Логотип Идель
Яңалыклар

РЕСПУБЛИКА ИФТАРЫНА КИЛҮЧЕЛӘРГӘ КОРЪӘН БҮЛӘК ИТЕЛДЕ

«Казан ЭКСПО» халыкара күргәзмәләр үзәгендә 9 Республикакүләм ифтары узды.

«Казан ЭКСПО» халыкара күргәзмәләр үзәгендә 9 Республикакүләм ифтары узды.

Быел ифтар мәҗлесе 5 мең татарстанлы өчен оештырылган иде. Әмма фаҗигале вакыйгалардан соң бирегә 3,5 меңнән кеше килде, дип хәбәр итә Татарстан Диния нәзарәтенең рәсми сайты.

Алар арасында гади мөселманнар да, азкеремлеләр дә, төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр дә, эшмәкәрләр дә, төбәкләрдән килгән кунаклар, мөфтиләр дә бар иде. Мисал өчен, Татарстандагы милләттәшләренә теләктәшлек күрсәтеп ифтарга  Россиянең дини җыены рәисе, Мәскәү һәм Чувашстан мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов һәм Россиянең Азия өлеше Диния Нәзарәтенең рәисе, мөфти Нәфигулла хәзрәт Аширов килделәр. Мөфтиләр республика мөселманнарын сәламләп, кайгы уртаклаштылар.

Республикакүләм ифтар ТР мөселманнары Диния нәзарәте, «Ак Барс Арена» стадионы дирекциясе һәм «Туган авылым» милли-туристлык комплексы көче белән үткәрелә.

Ифтарда катнашучылар саны кимү республикадагы эпидемиологик вәзгыять белән дә бәйле, ә аны үткәрү урынын алыштыру быел Рамазан аеның язга туры килүенә һәм ифтарга килүчеләр өчен уңайлы шартлар тудыруга бәйле. Ифтар пандемияга каршы куркынычсызлык чараларын да күреп уздырылды. Шул ук вакытта 9 Республикакүләм ифтарны оештыручылар инициативасы белән, ифтарда катнашучылар өчен бушлай шәһәр яны поездлары йөрде.

Республикакүләм ифтарга эләгә алмаучыларны «Казан ЭКСПО» халыкара үзәге белән бер үк вакытта «Ак Барс Арена» стадионы да кабул итте. Биредә мохтаҗлар өчен өстәмә рәвештә бушлай ифтар җыелмалары тарату пункты ачылды. Ифтар җыелмалары 11 майда стадионның Чистай урамына караган медиафасады ягыннан 15:00 сәгатьтән 19:00 сәгатькә кадәр таратылды.

Татарстан мөселманнары белән авыр мизгелләрне уртаклашырга ифтарга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та килеп кушылды. Ул ифтар барышында тынычлык минутын игълан итте. Соңыннан бөтен республикадан җыелган мөселманнар аның белән бергә, социаль аралыкны саклап, мөфти Камил хәзрәткә ияреп ахшам намазын укыды.

Аннан соң ифтарда катнашучылар бергәләшеп авыз ачты. Меңләгән мөселманнар өчен менюга пылау, кипкән җиләк-җимеш, яшелчә һәм җиләк-җимеш, су, сок, өчпочмак, бөккән, чәк-чәк, кәнфитләр, печеньелар, «Бал-май» татар милли ризыгы һәм төрле чикләвекләр кергән. Ифтарга азык әзерләү өчен 3 тонна ит (сыер ите), 1 тонна дөге, 2,6 тонна яшелчә, 4,5 тонна җиләк-җимеш, 900 кг кипкән җиләк-җимеш, 500 кг чәк-чәк, 600 кг чикләвек, 300 кг печенье, шулай ук су һәм җимеш сулары сатып алынды.

Оештыручылар 9 Республикакүләм ифтары истәлеге итеп барлык катнашучыларга ТР мөселманнары Диния нәзарәтеннән Коръән басмасын бүләк итте.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: Республика ифтары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев