Логотип Идель
Эксклюзив

АТКАЗАНГАН ҺӘМ ХАЛЫК АРТИСТЛАРЫ ПАРКЛАРДА ЧЫГЫШ ЯСАЯСАК

Музыкантларның беренче чыгышы 13 августта Урицкий исемендәге паркта планлаштырылган.

Казан паркларында һәм скверларында шәһәр филармониясе солистлары «Ретро-шлягерлар» программасы белән чыгыш ясаячак. Шәһәр халкы Татарстанның атказанган һәм халык артистлары башкаруында композицияләрне тыңлый алачак. Бу турыда Парклар һәм скверлар дирекциясенә сылтама белән Казан мэриясе хәбәр итте.

Шәһәр халкы һәм кунаклары өчен музыкаль әсәрләрне Айдар Габдинов, Равил Харисов, Эльвира Хәйруллина, Рөстәм Закиров, Марина Карпова, Ясмин, Гөлшат Имамиева, Резеда Шәрәфиева, Әмир Әхмәдшин, Фердинанд Фәтхи, Сиринә Зәйнетдинова, Рөстәм Асаев, Илгиз Зәкиев, Рафаэль Якупов, Алмаз Хәсәнов, Рөстәм Насыйбуллин, Алсу Вәлиуллина һәм Алсу Сөнгатуллина, «Веселые Волгари» ансамбле башкара.

Музыкантларның беренче чыгышы 13 августта Урицкий исемендәге паркта планлаштырылган, 20 августта тере музыканы «Крылья Советов» паркында тыңларга мөмкин булачак. Горки-Әмәт урманында ретро-шлягерлар 27 августта яңгыраячак.

Концертлар 18.30 сәгатьтә башлана.

Чаралар барысы да Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте таләпләрен үтәп удырыла, диелә хәбәрдә.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев