Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    Яңалык/Эксклюзив
    • Яшь осталар көч сынашты «Үзегез сайлаган һөнәргә тулысынча бирелегез. Һәрчак камиллеккә барырга, үз эшеңдә иң яхшысына әйләнергә тырышырга кирәк»
      2827
      0
      6

    ОЛЫ ШЫРДАНДА “ТИМЕР АТ”КА ҺӘЙКӘЛ КУЕЛДЫ

    Игътибар иткәнегез бармы, замана тормышыннан хезмәт тәрбиясе, дигән төшенчә юкка чыгып бара. Яшь буын ничектер җиңел яшәргә, тир түкми генә уңышларга ирешергә, рәхәт яшәргә омтыла. Бер карасаң, бу начар омтылыш та түгел шикелле, әмма төптәнрәк уйласаң..., ничек инде хәләл көч куймый гына тормыш алып барырга кирәк?!

    Бу атнада Яшел Үзән районы Олы Шырдан авылында “тимер ат”ка һәйкәл куелды. Үзенең лаеклы урынын постаментта алган ДТ- 54 тракторына 50 ел. Ярты гасыр дәвамында әлеге агрегат Шырдан кырларында иген икән. Тракторның  хуҗасы  - инде бакыйлыкка күчкән Татарстанның атказанган механизаторы Искәндәр Закиров. Гомерен авыл хуҗалыгына багышлаган фидакарь шәхес. Һәйкәлне туган авылында, Искәндәр Шакир улының туган йорты каршында урнаштыру идеясен аның улы Ислам Закиров күтәреп чыкты һәм туганнары ярдәмендә тормышка ашырды.

    Мин гомерем буе җир кешесен хөрмәтләп яшәдем. Җиргә булган мәхәббәтем мине туган авылымда төпләнеп калырга этәрде дә. Бу ДТ-54 тракторы минем яшьтәшем. Яшь вакытта әти белән бу тракторда миңа да туган кырларны шактый урарга насыйп булды, - ди Ислам Закиров.

    Шунысын да: билгеләп узарга кирәк, ярты гасырлык юбилеен билгеләп узучы трактор әле дә эшли. Һәйкәл ачу тантанасында ул эшләп торды. Бәйрәмгә килгән Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Павлович Афанасьев хәтта шаяртып та алды: “

    Трактор шәп, аны бүген үк көзге сукага чыгарырга мөмкин, ләкин шушы тракторны егәрләүче механизаторны гына табу читенрәк булыр инде, - диде. Район җитәкчесе бәйрәм хуҗасы Закировка яшь буынга хезмәт тәрбиясе дә барлыгын исләренә төшергән өчен олы рәхмәтен җиткерде. Бездән соң килгән буын ата-бабаларыбызның нинди шартларда, нинди техникада эшләп икмәк җитештергәнен белеп торырга тиешлеген дә ассызыклады.

    Тарих битләренә күз салсак, Россиядә утыз ел дәвамында, өч зур трактор төзү заводы: Сталинград, Харьков һәм Алтай конвейерларыннан ДТ-54 гомуми кулланылыштагы куәтле чылбырлы трактор чыга. Аны авыл хуҗалыгы культураларын культивацияләүдә, сөрүдә, урып-җыюда, чәчудә, җир эшкәрту hәм планлаштыруда файдаланганнар. Барлык техник характеристикалар буенча ДТ-54нең моңа кадәр чыккан тракторларга караганда өстенлекләре күбрәк. Аның йөрүе, сыйфаты, озын гомерле булуы, бәясе һәм башка характеристикалары 1950-1970 еллардагы авыл хуҗалыгы җитештерүе таләпләренә җавап бирә. Бу модельнең популярлыгы турында илнең төрле почмакларында урнашкан ДТ-54 һәйкәлләре сөйли. Постаментта бу тракторны төрле авылларда: Рощино (Хабаровск крае), Җиңү (Омск өлкәсе), Половинное (Курган өлкәсе), Акмурун (Башкортстан), Татарстанның Чистай шәһәрендә, Саратов өлкәсенең «Декабрист» совхозында күрергә мөмкин.  

    Ә хәзер менә Олы Шырдан авылында да шундый тере һәйкәл урын алды. Ни өчен тере? Чөнки һәйкәл янына QR-код урнаштырылды. Мондый җайланма ярдәмендә атаклы трактор һәм аның хуҗасы, шулай ук Закировлар нәселе турында документаль фильм белән дә танышырга мөмкин.

    Мин үзем дә тракторчы кызы, әтием Галләм Закиров (1930-2011)? (Искәндәрнең абыйсы) гомер буе чылбырлы тракторда эшләде. Әлеге хезмәтнең нинди авыр икәнен белеп үстек. Язгы чәчү вакытларында көнне төнгә ялгап эшләгән буын бит алар. Хезмәт кешесен шулай үз дәвамчылары олылаулары икеләтә шатлык, димәк алар үзләренең намуслы хезмәтләре белән газиз балаларына үрнәк була алган, җәмгыятькә файдалы шәхесләр тәрбияләгәннәр.

    Тантанада узган гасырның 70 нче елларында Олы Шырдан авылы кырларында тозлы тир түгеп, авыр табигать шартларында фидакарь хезмәт үрнәкләре күрсәтеп эшләгән, бүгенге көндә фани дөньядан ахирәткә күчкән барлык механизаторларга, тракторчыларга, комбайнчыларга мәдһия булып яңгырады, рухларына дога булып ирешсен иде.

    Бәйрәм чарасына Олы Шырданның уңган механизаторлары, колхозда ирләрдән дә ким эшләмәгән ак яулыклы апалар, яшьләр дә килгән иде. Күрше авыл, районнардан да җитәкчеләр, Казанда озак еллар авыл хуҗалыгы белгечләре тәрбияләгән педагог-профессорлар да, шулай ук тракторчылар катнашты. Чал чәчле механизаторларга район башлыгы һәм Ислам Искәндәр улы мактау кәгазьләре һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Һәйкәл ачу тантанасында район артистлары, шулай ук Казаннан кайткан артистлар да катнашты. Аларның шаян, моңлы җырлары кайнар алкышларга күмелде.

    Реклама

    Механизаторларның авыр хезмәтен искә алып, кыр батырларына мәдһия укып торучы һәйкәл янында Олы Шырдан авылының шагыйре Ирек Сафин хисләрен шигъри юлларга салды:

    Күрәсезме, Шырдан авылында

    Тимер атка һәйкәл куелган,

    Хуҗасының изге гамәлләре

    Хәтерләргә тирән уелган.

    Туган нигез. Үзе мәрхүм инде.

    Тракторы исән. Яши бүген дә.

    Ә хуҗасы якты йолдыз булып

    Балкый сыман Шырдан күгендә.

    Тимер атны егәрләгән ирләр

    Исемнәре Галләм, Искәндәр,

    Бер нигездә тозлы тирләр түгеп

    Балачактан эшләп үскәннәр.

    Бәйрәмннән соң кунаклар чәй табыны янына җыелды. Мул табын тирәсендә авыл агайлары  колхозда узган яшьлекләрен искә төшерде. Һәйкәл һәм көзге мул уңыш арбасы янында фотоларга төштеләр. Яшьләр исә трактор янында бөтерелде, көн саен табын түрендә торучы икмәкнең нинди юллар аша җитештерелүен күңелләренә сеңдерделәр булса кирәк...

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • "Единый налоговый платеж"
    • «ИДЕЛ»НЕҢ ИҢ МАТУР ТЫШЛЫГЫ!
    • ИДЕЛ. ЯШЬЛӘР ШУРАСЫ
    • КАЛЕБ. ЯҢА ДУЛКЫН
    • "Платим налоги - создаем будущее сегодня! "
    • Kazan digital week
    • Потребуй чек! Проверь чек!
    • Милли китап һәм көйләр
    • Журналга онлайн язылу