Логотип Идель
Яңалыклар

Татарстанда халыкның үлем күрсәткече кимегән

2022 елның 10 аенда үлем күрсәткечләре 1 мең кешегә 11,6 очрак тәшкил итә. Узган ел белән чагыштырганда, кимү күзәтелә.

2022 елның 10 аенда үлем күрсәткечләре 1 мең кешегә 11,6 очрак тәшкил итә. Узган ел белән чагыштырганда, кимү күзәтелә. 

Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында брифингта сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков сөйләде.

«Татарстан өчен төп бурыч - халыкның үлем күрсәткечләрен киметеп, гомер озынлыгын арттыру», - диде министр. Үлем кимүен ул коронавирус белән аңлата - 2021 елда үлем 1 мең кешегә 15,5 очрак булган.

Марат Садыйков сүзләренчә, Татарстанның максаты - 2019 елгы күрсәткечкә ирешү, ул чакта үлем 1 мең кешегә 11 очрак булган. Бу тарихта иң түбән күрсәткеч булуы искәртелә.

2022 елның 10 ае эчендә фаразланган уртача гомер озынлыгы 73,8 яшь. Бу план күрсәткечен узып китә (72,2 яшь). Бу күрсәткеч буенча Татарстан Идел буе округы төбәкләре арасында беренче урынны алып тора.

Чыганак: Татар-информ

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев