Логотип Идель
Эксклюзив

МИЛЛИ ШУРА ӘГЪЗАЛАРЫ ҖИДЕ ЭШЧЕ ТӨРКЕМГӘ ТУПЛАНЫП ЭШЛӘЯЧӘК

Милли шура утырышлары айга бер тапкыр үткәреләчәк. Һәрбеш эшче төркем үз юнәлеше буенча хисап тотачак.

Бүген узган Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Милли шура утырышында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев белдерүенчә, “Татарлар: гамәл стратегиясе”н тормышка ашыру буенча алда торган максат-бурычларны үтәр өчен Милли шура әгъзалары үз эшчәнлеген 7 юнәлештәге эшче төркемдә дәвам итәчәк. Әлеге эшче төркемнәр һәм аларның җитәкчеләре утырышта тәкъдим ителде:

1. Дини оешмалар эшчәнлеген координацияләү юнәлешендәге эшче төркемнең җитәкчесе – Рәфикъ Мөхәммәтшин, РИИ ректоры. 

2. Татар халкының мәдәнияте һәм рухи мирасы. Җитәкчесе – шагыйрь, ТР Дәүләт Советы депутаты Ркаил Зәйдулла. 

3. Милли мәгариф һәм фән. Җитәкчесе – Дания Заһидуллина, БТК БК рәисе урынбасары, ТР Фәннәр академиясе вице-президенты. 

4. Массакүләм мәгълүмат чаралары. Җитәкчесе – Илшат Әминов, «Татарстан — Яңа Гасыр» телеканалы генераль директоры, ТР Дәүләт Советы депутаты. 

5. Аналитика-мониторинг юнәлеше. Җитәкчесе – Дамир Исхаков, тарих фәннәре докторы, “Туган җир” журналы баш мөхәррире. 

6. Татарлар яшәгән төбәкләрдә эшмәкәрлекне үстерү һәм икътисадый багланышларны булдыру юнәлеше. Җитәкчесе – Фәрит Уразаев, Бөтендөнья татар эшмәкәрләренә ярдәм итү комитеты башкарма директоры, Милли шура әгъзасы. 

7. Татар яшьләре белән эшләү. Җитәкчесе – Ленария Мөслимова, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе. 

Милли шураның 75 әгъзасы кайсы юнәлештәге төркемгә кушылып эшлисен шушы көннәрдә үзләре хәл итәргә тиеш. 

Милли шура утырышлары айга бер тапкыр үткәреләчәк. Һәрбеш эшче төркем үз юнәлеше буенча хисап тотачак. 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев