Сәхнә

1

Әтәч белән сәфәр: Гүзәл Уразованың гастроль тормышы

Ун ел дәвамында эстрада, шоу-бизнес, гомумән, артистлар дөньясы турында язып, җырчыларның гастроль тормышы белән күзгә-күз очрашканым булмады. Бу турыда язарга күптәннән кызыксам да, моңа кадәр җае чыкмады. Артистлар бит алар бер чыгып китсә, атналар буе гастрольдә йөри. Тәвәкәлләдем дә, озакка ук булмаса да, мин гастроль тормышын үз күзләрем белән күрү өчен Татарстанның атказанган артисты Гүзәл Уразова төркеменә ияреп, Мәскәүгә юл тоттым. Гастрольләргә. Алга таба

IMG_0028

Айгөл Хәйри: «Сәнгатьтә икейөзлелек, ясалмалылык күп»

Татар сәнгатендә халык җырларын тугры юлдаш иткән егет-кызлар шактый. Алар арасында кайберләре аерым урын алып тора. Озын, бормалы көйләрне башкарып, киң аһәңе, чишмәдәй челтерәп чыккан тавышы һәм үзенең гүзәллеге белән тамашачыны гашыйк иткән Айгөл Хәйри дә игътибарга лаек. Милләттәшләребез яшәгән төбәкләрдә нинди генә чара оештырылса да, аны чакырмый калмыйлар. Моннан берничә ел элек республика башкаласында узган су спорты төрләре буенча дөнья чемпионатының ачылыш тантанасында да Айгөлнең катнашуы очраклылык түгел. Алга таба

Гульназ

Гөлназ Гарифҗанова: туган көндә күргәннәрем

Быел туган көнем алдыннан Башкортстан Республикасы Уфа шәһәренә бер атналык сәяхәткә чакырдылар мине. Башкортстанның атказанган артисты, Әнвәр абый Нургалиевның концерт программасында катнаштым. Әнвәр Нургалиев бүгенге көндә бик танылган җырчыларның берсе, җырларын белмәгән кеше юктыр. Аны Татарстанда да яратып тыңлыйлар. 8-10 февраль көннәрендә Уфада концертлары планлаштырылган иде. Казаннан танылган алып баручы Раил Садриев та чакырулы иде.

Алга таба

7

«ЯҢА ДУЛКЫН-2017»: СӘХНӘ АРТЫ

Исәнме, кадерле тамашачым һәм… тәнкыйтьчем! Тамашачыларым, дип күплектә эндәшсәм, дөресрәктер. Сез бит күп идегез, һәм фикерләрегез дә төрле булды. Безнең буын, бәлки, сезнең күңелегезне кайтаргандыр, бәлки, гайрәтегезне үк чигергәндер. Нәтиҗәләр ясарга ашыкмагыз. Без сезнең өметләрегезне аклар өчен килмәдек. Безне аңлауларына өмет итеп килдек. Алга таба

Алия һәм Денис Кәримовлар

Җыр-моңга гашыйк Кәримовлар гаиләсе

Редакциябезгә күптән түгел Башкортстанның Салават шәһәреннән кунаклар килгән иде. Алия һәм Денис Кәримовлар һәм Эльвира Әскәрова «Идел» журналын бик яратып укыйлар, коллектив белән дә танышасылары килгән. Рәхәтләнеп аралаштык ул көнне. Казанга алар, беренче чиратта, Фирдүс Тямаев чакыруы буенча «ҖырлаОКе» тапшыруында катнашу өчен килгәннәр иде. Бер уңайдан «Болгар радиосы»на, «Идел» журналына да  кереп чыгарга уйлаганнар. Алга таба

DSC_0120

«Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр»

Кәрим Тинчурин исемендәге театрда премьера – Туфан ага Миңнуллинның 1976 елда язылган «Ак тәүбә, кара тәүбә» музыкаль комедиясе кабат сәхнәдә. Әсәрнең кырык еллык юбилеена театр әнә шундый зур бүләк ясады. Алга таба

9oy2DguERqQ

НИГӘ КАРТЛЫК ШАТЛЫК ТҮГЕЛ,- ДИЛӘР КАРТЛЫКНЫ ДА ШАТЛЫК ИТӘЕК

Кичә “Казан” милли мәдәният үзәгендә “Улыбка мудрости” дип исемләнгән  өлкән яшьтәге ханымнарның матурлык конкурсы узды. Дөресен генә әйткәндә, бер үк урында, бер вакытта шуның кадәр әбине күргәнем юк иде әле. Җылылык, зирәклек, тарих үзе тулган залны күз алдыгызга китерә аласызмы?  Алга таба

Милэушэ

Без сәхнә белән агуланган инде

Миләүшә Гыйльметдинова – Чаллы драма театрының яшь, талантлы артистларыннан берсе. Тамашачыга ул «Кызлар, ишек ачыгыз!»да – Хәкимә, «Банкрот»та – Асрау, «Светофория»дә – Таякчык, «Саран»да – Элиза, «Җилкәннәр»дә – Света, «Ике хатынлы таксист»та – Галина Сабировна, «Өч аршын җир»дә – Фәрештә кебек рольләре аша яхшы таныш.

Алга таба

Рамил Закиров1

Рамил Закиров: «Үземне белгәннән бирле җырлыйм»

Рамил Закиров 1989 елның 30 ноябрендә Чаллы шәһәрендә туган. Ул – гаиләдә икенче бала. Рамил татар эстрадасына «Тик син генә» җыры (Айнур Шәрәпов көе, Гөлфия Шакирова сүзләре) белән килеп керде һәм яшьләрнең генә түгел, өлкәннәрнең дә йөрәген яулап алды. Алга таба

Гайзуллина

«Хатын-кызның бәхете ирдән килә»

Альбина Гайзуллина чын татар кызларына хас булган төпле фикерле, сабыр, тырыш, гаилә җанлы кебек мөһим сыйфатларга ия. Ул эше, рольләре өчен янып тора, әмма гаиләсе аның өчен – беренче урында. Әңгәмәбез вакытында да Альбина тормыш иптәше Рөстәмне теленнән төшермәде. Ул ирен һәм балаларын үлеп ярата.

Алга таба

Гайзуллина