Логотип Идель
Яңалыклар

Татарстанда аерылышучылар саны кимегән

Республикада алты ай эчендә 6,9 мең тапкырдан артыграк аерылышканнар.

Быел беренче яртыеллыкта Татарстанда 6 951 аерылышу очрагы теркәлгән. Бу – узган елның шушы ук чорындагы белән чагыштырганда 3,9%ка кимрәк. “Реальное время”, Росстат мәгълүматларына таянып, шулай дип хәбәр итә.

Татарстан аерылышкан парлар саны буенча Идел буе федераль округында икенче урынга чыккан. Антирейтингта беренче урынны Башкортстан алган: биредә алты ай эчендә никахны өзүнең 8 162 очрагы теркәлгән. Әлеге күрсәткеч 2021 елның гыйнвар-июнь чорындагыга караганда 7,5%ка күбрәк.

Округтагы 14 төбәкнең нибары тугызында: Татарстан, Мордовия, Пермь крае, Киров, Түбән Новгород, Пенза, Самара, Саратов, Ульяновск өлкәләрендә генә аерылышучылар саны кимегән. Оренбург өлкәсендә мондый парлар саны бигрәк тә нык ишәйгән – 13,4%ка. Биредә 6 ай эчендә барлыгы 4 710 пар үзара мөнәсәбәтләрен өзгән.

Чыганак: Ватаным Татарстан

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев

2
X