Логотип Идель
Яңалыклар

Тукай иҗатының сәнгатьтә гәүдәләнеше турында дискуссия

2021 елның 23 апрелендә 14.00 сәгатьтә Габдулла Тукай әдәби музеенда «Г. Тукай һәм аның иҗаты нәфис сәнгатьләрдә» дигән темага ачык дискуссия үткәреләчәк.

 

  2021 елның 23 апрелендә 14.00 сәгатьтә Габдулла Тукай әдәби музеенда «Г. Тукай һәм аның иҗаты нәфис сәнгатьләрдә» дигән темага ачык дискуссия үткәреләчәк.

Чара шагыйрьнең тууына 135 ел тулуга багышланган «Габдулла Тукай ХХ–ХХI гасырлар мәдәни хәятында» халыкара фәнни-гамәли конференциясе кысаларында уза.

Дискуссия кысаларында түбәндәге мәсьәләләргә кагылышлы фикер алышу күздә тотыла:


1. XX гасыр сәнгатендә Тукай: мейнстрим һәм аның альтернатив юнәлешләре.
2. Тукайның тормышы һәм иҗаты театр сәхнәсендә: традицияләр һәм новаторлык.
3. Тукай тасвири сәнгатьтә: реализм, модернизм, авангард.
4. Музыка сәнгатендә Тукай сюжетлары һәм образлары: музыкаль жанрларда миллилек.
5. Хәзерге сәнгатьтә Тукай: каннунар җимерелүме?
Спикерлар:
Ренат Әюпов, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Габдулла Кариев исем. Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрының баш режиссёры.
Илһам Байтирәк, композитор, РФ һәм ТР Композиторлар берлеге әгъзасы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе.
Ильяс Камалов, композитор, Г. Тукай исем. Татар дәүләт филармониясе солисты, К. Тинчурин исем. Татар дәүләт драма һәм комедия театрының баш дирижёры, РФ һәм ТР Композиторлар берлеге әгъзасы, Муса Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты.
Айгөл Софийская, сәнгать белеме кандидаты, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының театр һәм музыка бүлеге мөдире.
Рауза Солтанова, сәнгать белеме докторы, ТР Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының тасвири һәм декоратив-гамәли сәнгать бүлеге мөдире.
Алсу Сөнгатуллина, композитор, пианист, Ә. Бакиров исем. № 6 балалар музыкаль мәктәбе укытучысы.
Гүзәл Төхвәтова, филология фәннәре кандидаты, Габдулла Тукай әдәби музее.
Ольга Улемнова, сәнгать белеме кандидаты, ТР Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты тасвири һәм декоратив-гамәли сәнгать бүлегенең әйдәп баручы хезмәткәре.
Динә Хисамова, сәнгать белеме кандидаты, ТР Дәүләт сынлы сәнгать музееның фәнни тәэмин итү һәм нәшрият эшчәнлеге буенча директор урынбасары.
Людмила Шкляева, сәнгать белеме кандидаты, ТР Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты тасвири һәм декоратив-гамәли сәнгать бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре.

Дискуссиянең модераторы - Марсель Ибраһимов, филология фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының текстология бүлеге мөдире.

Чараны ТР Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты һәм Габдулла Тукай әдәби музее оештыра.
 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев