Логотип Идель
Яңалыклар

Казанда «Кубок Дружбы — Дуслык» кубогы өченче тапкыр узачак

Турнир ел саен Россия һәм Татарстан халыкларын дуслаштырып, аралаштырып торган матур традиция. Чара күп милләтле республикабызның тормышында якты вакыйга.

Бүген хоккей буенча «Кубок Дружбы — Дуслык» III Бөтенроссия турнирына багышланган матбугат конференциясе узды.

Турнир ел саен Россия һәм Татарстан халыкларын дуслаштырып, аралаштырып торган матур традиция. Чара күп милләтле республикабызның тормышында якты вакыйга. Фестиваль быел өченче такыр үткәрелә. Турнирда Россиянең 6 шәһәреннән 10 команда уйнаячак. Быел ярышларда Казан, Санкт-Петербург, Кузнецк, Мордовия һәм Башкортстан командалары катнашачак.

ТР Хоккей федерациясе Вице-президенты Андрей Рябов турнирга мактаулы кунаклар килүен анонслады, алар арасында КХЛ президенты Алексей Морозов, совет хоккейчылары Александр Якушев, Владимир Мышкин һәм Ирек Гимаев. Шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның һәм «Ак Барс» составында ике тапкыр Гагарин Кубогы иясе Александр Степановның килүе көтелә.

Турнир расписаниесе:

  • 1 февраль —  ачылу тантанасы («Ак Барс Арена»);
  • 2 февраль — турнир башланыр алдыннан дога кылу (Казан Мәрьям Ана иконасы соборы);
  • 3 февраль — җомга намазы (Кол Шәриф мәчете)
  • 3-4 февраль — сайлап алу этаблары (Спорт сарае, «Баско»ЛДС);
  • 5 февраль — 1-3 урыннар өчен уеннар (Спорт сарае).
Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев