Логотип Идель
Яңалыклар

“Нурлы Рамазан”: Изге айга 27 бина бизәлгән

Иң матур бизәлешне башкаручыга “ДУМ РТ Хаҗ” рәсми операторыннан хаҗга юллама бүләк ителәчәк. Бәйгенең калган җиңүчеләрен шулай ук мактау кәгазьләре һәм истәлекле бүләкләр көтә.

Татарстан мөфтиятенең Рамазан ае уңаеннан җәмәгать урыннары арасында иң матур бизәлештә ярышу буенча “Нурлы Рамазан” бәйгесендә 27 объект катнаша. Татарстанның төрле почмакларыннан, шулай ук Башкортостаннан шул санда гариза килгән. Гаризалар кабул итү тәмамланды. 

Хәзер дин кардәшләребезне 18 мәчет (Казан, Яр Чаллы, Лаеш, Мөслим, Буа, Әлмәт, Кукмара, Чүпрәле, Яңа Чишмә, Мамадыш, Яшел Үзән, Югары Ослан, Саба, Әгерҗе, Башкортостан), Казандагы 2 җәмәгать туклануы урыны - “Туган авылым” комплексы һәм "МануФактура" кәһваханәсе, мөселман товарлары һәм автозапчастьлар сатучы 2 кибет (Саба һәм Яшел Үзән) һәм хәтта Алабугадагы “Олимп” спорт мәктәбе, Кукмара районындагы шәхси йорт һәм Казандагы “Мирас” шәхси балалар бакчасы якты итеп бизәлеп каршы ала. Моннан тыш, “Хозур” нәшрият йорты һәм “Зәкят” хәйрия фонды да бизәлде. 

“Нурлы Рамазан” бәйгесе республикада изге ай мохитен булдыру һәм иҗтимагый, коммерцияле, шәхси, дәүләт, дини һ.б. оешмаларны халыкка хезмәт күрсәтү урыннарында – кафе һәм рестораннар, кибетләр һәм сәүдә үзәкләре, салоннар, мәчетләр, уку йортлары кебек теләсә кайсы биналарның керү өлешен бәйрәмчә итеп бизәргә чакыру өчен игълан ителде. Иң матур бизәлешне башкаручыга “ДУМ РТ Хаҗ” рәсми операторыннан хаҗга юллама бүләк ителәчәк. Бәйгенең калган җиңүчеләрен шулай ук мактау кәгазьләре һәм истәлекле бүләкләр көтә.

Бәйге шартлары буенча биналарга керү юллары һәм тышкы өлешләрнең бизәлеше Ураза бәйрәменә, ягъни 21 нче апрельгә кадәр сакланырга тиеш. Финалга чыгучылар 16 нчы апрельгә кадәр билгеләнәчәк, ә бәйгегә нәтиҗәләр чыгару һәм җиңүчеләрне бүләкләү көне өстәмә хәбәр ителәчәк.

Иң яхшы тышкы бизәлеш түбәндәге күрсәткечләр буенча сайлап алыначак:
- ислам һәм Рамазан ае символикасын куллану;
- гадәти булмау һәм яңалык өстәү;
- эстетик күркәмлек;
- бизәүгә мәгънәви төсмер өстәү;
- ут-яктырту бизәлешендә хәзерге заман технологияләрен файдалану.

Чыганак: ДУМ РТ

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев