Логотип Идель
Эксклюзив

51 яңа коронавирус очрагы: Казанда - 26, Яр Чаллыда - 16...

Шуларның 18 е хастаханәгә салынган, 33 кеше өйдә дәвалана.

   Татарстанда бүген 51 яңа коронавирус очрагы расланган, барысы да контакт юлы аша күчкән. Шуларның 18е хастаханәгә салынган, 33 кеше өйдә дәвалана.

   Яшь төркемнәренә килгәндә, 18 яшькә кадәр - 1 очрак, 18-30 - 6, 30-50 - 15, 50-60 - 16, 60-70 - 6, 70-80 - 7, 80 яшьтән өлкән кешеләрдә табылмаган.

   География буенча, Казанда - 26, Яр Чаллыда - 16, Норлат - 3, ә Арча, Әтнә, Яшел Үзән, Тукай районы, Чистай Ютазы районнарында - 1 очрак расланган. 

 4 июньгә (үсеш буенча) Татарстанда 3402 коронавирус очрагы теркәлгән, 139 кеше тәүлек эчендә терелгән. 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев