Логотип Идель
Яңалыклар

Г.Тукайның 135-еллыгына һәм Н.Җиhановның 110-еллыгына багышланган концерт узды

"Quaternion" квартеты профессиональ музыкантларның гына түгел, ә чын сәнгатьне яраткан барлык тамашачыларның да күңеленә үтеп керерлек итеп уйнады.

8 апрельдә Г.Тукай әдәби музеенда “Татарстан музейларында камера музыкасы. Яңарыш. Яңа гасыр” циклының өченче концерты узды. Ул халыкның күңелендә мәңге җуелмас тирән эз калдырган, мәдәниятебез, милләтебез өчен янып йөргән бөек исемнәргә багышланды: Г.Тукайның 135-еллыгына һәм Н.Җиhановның 110-еллыгына.

Халкыбызның бөек шәхесләре туган көннәре уңаеннан, "Quaternion" квартеты профессиональ музыкантларның гына түгел, ә чын сәнгатьне яраткан барлык тамашачыларның да күңеленә үтеп керерлек итеп уйнады. Тамашачы һәр көйне күңеле аша уздырып, тын да алмый утырды. Айдар Ишморатов, Нәҗип Җиһанов, София Гобәйдуллина һәм Эльмир Низамов кебек талантлы шәхесләрнең музыкаларына битараф калган кеше юк иде.

"Quaternion" квартеты үз җилкәләренә гаять авыр һәм җаваплы да эш алганнарын яхшы аңлый.

“Казанга килеп, татар композиторларының көйләрен уйнау безнең өчен зур дәрәҗә. Әлбәттә, дулкынланабыз, башкача мөмкин түгел,” – ди музыкантлар.

Кичә Г.Тукай әдәби музеенда үтүдән файдаланып, кунакларга экскурсия дә уздырдылар. Аны Нәҗип Җиһановның оныгы үзе алып барды. Г.Тукайга кагылышлы истәлекләр, экспонатлар белән якыннанрак таныштырды. Аннан бөек шагыйрьнең иҗаты бабасы тормышына тәэсир итүен дә ассызыклап китте.

"Татарстан музейларында камера музыкасы. Яңарыш. Яңа гасыр» проектының авторлары – музыка белгече, филолог, сәнгать фәннәре кандидаты Ольга Скепнер һәм виолончельдә уйнаучы, "Quaternion" квартетының сәнгать җитәкчесе Сергей Пономарев. Проектта оста музыкантлар, халыкара конкурслар лауреатлары, Евгений Субботин (беренче скрипка), Иван Субботкин (икенче скрипка), Григорий Чекмарев (альт), Сергей Пономарев (виолончель) мәшгуль.

"Quaternion" квартетына искиткеч музыкантлар – үз эшенең фанатлары берләшкән. Алар башкара торган көйләрнең бу циклы күп кенә музыкаль шедеврларны яңарта, классик-романтик стиль өсти һәм музыкантларның импрессионизм осталарын күрсәтә. Безнең концертларыбыз ХХ гасырның икенче яртысындагы һәм хәзерге заманның иң яхшы композиторларын тыңларга, татар композиторларының камера музыкасы белән танышырга мөмкинлек бирә. - дип сөйләде Ольга Скепнер.

Тамашачы Эльмир Низамовның чыгышын түземсезлек белән көтте. Артта, акрын гына “Эльмир улымны тыңларга килдем бит мин”, - дигән сүзләр дә ишетелде.

“Консерваториядә укыганда ук кыллы квартет өчен көй язган идем. Аннан соң инде 14 ел узган. Бик каушыйм, халык ничек кабул итәр икән дип куркам. Чөнки әлеге музыканы моңарчы берәүнең дә ишеткәне булмады. Хәзер менә шушы көйгә җан өрделәр. Музыкантларга рәхмәт!” – дип сөенече белән уртаклашты Эльмир Низамов.

Концерт берәүне дә битараф калдырмагандыр дип уйлыйм. Татарча көйләрне "Quaternion" квартеты музыкантларыннан ишетү барыбер дә яңа күренеш. Танылган композиторларыбыз иҗат иткән көйләрне күңел түрләренә үтеп керерлек итеп башкарган музыкантларга зур рәхмәт!

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев