Логотип Идель
Яңалыклар

ЯШЬЛӘР СӘЯСӘТЕ НӘЗАРӘТНЕҢ ТӨП ЭШ ЮНӘЛЕШЛӘРЕНЕҢ БЕРСЕ

Тарихка иң яшь мөфти буларак кереп калучы Камил хәзрәт Сәмигуллин кабат Татарстан Диния нәзарәте рәисе итеп сайланды.

Тарихка иң яшь мөфти буларак кереп калучы Камил хәзрәт Сәмигуллин кабат Татарстан Диния нәзарәте рәисе итеп сайланды. 

Бүген Казанда Татарстан мөселманнары Диния Нәзарәтенең VIII Корылтае булып узды. «Казан-Экспо» үзәгенә республиканың төрле районнарыннан 1500 делегат җыелды. Республиканың дин әһелләре белән очрашуга ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов та килде. Президент мөфтиянең эшчәнлеген уңай бәяләде, алдагы елларга эш юнәлешләренә дә тукталып узды. 

Ә нәзарәтнең дүрт еллык эшчәнлеге хакында дин әһелләре алдында Камил хәзрәт Сәмигуллин исәп тотты. “Безнең эшләгән эшләрне җыеп, кыска, әмма бик тирән мәгънәгә ия бер сүз белән атап булыр иде. Ул сүз – ӘМАНӘТ. Ягъни алдагы елларда безнең бөтен эшчәнлегебез Аллаһының алты әманәтен саклауга юнәлтелгән иде. Менә алар:

- Без Әл-Коръәнне өйрәндек, бастырдык һәм аңлаттык;

- Мәгарифне үстердек;

- Алтын мирасыбызны барладык;

- Нәсихәтләр бирү бурычын үтәдек;

- Әхлакый кыйммәтләрне ныгытырга омтылдык;

- Туган телне, татар-мөселман гореф-гадәтләрен сакладык...”, -диде Камил хәзрәт үз чыгышында.

Корылтай эше барышында Татарстан мөфтие дә сайланды. Татарстан Диния нәзарәте итеп кабат бер тавыштан Камил хәзрәт Сәмигуллин сайланды. Исегезгә төшереп узабыз, Диния нәзарәтенең 2021 елның 27 гыйнварында узган Пленумы карары нигезендә кандидат буларак Камил хәзрәт Сәмигуллин теркәлгән иде. 

Камил хәзрәт Сәмигуллин Татарстанның иң яшь ислам дине лидеры буларак тарихка кергән шәхес. Аңа 36 яшь. Дини тирән гыйлемгә ия. Мөфти Коръән-хафиз, күпсанлы иҗазәтләр иясе, Хәнәфи мәзһәбе һәм Матуриди гакыйдәсе галиме, татар, иске татар, гарәп, төрек телләрен яхшы белә, Болгар ислам академиясе докторанты, КФУ аспиранты, ислам фәннәре буенча китаплар авторы һәм тәрҗемәчесе. 

“Коръәнне өйрәнү соңгы 4 елда Нәзарәт эшчәнлегендә иң мөһим юнәлеш булып торды, ди – Камил хәзрәт. - Чөнки Коръән – Исламның нигезе. Коръәнне белмәгән халык дини яктан надан була. Аллаһка шөкер, мөфтият Коръәнне бастыруның мәшһүр татар традицияләрен кайтарды, мөселман дөньясында Коръән бастыру буенча эксперт буларак танылды һәм Коръәннең асыл мәгънәләрен аңлау өчен илебездә ышанычлы нигез булдырды. Шулай итеп, хәзер Татарстанда хак Исламның алдагы үсеше өчен ныклы нигез бар. Бу өлкәдә төгел казанышлар мондый:  

- 2016 елда Нәзарәт Коръәннең яңа «Казан басмасын» нәшер итә. Белгәнегезчә, “Казан басмасы” – ислам дөньясында типография ысулы белән бастырылган беренче Коръән ул. Мөселманнар арасында хәтта шундый гыйбарә бар: “Коръән Хиҗазда иңгән, Истанбулда язылган, Каһирәдә укылган, Казанда бастырылган!” “Казан басмасы”ның типографик шрифтын ислам дөньясы бик яратып кабул итә, шуңа күрә ул бөтен Җир шары буйлап тарала башлый. Әмма хаталар булу сәбәпле, Муса Бигиев һәм башка зур галимнәр басманы камилләштерергә хыяллана, 1909 елда Казанга бу хакта фикер алышу өчен 300-гә якын дин галиме җыела. Төрле сәбәпләр аркасында эш тәмамланмыйча кала. Аны башкарып чыгу безгә 2016 елда гына насыйп була. Шуннан соң 2017 елда яңа “Казан басмасы” халыкара стандартларга туры килә дигән Шәһадәтнамәгә лаек була. Россия тарихында беренче тапкыр! Шәһадәтнамәне безгә Сүриянең вакфлар министрлыгы бирә”. 

Җәмгыятьтә әхлакый кыйммәтләрне ныгыту - Нәзарәтнең шулай ук олы бер бурычы. Бу юнәлештәге эшчәнлек тә динне киң җәмәгатьчелеккә иң матур яктан күрсәтергә, кешеләрне исламга җәлеп итәргә мөмкинлек бирде. Әхлакый кыйммәтләрне ныгыту эше аеруча яшьләр арасында барды, хәйриячелектә чагылды һәм төрмәләрдә башкарылды. 

– 2017 елдан башлап нәзарәт яшьләр өчен барлыгы 50 проект тормышка ашырды. Шулай ук, 1000 кешелек волонтерлар хәрәкәтен оештырып җибәрде. Яшьләр сәясәтенең максаты булып тәкъвалы, гыйлемле, актив, милли үзаңлы шәхес тәрбияләү торды.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев