Логотип Идель
Яңалыклар

XI БӨТЕНРУСИЯ ТАТАР ДИН ӘҺЕЛЛӘРЕ ФОРУМЫНЫҢ ШИГАРЕ - Г. ТУКАЙ ШИГЫРЕ

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты 2021 елның 3-5 июнь көннәрендә Казан шәһәрендә “Милли тормыш һәм дин” XI Бөтенрусия татар дин әһелләре форумын үткәрә. Форумда катнашучылар дин өлкәсенә кагылышлы мөһим мәсьәләләр буенча фикер алышу өчен җыелачак.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты 2021 елның 3-5 июнь көннәрендә Казан шәһәрендә “Милли тормыш һәм дин” XI Бөтенрусия татар дин әһелләре форумын үткәрә. Форумда катнашучылар дин өлкәсенә кагылышлы мөһим мәсьәләләр буенча фикер алышу өчен җыелачак. Оештыручылар быелгы форумның шигаре итеп татар халкының бөек шагыйре Г. Тукайның “И туган тел! Синдә булган иң элек кыйлган догам...” дигән шигъри юлларын алган.


Бөтенрусия татар дин әһелләре форумы беренче тапкыр 2010 елның сентябрендә үткәрелде: Казанга Русиянең 40 төбәгеннән 700 дин әһеле җыелган иде.  БТК илнең дин әһелләре корылтайларын шуннан бирле  даими  үткәреп килә. Быелгы XI форумга Татарстаннан һәм Русиянең 72 төбәгеннән барлыгы 1200 дин әһеле һәм кунаклар чакырылган.
Корылтай программасы түбәндәгечә.


3 июнь көнне “Казан ярминкәсе” күргәзмәләр үзәгендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев катнашында форумның рәсми ачылышы узачак. Соңрак бөтен Русиядән җыелган дин әһелләре төркемнәргә бүленеп, дискуссия мәйданчыкларда эшлиячәкләр:
1) Интернет челтәрендә милли һәм дини тормышны яктырту мәсьәләләре;
2) Дини һәм милли оешмаларның татар телен саклау һәм үстерү тәҗрибәсе.
3) Халкыбызның рухи мирасын өйрәнү мәсьәләләре.
4) Дини уку йортларында укыту-тәрбия эшләренең торышы.
4 июньдә “Kazan Expo” Халыкара күргәзмә үзәгендәге Илһам Шакиров исемендәге концерт залында Татарстан Президенты Р. Н. Миңнеханов катнашында форумның пленар утырышы узачак. Биредә 4 секция эшчәнлегенә дә йомгак ясалып, дин әһелләрен борчыган мәcьәләләрне исәпкә алып, гомуми резолюция кабул ителәчәк.
5 июнь көнне Форум делегатлары Спас районы Болгар шәһәрендә “Изге Болгар җыены”нда катнашачаклар.
Бу хакта ТР мөселманнарының Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.


Фото: dumrt.ru
 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев