Логотип Идель
Яңалыклар

Тәмәке тарту үлемгә китерергә мөмкин!

Тәмәке теләсә нинди формада үлемгә китерергә мөмкин. Тәмәкедә, шул исәптән кальянда, 7000 дән артык химик матдәләр бар, шуларның ким дигәндә 250 матдәсе агулы яки канцероген тәэсире белән билгеле.

Төтенсез тәмәке куллану сәламәтлекне какшата, ә кайвакыт үлемгә китерергә мөмкин. Шулай ук икенчел тәмәке төтененең тәэсире сәламәтлек өчен зарарлы, шул исәптән фаталь нәтиҗәләргә дә китерә. Сәламәтлек өчен яңа тәмәке әйберләре дә зарарлы, чөнки аларның химик составы традицион тәмәке продукциясенә охшаш, дип хәбәр итә Татарстан Сәламәтлек саклау министрының рәсми сайты.

Тәмәке куллану кеше тәненең барлык органнарына да тискәре йогынты ясый. Түбәндә бу тәмәкенең сәламәтлеккә китергән нәтиҗәләренең кайберләре:
1. Инфаркт, инсульт һәм башка йөрәк-кан тамырлары авырулары
2.Авыз яман шеше һәм башка авыз чирләре
3. Тамак рагы
4. Яман шешнең башка төрләре
5. Йөкле вакытта тәмәке куллану һәм тәмәке төтене тәэсире яралгының үлем куркынычын арттыра.
6. Бала карынындагы үсешнең тоткарлануы, баланың вакытыннан алда туу

Тәмәке төтене китергән авырулар:
1. Үпкә рагы
2. Хроник обструктив үпкә авыруы
3.Астма
4.Туберкулез
5. Ир-атларда һәм хатын-кызларда репродуктив функциянең бозылуы һ.б.

Шулай ук тәмәке төтене II типтагы диабет, деменция, импотенция, тумыштан килгән кимчелекләр, ишетү һәм күрү сәләтен югалту, ашказаны-эчәк авырулары, иммун системасының какшавы, сөяк тукымаларының көчсезләнүе һәм тире катламы авырулары китереп чыгарырга мөмкин.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев