Логотип Идель
Яңалыклар

«Татаркино» кастинг үткәрә

Татарстанның халык язучысы Нурихан  Фәттахның «Кырык дүртнең май аенда» әсәре буенча төшерелечәк фильмга кастинг үтәчәк. Кинотасманың иҗат төркеме төп рольләргә актерлар эзли.  

13, 14 февральдә «Татаркино» дәүләт бюджет мәдәният учреждениесендә Татарстанның халык язучысы Нурихан  Фәттахның «Кырык дүртнең май аенда» әсәре буенча төшерелечәк фильмга кастинг үтәчәк. Кинотасманың иҗат төркеме төп рольләргә актерлар эзли.  

Фильм Татарстан Мәдәният министрлыгы субсидиясе хисабына Арча якташлыгы җитәкчелегендә төшерелә. Фильмның продюсеры – К.Тинчурин театры директоры, Арча якташлыгы җәмгыяте җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәнис Мөсәгыйтов. 

Кастингка Хәмдия, Сәлим, Азат рольләренә яшь актерлар һәм Әлтәф образына 10-13 яшьлек чандыр гәүдәле малайлар чакырыла. Шулай ук героиняның әнисе Камиләттәй роленә 50-60 яшьлек төз буйлы актриса кирәк. 

Актерларны сайлауда «Татаркино» учреждениесе директоры Миләүшә Айтуганова, фильмның режиссеры Александр Далматов, картинаның директоры, К.Тинчурин театры актеры, Татарстанның атказанган артисты Ирек Хафизов, Нурихан  Фәттахның хатыны, Татарстанның атказанган табибы Руфина Фәттахова катнашачак.

Фильм татар телендә төшерелү сәбәпле, кастингка килүчеләрнең татарча сөйләшүе төп шарт булып тора. 
            
Кастингта катнашырга теләүчеләрне Казан шәһәре, Петр Алексеев ур., 3 йорт адресы буенча көтеп калабыз.

Башлана: 10:00

Алдан язылу өчен сылтама: https://docs.google.com/document/d/1jEk8_9eqFgVE5Jy-DCMXw5hk47l3nJPQhKEgnMbd1wo/edit

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев