Логотип Идель
Яңалыклар

РФ Хөкүмәте вузларга керү өчен документлар бирү механизмын гадиләштерде

Вузларга керү өчен документлар бирү механизмы җиңеләйде: элек абитуриентлар «вузга керү онлайн» сервисында мәгълүматларны үзләре тутырса, моннан соң ул автомат рәвештә тапшырылачак.

Вузларга керү өчен документлар бирү механизмы җиңеләйде: элек абитуриентлар «вузга керү онлайн» сервисында мәгълүматларны үзләре тутырса, моннан соң ул автомат рәвештә тапшырылачак. Бу хакта карарны премьер-министр Михаил Мишустин имзалады, дип хәбәр ителә Хөкүмәт сайтында.

"Элек үзең тутырырга туры килгән мәгълүматларның бер өлеше хәзер, кирәк булганда, информацион системаларны интеграцияләү хисабына автомат рәвештә йөкләнәчәк", — дип аңлатыла Хөкүмәт сайтында.

Анда билгеләп үтелгәнчә, абитуриентлар документларны тапшыруның классик ысулларын да куллана алалар. Әйтик, аларны вузга почта аша җибәрергә яки шәхсән китерергә була. Кабул итү комиссиясе карарыннан соң дәүләт хезмәтләре порталындагы абитуриентның шәхси кабинетында керү-кермәү турында мәгълүмат булачак.

"Бу берьюлы берничә белгечлеккә һәм берничә вузга гариза биргән чыгарылыш сыйныф укучылары өчен аеруча мөһим — алар конкурс вәзгыятен реаль вакыт режимында күзәтә һәм тиз карар кабул итә алачаклар",- дип ачыклык кертелә хәбәрдә.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев