Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    Яңалык/Эксклюзив
    Видео
    • спорт
    • Яшь осталар көч сынашты «Үзегез сайлаган һөнәргә тулысынча бирелегез. Һәрчак камиллеккә барырга, үз эшеңдә иң яхшысына әйләнергә тырышырга кирәк»
      1224
      0
      6

    Фирдус Тямаев National Geographic инстаграмының киләсе герое булырга мөмкин

    Популяр җырчы, Норлат мишәре Фирдүс Тямаев яңалыкларны карап бармый ахрысы, карап барган булса, National Geographic каналы, Казан циркын ак аюларны аяусыз дриссировкалавында гаепләвен белер иде.

    Боларны ишетеп белгән булса, бәлки җырчы үз инстаграм аккаунтында соңгы видеосын урнаштырмаган да булыр иде.  Видеода читлек эчендәге арысланның ризыгы белән уйный Тямаев. 

    Бу «шаяру»ны җырчының тамашачылары да яхшы кабул итмәгән «Издевательство над животными», «Тапканнар уен», «Матур күренеш түгел», «Ураза аенда җәнлекне мыскыл итмә» кебек сүзләр күп очрый.

    Реклама

     «Бу арысланны гаилә дустым Флюр абый асрый, ул тук, үзе уйный, шаярырга ярата. Мин үзем дә хайваннарны бик яратам. Берәрегезнең күңеленә тигән булсам, зинһар гафу итегез», – дип җавап кайтара артист.

     

    Теги: шоу-биз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • Тавыш бирү
    • «За выдающихся татарстанцев»
    • Конкурс!
    • Сүз