Логотип Идель
Яңалыклар

Нурбәк Батулладан тере һәм тозлы кыяр теориясе

Мине сәнгать белән мәдәният аермасы борчый. Аңлавымча, мәдәният ул – кагыйдәләр, гореф-гадәтләр. Ә сәнгать алайса нәрсә?

Нурбәк Батулланың Г. Кариев театрында узган "Татар биюе: кичә, бүген, иртәгә" түгәрәк өстәлендә яңгыраган фикере. Килешәсезме?

- Мине сәнгать белән мәдәният аермасы борчый. Аңлавымча, мәдәният ул – кагыйдәләр, гореф-гадәтләр. Ә сәнгать алайса нәрсә? Бәлки, сәнгать ул – шул кагыйдәләрне бозудыр, аларга шикләнеп караудыр? Әлбәттә, мәдәнияттан башка сәнгать берничек тә була алмый – кагыйдәләр булырга тиеш. Бу тере кыяр белән тозлы кыяр кебек. Бакчада тере кыярың үсмәсә, тозлы кыяр ясый алмыйсың. Мәдәният ул – тозлаган кыяр. Бу начар дигән сүз түгел, мин аны шулай тоям. Ул сакланырга һәм киләсе буыннарга тапшырылырга тиешле әйбер. Ә тере кыяр кәкре булып та үсәргә мөмкин, үсми калырга да, артык зур булып үсәргә дә мөмкин. Аның кыйммәте шунда да. Ул тере. Тере кыяр булмаса, тозларлык әйбер булмаячак - тора-бара мәдәният шиңәчәк. Сәнгать белән мәдәниятны безгә аңларга һәм кем нәрсә белән шөгыльләнә, шуны хәл итәргә кирәк.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев