-
«TATAR СҮЗЕ» БӘЙГЕСЕНЕҢ I ТУРЫ ТӘМАМЛАНДЫ! Жюри әгъзалары бәйгегә тәкъдим ителгән 4000 гә якын язманың 335ен II турга сайлап алдылар. II турга узган конкурсантларның язмалары жюри тарафыннан февраль башында каралачак.
-
ШӘРИФ КАМАЛ ИСЕМЕНДӘГЕ ӘДӘБИ ПРЕМИЯНЕҢ ҖИҢҮЧЕЛӘРЕ БИЛГЕЛЕ! 26 гыйнвар көнне Татар китабы йортында конкурс нәтиҗәләре буенча, Шәриф Камал исемендәге әдәби премиянең җиңүчеләре игълан ителде.
-
АЙДАР ФӘЙЗРАХМАНОВ ЯҢА ПРОГРАММА ТӘКЪДИМ ИТӘ Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармoниясендә Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахмановның «Олы юл әйтте..» циклыннан «Ышаныч» дип аталган яңа программа булачак!
-
«ИДЕЛ»ДӘН ӨР-ЯҢА ПРОЕКТ - «ТУФАН САМАВЫРЫ»! “Туфан самавыры” - “Идел” журналының өр яңа проекты. Инстаграм битләрендә һәр атна саен туры эфирда алып барылачак.
-
САК БУЛЫГЫЗ: Юлларда көчле бозлавык 27 гыйнвар Казанда 1 градустан 3 градуска кадәр салкын көтелә
-
Бу атна мөһим сөйләшү-аралашуларга һәм дулкынландыргыч, илһамландыргыч очрашуларга бай булыр - ЙОЛДЫЗНАМӘ Бу атна мөһим сөйләшү-аралашуларга һәм дулкынландыргыч, илһамландыргыч очрашуларга бай булыр. Эштә коллегаларыгызның күз уңыннан төшеп калган нечкәлекләргә игътибарлырак булыгыз. Бу сезгә карьера баскычыннан югарырак күтәрелү өчен әйбәт кенә этәргеч булыр.
-
ЭМИЛЬ ТАЛИПОВ: «Баламны әдәпсез кеше итеп үстерәсем килми» Бүген Татарстанның атказанган артисты, М.Җәлил премиясе лауреаты, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты Эмиль Талиповның туган көне! Аның белән әңгәмә "Идел" журналында басылып чыкты.
-
Алинә Заһитова инстаграмдагы сәхифәсен япты. Ни булды икән? Сәхифәңне ник яптың дип күпләр сорый. Соңгы вакытта миңа бик күпләр язылды. ди Алинә.
Анастасия Заваратнюкның инстаграмында яңа пост: "актриса турында матбугатта таралган гайбәтләрне уйдырма"
Инстаграмда Анастасия Заворотнюк сәхифәсендә аның авыруы турында яңа хәбәр чыкты. Бу турыда РИА Новости язды.
"Битараф булмаган һәркем өчен мәгълүмат: Анастасия чыннан да дәвалану курсы уза. Ләкин ул беркайчан да комада булмады, үпкәләрен ясалма җилләтә торган аппаратка тоташтырылмады, "сопор" халәтенә китмәде, хәтерен югалтмады, аңы үзгәрмәде, паралич һәм мускуллар атрофиясе кичермәде", диелә бу хәбәрдә.
Әлеге пост авторлары актриса турында матбугатта таралган гайбәтләрне уйдырма дип атый, Анастасиянең авыруы турындагы мәгълүматны бөтен халыкка чыгармауны үтенә.
"Анастасия өчен дога кылуыгызны гына үтенәбез", диелә бу хәбәрдә.
Анастасия Заворотнюк яман шеш белән авырый дигән хәбәрләр августта чыкты. Сентябрьдә аны комада ята дип яздылар.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз