Логотип Идель
Шәхесләр

Казанда күренекле язучы һәм хәйрияче Стахеевны искә алачаклар

2020 елның 28 февралендә Казанда «Д.И. Стахеев: текст һәм контекст (язучының тууына 180 ел тулу уңаеннан)» дип аталган Халыкара фәнни-гамәли конференция үткәреләчәк.

2020 елның 28 февралендә Казанда «Д.И. Стахеев: текст һәм контекст (язучының тууына 180 ел тулу уңаеннан)» дип аталган Халыкара фәнни-гамәли конференция үткәреләчәк.

Конференцияне Федераль фәнни-эзләнү үзәге – «Русия фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәге» Күпфакторлы гуманитар анализ һәм когнитив филология Лабораториясе оештыра. Халыкара конференциядә катнашырга Мисыр, Польша, Португалия, Эстониядән һәм Русиянең күп төбәкләреннән галимнәр гариза җибәргән.

Халыкара чара «Русия фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәге» бинасында (Казан, Лобачевский ур., 2/31 йорт ) сәгать 10.00да башлана.

Д.И.Стахеев (1840, Алабуга – 1918, Алушта), күренекле рус язучысы (прозаик һәм очеркист), этнограф. Белгечләр аны «югары дәрәҗәдәге, Писемский һәм Гончаров белән бер рәткә куярлык» язучы дип билгели (В.В. Кожинов).

Стахеевлар – беренче гильдия сәүдәгәрләр, ил мәдәнияте үсешенә аеруча зур өлеш кертәләр. Хәйрия эшенә ара-тирә акча биреп торучы башка сәүдәгәрләрдән аермалы буларак, Стахеевлар хәйрия эшенә зур акчалар тота. ХIХ гасырның 70 елларында ук «Д. һәм И. Стахеевларның хәйрия комитеты»н төзиләр.

Революция идеяләрен кабул итмәве аркасында, Д.И. Стахеев исеме үзе исән чагында ук онытуга дучар ителгән. Фәкать узган гасырның туксанынчы елларында академик Наил Вәлиев язучы Стахеевның иҗатын өйрәнеп, докторлык диссертациясе яклый, әсәрләрен бастыру өчен эш алып бара. КФУның Алабуга филиалында һәр елны Халыкара «Стахеев укулары» уздырыла. Стахеевның аерым әсәрләре яңадан басыла һәм фәнни әйләнешкә кертелә.

«Д.И. Стахеев: текст һәм контекст» Халыкара фәнни-гамәли конференциясе әлеге күләмле эшләрнең бер этабы булырга тиеш.

Фото: Википедия

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: Стахеевлар Хәйриячеләр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев