Логотип Идель
Яңалыклар

Яңа елга ТОП- 25 бүләк

Яңа елга инде күп тә калмады. Димәк, якыннарыбызга бүләк сайлар вакыт җитте. Күпләребез бүләк алуны иң соңга кадәр калдырып йөри, әмма анда вакыт та бик аз булачак.

Яңа елга инде күп тә калмады. Димәк, якыннарыбызга бүләк сайлар вакыт җитте. Күпләребез бүләк алуны иң соңга кадәр калдырып йөри, әмма анда вакыт та бик аз булачак. Бүләкләрнең бәяләре дә күпкә артачак, безнең кебек бүләкләрне ашык-пошык сайлаучылар да бик күп булачак. Шуңа күрә бүләкләрне җан җылысы биреп, ашыкмыйча сайларга тәкъдим итәбез.  Түбәндә күрсәтелгән бүләкләр категориясе сезгә зур ярдәм булачак. 
 
1.    Шопер. Хәзерге вакытта шоперлар модада. Моннан тыш алар кулланылышта да бик җайлы. 
2.    Ролик яки массаж өчен скребок.
3.    Лампа. Гади лампа гына түгел, ә кояш баеган эффектлы лампа. Бу бүләк бигрәк тә фотога төшүчеләр өчен актуаль бүләк булачак.
4.    Квестка билет.
5.    Китап. Бүләк алучыны кызыктырган китап сайлый алсагыз, бу Яңа елга искиткеч бүләк була, чөнки һәрберебез дә “Китап- иң яхшы бүләк” дигән гыйбәрәне белә.
6.    Яңа ел тематикасына туры килгән шәмнәр. 
7.    Дифузор.
8.    Маскалар. 
9.    Сертификат. 
10.   Курс. Ниндидер һөнәргә өйрәнүчеләрнең күңеле өчен бу бүләк хуш киләчәк. 
11.   Концертка билетлар.
12.   Пижама. Яраткан кешегезгә парлы пижама да бүләк итә аласыз.  
13.   Фотосессия. 
14.   Стилист белән шоппинг үткәрү. Бюджетлы бүләк булмаса да, бик яхшы бүләк.
15.   Өстәл уеннары.
16.   Спортзалга абонемент. 
17.   Көндәлек.
18.   Ролик яки тимераяклар. 
19.   Төрле музыка, фильм, китап платформаларына язылу.
20.    Бижутерия һәм аксессуарлар.
21.    Гравировка белән чокыр яки чынаяк. Гравировка дигәндә, башка кешеләр аңламаган, икегез генә серен белгән язуларны кулланырга мөмкин.
22.    Торт. Яратканнарыңа үз кулларын белән пешерелгән торт бүләк итсәң, аны кабул итү икеләтә рәхәт булачак, чөнки беренчедән, тәмле, икенчедән, син ул тортка үзеннең җан җылысын биргәнсең.
23.    Җылы бияләй.
24.    Массажга сеанс.
25.    Канцелярия. 
Нинди генә бүләк сайласагыз да, кешенең кызыксынуларыннан чыгып сайлагыз. Чөнки спорт белән мөнәсәбәте салкын булган кешегә спортзалга абонемент, яки спорт формасы бүләк итсәгез, ул бу бүләкне киная дип кабул итергә, һәм сезгә ачуланырга мөмкин. Нинди бүләк бирергә икән дип җәфалана башласагыз, ахыр чиктә кешедән аның теләкләре турында сораштырырга да мөмкин.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев