Логотип Идель
Яңалыклар

Татарстанда санитар-экологик икеайлык 1 апрельдән башлана

Санитар ике айлык – Татарстанның чисталык экомарафоны. Республиканың һәр почмагында 1 апрельдән экологик өмәләр башлана.

1 апрельдән Татарстанда санитар-экологик икеайлык башлана. Республика да яшәүчеләр кыш буена җыелган чүп-чардан җыештырырга чакырыла. Бу хакта журналистларга Казанда брифингта Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Александр Шадриков хәбәр итте.

«Санитар ике айлык – Татарстанның чисталык экомарафоны. Республиканың һәр почмагында 1 апрельдән экологик өмәләр башлана. Бу – чүплекләрне бетерү дә, агач утырту да, ярларны чистарту да», - диде ул.

Спикер сүзләренчә, министрлык коллективы куелган бурычларны үтәүгә һәм эшкә керешергә әзер. 126 инспекторның һәрберсенә контрольдәге территориянең 500 квадрат чакрымнан артыгы туры килә.

Ике айлык торак пунктлар территорияләрен санитар чистарту, кышкы чорда җыелып килгән чүп-чарны барлау һәм бетерү, территорияләрне тиешле экологик һәм санитар-эпидемиологик хәлгә китерү максатыннан оештырыла.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев