-
«Идел»нең ике журналисты «Динем - Ислам, милләтем - татар» бәйгесендә җиңүче булдылар! Әлеге конкурста 70 журналист гариза биргән, барлыгы 434 эш каралган.
-
Казан аграр университетының студентлар халык театры җитәкчесе Роберт Галиев вафат Роберт Галиев кисәк, йөрәге тотып вафат булды...
-
ТИЗДӘН КОЙМАК БӘЙРӘМЕ БАШЛАНА Урамда суык борынны тешләсә дә, тиздән кыш озату бәйрәмнәре башлана.
-
«ТУФАН САМАВЫРЫ»НЫҢ ЧИРАТТАГЫ ЧЫГАРЫЛЫШЫНДА БУЛАТ ИБРАҺИМОВ БЕЛӘН СӨЙЛӘШӘЧӘКБЕЗ Туры эфир безнең инстаграм биттә алып барылачак.
-
Сәмрух» премиясе җиңүчеләре кемнәр? 24 февраль көнне урамда үтә нык салкын булуга карамастан «Пирамида» мәдәни-күңел ачу үзәгендә кызу иде! Чөнки, ниһаять, 2020 елның иң яхшы әйдаманы һәм сәлкеше билгеле булды. Ул гына да түгел, «Сәмрух – 2020» Республикакүләм сәләтле балалар һәм яшьләр премиясе тагын 13 номинация җиңүчесен игълан итте.
-
58 яшьлек ир-ат сөяркәсенә ут төрткән... Красноярск өлкәсендә 58 яшьлек ир-ат сөяркәсенә спирт сипкән һәм шырпы яндырып, ут төрткән.
-
Айваз Садыров кызына нинди исем кушкан? Кызына нинди исем кушканнарын да белдек!
-
ТАГЫН ЯЛ ИТӘЧӘКБЕЗ! Ял итеп армаган идегезме әле? Безне тагын ял көннәре көтә.
Хыянәт ителүчеләр Гөлназ Асаева инстаграмына җыелган
Гөлназ Асаева: "Сезгә хыянәт иткәннәре бармы? Машинада утырам, яңгыр ява, музыка тыңлыйм, ә эчемдә - бушлык. Берни дә кирәк түгел. Җаным авырта", - дип язган.
Күпләр Гөлназны юатырга ашыккан. Нотык укучылар да табылган. Алинә Сафиуллина аңа болай дип җавап биргән: "Хыянәт иттеләр... һәм итәчәкләр дә. Шул рәвешчә көчлерәк, ныграк буласың. Көчсез чагыңда сатсалар, авыррак. Синең әле яшь, көчле, чибәр чагың, яндырып яшә!", - дип язган һәм "Алар барысы да бөтенесе бертөрле", - дип өстәгән.
"Сезне Тинчурин театрында яшь кенә егет белән күргән идем. Гадәти егет кебек дип карадым. Борчылма, уза ул!" - дип язган тагын бер инстачы.
"Минем дә шундый чагым. Хыянәт иттеләр. Бик авыр. Берни дә кирәкми. Барысы да тынычлан, көчлерәк буласың, бу тормыш диләр, әмма үзем белән берни дә эшли алмыйм".
"Минемчә, Инстаграм мондый халәтне уртаклаша торган урын түгел. Хыянәтне үзең генә кичерергә кирәк, читләрнең фикерләреннән һәм ялган кайгы уртаклашуларыннан башка".
"Әйе, без бөтенебез дә ирләр аркасында газап чигәбез. Безнең мәхәббәтебезгә бәя бирмиләр. Аларны алмаштырганнар кебек. Син әле яшь. Ул газап кичерсен, син түгел", дип язалар башкалар да.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз