Логотип Идель
Язмалар

Бөтендөнья татар конгрессы Милли шурасының 2021 елда беренче утырышы

Бүген Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетында Милли шура утырышы узды.

Бүген Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетында Милли шура утырышы узды. Анда Татарстаннан һәм республикадан читтә яшәүче татарларның милли иҗтимагый оешмалары вәкилләре – Милли шураның 65 әгъзасы оффлайн һәм онлайн форматта катнашты.

Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев алып барды. Утырышның көн тәртибендә узган елның 5 декабрендә кабул ителгән “Татарлар: гамәл стратегиясе”; 2021 ел – БТК тарафыннан “Татар халкының бердәмлеге елы” дип игълан ителү; Аурупа татарлары альянсы оешмасы тарафыннан БТКны Аурупа оешмасына кабул итүгә документлар әзерлеге; Милли шураның җиде юнәлештәге эшче төркемен һәм аларның җитәкчеләрен тәкъдим итү; 2021 елның апрель аенда узачак Бөтенрусия халык санын алу һ.б. мәсьәләләр каралды. 

Утырышта Брюссель шәһәреннән “Ауропа татарлары альянсы» [АТА] халыкара иҗтимагый оешмасы рәисе Флүр Шәрипов зум аркылы чыгыш ясады. БТК Башкарма комитетының Аурупа форматындагы оешмага керергә документлары әзерләнеп бетүе һәм аларның март аенда каралырга тиешлеге турында кыскача хисап тотты. “Безнең өчен уңай җавап булыр дип ышанабыз, диде ул һәм, “Татарлар: гамәл стратегиясе”н тормышка ашыруда бу зур ярдәм булыр, дигән өмет белдерде. 
Татарлар яшәгән башка төбәкләрдән, шулай ук чит илләрдән Милли шура утырышында Эстония татарлары иҗтимагый оешмасы вәкиле, Ростов өлкәсе татар иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Марсель Бәдретдинов, Кыргызстан татарлары лидеры Гөлсинә Үлмәскулова онлайн чыгыш ясады. 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев