Логотип Идель
Яңалыклар

ГҮЗӘЛ ЯХИНА КАЗАНДА ЯҢА КИТАБЫН ТӘКЪДИМ ИТӘ

«Эшелон на Самарканд»(«Сәмәркандка эшелон») романы чыгуга багышланган иҗади очрашулар Аксенов йортында һәм ТР Милли китапханәсендә узачак.

«Эшелон на Самарканд» («Сәмәркандка эшелон») романы чыгуга багышланган иҗади очрашулар Аксенов йортында һәм ТР Милли китапханәсендә узачак.

«Зөләйха күзләрен ача» һәм  «Дети мои» («Балаларым минем») бестселлерлары авторы Гүзәл Яхинаның яңа романы март башында чыкты. «Сәмәркандка эшелон» китабында вакыйгалар 1923 елда, Идел буенда ачлык вакытында, 500 сукбай баланы үлемнән саклап калу өчен, иминрәк төбәккә эвакуацияли торган «Дзержинский поездлары»ның берсендә бара. Язучы яңа әсәре жанрын «кызыл истерн» дип билгели һәм аңа Казан турында аз билгеле булган берничә факт китерелүе хакында искәртә.

Гүзәл Яхина казанлылар белән бүген 18:00 сәгатьтә Аксенов йортында очрашачак. Очрашуга килергә теләүчеләр 7(843)238-62-32 телефоны буенча языла ала. Яхина китапның язылу тарихы турында бәян итәчәк, сорауларга җавап бирәчәк һәм автографлар өләшәчәк.

6-нчы май, 19: 00 сәгатьтә иҗади очрашу Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә Пушкин урамы, 86 адресы буенча оештырыла. 8-нче май көнне 14:00 сәгатьтә Гүзәл Яхина үзенең яңа романын «Зөя утрау-шәһәрлеге» музей-тыюлыгында тәкъдим итәчәк.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: Гүзәл Яхина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев