урыннарында җемелди, ләкин кызның күңелен нидер борчый. Хәер, бүген генә түгел, борчылу инде әллә ничә көн интектерә. Кыз әле төнлә ат күреп саташа, әле көпә-көндез өйдә ат чапкан тавышлар ишетә...
– Гали, тагын шушы матур мәтрүшкәләр... Нишләр идем мин алар булмаса...
– Әһә, мәтрүшкәсез яши алмыйм дисең, ә мин булмасам нишләр идең?!
Егет, шаяртып, үпкәләгән булды да башын кире якка борды.
– Һи-и! Үпкәләдеңмени? Әллә инде мәтрүшкәләргә көнлисеңме?
– Көнлим, әлбәттә. Син аларны кочаклыйсың, ә мине юк!
– Карагыз әле, кара, нинди көнче икән Гали! Кил, кил, кая битеңнән бер үбеп алыйм, кая качасың!
Көлешә-көлешә бер-берсен куышты алар. Кинәт тагын ат чапкан тавыш ишетеп, Тәслимә туктап калды.
– Чү! Ишетәсеңме? Тагын чабалар.
– Кем чаба? Монда без генә болын буйлап чабабыз, ике юләр. Әйдә, кайтыйк, йоклыйсың киләдер, арыйсың, йокың туймый, иртәгә тагын эшкә чыгасы, киттек, озатып куям.
– Тукта, бүген әнкәй тагын сине куып җибәрдеме? Әллә чыннан да күзең Саҗидәгә төште инде... Авыл халкы арасында соңгы арада бу сүзләрне еш ишетәм, дөресен әйт әле.
– Авыл халкы ни сөйләмәс! Син миңа ышанасыңмы, аларгамы?
– Сиңа, әлбәттә, сиңа...
Тәслимә май заводында эшли иде. Бик шәп эш үзенә күрә. Хезмәтен ярата, эшне төгәл башкара. Яшь чакта эшнең авыры да җырлый-җырлый эшләнә.
– Карале, Тәслимә, мин әйтәм, әниең кичә Галине нык кына ачулана иде. Шайтан ишетмәсен, әллә нинди ямьсез сүзләр дә кычкырды, жәлләдем егетне, –дигән булып, учет дәфтәрен тутырганда сүз кузгатты хезмәттәше Камилә.
Тәслимә, бераз ачуы басылгач, үрелгән озын кара чәч толымнарын артка селтәп җибәрде дә:
– Син минем егетемне карап йөрмә, үз эшеңдә бул, дустым, – диде.
– Кхм-м, кызык икән... Мин сиңа яманлык теләмим, шулхәтле этләрчә ташланма инде. Беркөнне Саимә апа кергән иде, анда да: «Йә, Ходаем, биздер шушы Галине кызымнан», – дип утырды. Ни эшләгән соң ул әниеңә. Ник яратмый?
Камилә урындыгы белән якынрак килеп утырды.
– Әй, белсәм иде үзем. Авыл халкының имеш-мимешләренә ышана. Галинең әткәен дә сөеп бетерми бугай. Ә үзе миңа: «Ул Гали дигән кешенең башында җил уйный», – дип кенә сүзне кисә. Тик, аңлыйсыңмы, йөрәк тыңламый, йөрәк ул барыбер үзе сайлап ярата, аны алдап та, приказ биреп тә булмый бит... Эх, бу газаплы мәхәббәт! Учакта да янмый, суда да батмый, җен уйлап тапкан нәрсәкәй.
– Сиңа рәхә-ә-әт ичмасам. Мәхәббәтнең нинди татлы икәнен барыбер тоясыңдыр. Ә минем бер дә гашыйк булганым юк.
– Тәк, кызлар-йолдызлар, ник эшегездә түгел, тиз булыгыз. Учет дәфтәрен тутырып бетердегезме? Хәзер сөт алып кайталар, контрольгә кеше куярга кирәк, – дип кычкыра-кычкыра Миңнебай абый килеп керде.
– Юк әле, тагын бер бит калды, күп бит, абзый!
– Син, Камилә, телеңә салынма! Килде-китте әйбер сөйләр урында эшеңне карарга иде!
– Мәхәббәт ул килде-китте түгел шул, – дип куйды Камилә кулына ияге белән таянып.
– Мин нәрсә дидем! Тиз-тиз булыгыз!
Начальник ишекне каты ябып чыгып китте.
Шулвакыт тәрәзә чирткән тавыш ишетелде. Тәслимә борылып карауга Галине күреп алды.
– Нишлисең монда? – дип, борчулы карашын ташлады кыз. – Абзый күрә бит хәзер сине! Ник йөрисең көпә-көндез?
– Карале, мин кача-кача яныңа килдем, ә син сүгәсең? Печәндә идем, еракта түгел, сиңа шыпырт кына шушы матур мәтрүшкәләрне алып килдем. Бүген безнең чишмәдә күрше-тирә авыллардан гармунчылар җыела, барабызмы?
Абзый күрмәсен дип, Тәслимә тиз генә бәйләмне тартып алды да, барабыз, барабыз дип, тәрәзәне япты. Эшне дәвам итәр өчен урынына утырмакчы гына иде, тышкы якта әнкәсенең тавышын ишетте. Галине сүгә түгелме соң? Озак көттермичә, Саимә апа килеп тә керде:
– Бу тагын ник монда буталып йөри, эшкә урнашмагандыр бит? Аннан нинди эш килеп чыксын ди! Кызлар башын бутап йөрергә генә сәләте бар, булдыксыз нәрсәкәй! Абзый көтә иде сезне, кызлар, срүчнә ди, – кызларның иңнәреннән төртә-төртә куып җибәрде Саимә апа.
Тәслимәнең әнисе май заводына еш килә. Кызына ашарга китерә. Ә бүген исә максаты бөтенләй бүтән. Ул кызлар чыгып киткән уңайга базга төшеп китте. Кызына алып килгән ашамлык капчыгына бер-бер артлы ак май тутыра башлады: «Бер, ике, өч, дүрт, биш, ал... Җитәр... Монысы күрше Мәүлидәгә, монысы Әнвәр абыйның хатынына...» Кызлар тавышын ишетүгә, тизрәк баздан менеп, бүлмәдән чыгып китте.
***
Кич. Чишмә буе. Яшьләр кичке уенда. Гармун тавышлары... Төрле яктан төрле көйләр ишетелә. Яшьләр кемнең көенә биергә белмичә, йә бер гармунчыны, йә икенчесен уратып алалар. Бу матур мизгелләрне бернәрсәгә дә алмаштырып булмый... Ут йөрәкле егетләрдән күз ала торган түгел! Ә кызлар... Зифа буйлылар, кирәк чагында оялчан, кирәктә бик кыюлар! Нинди рәхәт чаклар. Тәүге мәхәббәт, дуслар, табигать…
Тәслимә башкаларга кушылып бии башлады. Түгәрәк эчендә Галине күреп алды да туктады. Сөйгән яры шундук янына килеп басты:
– Ни булды, ник туктадың? Шулай матур биисең икән.
– Арып туктадым.
– Ничек арып, әле генә кушылган идең бит.
– Гали, китеп торыйк әле, сөйләшер сүз бар.
Егет белән кыз елганың теге ярына чыктылар. Тәслимәнең колагына тагын ат чапкан тавыш ишетелә башлады. Башын кулы белән тотып үләнгә утырды. Якында үсеп утырган ялгыз имән шаулап куйды. Тәслимә: «Гали, тыңла әле мине, нидер буласын сизеп торам. Күңел тыныч түгел, өйгә кайтыйм мин. Хуш», – дип өенә кайтып китте Тәслимә. Гали, берни аңламыйча, имәнгә сөялеп калды. Башы мең сорау белән тулды. Елганың теге ягында җыр, уен-көлке тынмады. Яшьләрнең дөрләп янып яшәгән чаклары. Җәйнең җылы һәм сихри төннәре үз кочагына ала, кызарып пешкән җиләк исләре башны әйләндерә. Сугыш беткәнгә әле өч кенә ел, авыр чаклар. Егет-кызлар шул еллар өчен дә күңелләрен ача диярсең, кирәген бирәләр, чишмә буе бер дә тынып тормый.
Дус кызының юкка чыгуын Камилә дә аңлап алды. Биюдән соң сулыш алырга дип читкәрәк китте дә, тирә-яктан аны эзли башлады. Тик Тәслимә юк иде. Ерактан Галинең гәүдәсе күренде. Камилә аның каршысына килеп басты:
– Кая куйдың Тәслимәне? – дип сорады кулын биленә куеп. – Мин бергәләшеп биибез дип уйлаган идем, ә сез юк!
– Беркая да куймадым, ул әйбер түгел лә. Белмим, мин бернәрсә дә аңламыйм, китте каядыр. Ул соңгы арада ниндидер сәер. Ярый алайса, хуш, мин өйгә. Син кайтасыңмы? Безгә бер якка бит.
Юл буе тын гына бардылар. Гали, башын да күтәрмичә, тирән сулыш алып, әйтерсең лә адымнарын саный-саный атлады. Кинәт тыкрыктан кемнеңдер кычкырган тавышы ишетелде. Гали белән Камилә, бер-берсенә карашып, тавыш килгән якка йөгерделәр. Үләндә аягын сыпырып утырган уналты яшьлек Саҗидәне күреп алдылар.
– Күрше кызы, нәрсә булды? Ник берүзең? – Гали Саҗидәне култыклап алды. – Син, Камилә, мине көтмә инде, озак атлаячакбыз бит, кайт, тыныч төннәр!
– Гали абый, ник берүзең тыкрыкта йөрисең дип сорама инде син, әнә-ә-ә теге ташка абынып барып төштем. Шундый авыртты.
Капка төбенә килеп җиткәч, Гали туктады да саубуллаша башлады. Тик кыз гына озатучысыннан күзен ала алмый озак торды.
– Син бүген ниндидер моңсу... Ә кая Тәслимә апа? Нигә син Камилә белән?
Егет коры гына эшдәште:
– Синең үз яраң, минем үземнеке. Олылар эшенә кысылма!
– Хе! Сез миннән ике яшькә генә олы! Ә, беләсең килсә, мәхәббәтнең яше юк!
Ачуыннан, рәхмәт тә әйтмичә, үзенең «авыру» икәнен онытып, йөгереп өенә кереп китте Саҗидә.
Нишләве бу? Нинди мәхәббәт сөйли бу бала? Хәзерге кызлар кыю да инде. Оялып та тормый ичмаса. Әле генә аягы авырта иде, инде куян кебек сикергәләп йөри. Юк инде, болай булмый! Эх, әллә үзем дә акылдан язам, бу караңгыда күзеңә әллә ниләр күренер. Гали үзалдына сөйләнеп алды.
***
Тәслимә өенә кайтканда энгер-меңгер вакыт иде. Өйләрендә кемнәрдер бар. Чәчен сүтә-сүтә тавышлар килгән якка керде. Өстәл артында әнкәсе белән таныш булмаган бер хатын утыра. Ул әнисен күптән белгәнгә охшаган. Мичкә терәлеп Миңнебай абый тора. Барысы да моңсу, башлары иелгән. Мондый күренешне Тәслимә фронттан әткәсенең «похоронка»сы килгәч кенә күргән иде. Тик ул вакытта әнкәсе янында Тәслимәнең бертуган олы апалары иде. Хәзер очар кошлар кебек төрле якка очты, гаилә корды.
Тәслимәне күреп алгач, бүлмәдәгеләр башларын күтәрде. Саимә апа кинәт урыныннан торып кызы янына килеп басты. Үзе елый.
– Кызым, кошчыгым.
– Туктале, әнкәй, ник елыйсың? Аңлат, елама.
– Саимә! – Абзый хатынны иңнәреннән тотып бер читкә этте. – Саимә дим, үзем аңлатам аңа, мин аның начальнигы. Тәслимә, сеңлем, монда менә нинди хәл килеп чыкты бит әле...
– Абзый?
– Син кайтып киткәч ревизия килде. Базда булган ак майны санадылар. Недостача.
– Ничә штук?
– Ун.
– Кая киткән?
Тәслимә коры сөйләште.
– Белмим, ләкин син аның өчен җаваплы идең. Кем алганын да белмисеңме? Бәлки үзең урлагансыңдыр?
– Абзый! – Кыз ачулы карашын Миңнебайга юнәлтте. – Мин, Әхмәтгалимова Тәслимә Йосыф кызы, унсигез ел шушы тыныч түгел дөньяда яшәп, сөялгә баткан шушы кулларым белән кешенең бер телем ипиенә тигәнем юк! Дөресен сөйләмәсәм, кулым шундук чересен!
– Ярый, ярый, кызма! Ышанам, тик сорарга мәҗбүр идем, беләсең бит. Җәзасы сиңа буласын аңлыйсыңмы?
– Аңлыйм. Ничә елга утырталар?
Шулчак Саимә апа авызын ике кулы белән каплап кычкырып елап җибәрде. Янында утырган хатын аны тынычландыра башлады. Тәслимә нык торды. Абзыйга күз кырые белән карап алды да чәчен җыя башлады. Янына теге хатын килеп басты:
– Матурым, бер сүз әйтәм, уйларсың үзең. Мин Имәнледән, бүген сезнең авылга минем солдат улым Филүс килергә тиеш. Иртәнге якта сезнең авыл белән Имәнле арасындагы юлдан үтәчәк. Ул Эстониягә китә. Риза булсаң, шуның белән китеп кенә төрмәдән котылып кала аласың. Алдагысын күз күрер. Яхшылап уйла. Бер мизгел эчендә бар тормышың үзгәрергә мөмкин. Бәхетле бул, балам. Ә мин китим инде, улымны юлга әзерлисем бар.
***
Тәслимә кыска юлны озынайтып, башын аска иеп алга атлады. Тагын ат чапкан тавыш ишетелгән сыман булды. Бу юлы туктамады, тавыш якынайды гына.
– Бр-р-р! Тукта! Кызый, аз гына карап бар алдыңа, ат килгәнен күрмисеңмени? Ә-ә, син Тәслимәме әллә? Бу вакытта тагын кем моннан үтсен инде. Утыр, кил, яңа тормыш башлана. Син әзерме?
– Ходаем! Бу юллар кайларга илтер икән? – дип уйлап куйды да Тәслимә, ат арбасына утырды. Җил уйнады, таң атты, башка тормыш башланды...
Ильмира Ахунова
Ильмира Ахунова – Чаллы кызы. Башкорт Дәүләт Университетының филология факультеты студенты. Әлеге романны карт әбисе һәм туганнары язмышына таянып иҗат иткән. Вакыйгалар – чынбарлык, һәр геройның прототибы бар, ди. Журналның күләме чикле булу сәбәпле, әсәрнең бер бүлеген генә тәкъдим итәбез. Әмма авторның исемен истә калдыру кирәк: каләменнән төшәсе әсәрләре күп булсын дигән теләктә калабыз.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев