Җырларымда – җирсүем
Дөнья бетәр булып боекканда, Болыт басса якын-тирәне, Татар Иле шулчак өметләнеп, Илһам җырын тыңлап кинәнде.
Илдар Кыямов
Хәерлегә булсын
Мин Моцартны күрдем төшемдә,
Көтмәгәндә, уйламаганда...
Ни катнашым бар ул даһига –
Мин кайда да, Амадей кайда?
Гүре, имеш, аулым зиратында
Кара мәрмәр икән ташлары.
Нинди язмышларга дучар булмый
Хәтта төштә! даһи башлары...
...Күз алдыма килде Зальцбург
Даһи үлгән төксе, соры көн.
Кабере дә аның юк икән бит –
Хәтерләми хәзер һичберкем.
Әллә шундый олуг адәмзатлар
Күккә аша микән үлгәчтен?
Зәңгәр киңлекләрне иңли микән –
Аккош булып яки күгәрчен?..
Халык хәтерендә калсаң икән
Бәя алып кылган эшеңә.
Хәерлегә генә була күрсен:
Моцарт керде бүген төшемә...
Җырлар эзлим
Дөнья бетәр булып боекканда,
Болыт басса якын-тирәне,
Татар Иле шулчак өметләнеп,
Илһам җырын тыңлап кинәнде.
Кайберәүләр айга менәр иде,
Илһам кебек уллар очраса!..
Безнең йөрәкләргә күпер салды
Рухи күпер – Чор һәм Җыр аша.
Ул моңнарны барыр юлыбызга
Олы максатларга иш иттек.
Җырулардан ата-бабаларның
Изге васыятен ишеттек.
Пәйгамбәр күк затлы урын алдың
Милләтемнең йөрәк түрендә.
Дога итеп күңелләргә биклик
Моңы белән «Илһам» сүзен дә!
Илһам абый! Cин бит татар җырын
Тиңсез биеклеккә күтәрдең.
Шул байлыкны безгә мирас итеп,
Мәңгелеккә үзең юнәлдең...
Җырлар эзлим бүген дөнья буйлап,
Тынгы тапмыйм иртә-кич, таңда.
Зарлы күңел, ятим бала сыман,
...Әйләнә дә кайта Илһамга...
Татар җырын күз яшьләре аша
Өзелеп җырлар безнең уллар да;
Моңнар Падишаһы маяк сыман
Илтсен безне килер елларга!!!
Саф иҗатың безгә байрак кебек,
Бүген кыйбласыз түгел без.
Җыр-моңнары яңгырап торган халык,
Илһамы бар халык – үлемсез!
Затлы моңнарыңны әләм итеп
(Хәйдәр Бигичевка
70 еллыгы уңаеннан)
Йөрәгеңнән чыккан җыр-моңарың
Яңгыраттың халык, ил өчен.
Үзе бер җыр сыман ишетелә
Горур исем – Хәйдәр Бигичев...
Җыр яшәткән безне гомер бакый
Тарихларны айкап карасак.
Затлы моңнарыңны байрак итеп,
Халкың киләчәккә барачак!
Әнкәй
Туган төбәк Кояш иле сыман
Һәрчак нурлы анда биек күк.
Улы кайтканлыгын күреп алса,
Әнкәй чыга ишек төбенүк.
...Шулай иде элек. Мин яшь чакта...
Бүтән бүген ишек-бусага.
Бар җанымны бирер булып хәзер
Улым көтәм үзем тупсада...
Илгә кайту гына сирәгәйде,
Тормыш йөге басты иңнәрне,
Туган төбәк кенә сагындырып,
Елатала бездәй ирләрне.
Газиземнең кабер өстен утыйм,
Сагышыма тынгы тапмадым.
Кычытканның чагып алуын да
Әнкәй үпкәсе дип аңладым.
Бу – гоманым, шигъри фараз гына,
Үпкә тотмас ана улына.
Әнкәй җаны – Кояш, җылылыгы
Җитәр бөтен гомерем юлына!
Бишбатман
Зөя ярларында урыс авылы бар,
Аталышы нурлы – Бишбатман!
Бу исемдә шанлы чорлар өне,
Еллар иңрәве дә мең катлам.
Кимсетелгән тарих эзе яши
Төрки йортның һәрбер чатында.
Мөэминнәрнең бакый йорты калган
Бишбатманның чиркәү астында.
Кичерегез безне, бабакайлар,
Рухыгызны борчый ят аваз...
Татар атамалы бу авыллар –
Үксез үткәннәрдән кайтаваз.
Нишләп икән шундый кадерсезлек,
Каберсезлек безгә тиң-таман?!
...Зөя-суга яшен түгә-түгә
Һаман җавап көтә Бишбатман...
Төштә күрдем сине
Тагын төштә күрдем сине,
Һәм шатланып уяндым.
Бу төш түгел, бу – чынбарлык,
Кавыштык дип уйладым.
Күзем ачсам, шул ук эшләр.
Шул ук дөнья, мәшәкать.
Сине төштә күрүе дә
Мин Мәҗнүнгә мең рәхәт.
Кочагыма алдым сине,
Чәчләреңә кагылдым,
«Яратам сине», – дидең дә
Күкрәгемә сарылдың.
Юат мине, хыялыйны,
Төшкә кереп булса да.
Сине уйлап рухланырмын,
Чәчемә чал кунса да.
...Сине төштә күрүе дә
Мин Мәҗнүнгә мең рәхәт.
Кавышу насыйп түгел, беләм...
Төшкә кергәнгә рәхмәт.
Халәт
Өшедем,
Боектым,
Күшектем,
Җанымда котыплар салкыны,
Яшәргә,
очарга,
янарга
Җитмәде мәхәббәт ялкыны...
Хисләрем,
моңнарым,
илһамым
Канатсыз кош сыман тилмерә.
Заманның
бозыклык,
вәхшилек кортлары
Яу булып бәгырьне кимерә.
Йа, хода!
Табигать!
Рухият!
Яшәсен дисәң, мин – юашны,
Җил чыгар,
таралсын сагышым,
Һәм балкыт җиһанга Кояшны!
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев