Язмалар

Яшь электроника белгечләре туплана

WorldSkills Russia “Электроника” компетенциясе буенча Россиянең җыелма команда составына керү өчен сайлап алуда катнашырга гаризалар бирүне башлап җибәрә. Моның нәтиҗәләре буенча, иң яхшы кандидатлар командага алыначак, һәм бу составтан халыкара ярышларда, шулай ук WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатында катнашучыларны да сайлап алачаклар.

Алга таба

Nbb1rcvQY6E

Каз каклау рецепты

Татар халкының бүгенге көнгә кадәр сакланып килеп җиткән искиткеч матур, күркәм гадәтләре, йолалары, традицияләре бар. Көннәр салкынайтып, җир өстенә ап-ак йомшак кар төшеп өлгердеме, апа-җиңгиләр, кыз-кыркыннар каз өмәләренә җыелыша.

Алга таба

DSC_7117

Тинчурин театрында яңа ел тамашалары башланды

20 декабрьдә, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында традицион Яңа ел тамашалары башланып китте. Башта театр фойесында урнаштырылган купшы чыршы тирәсендә интермедия оештырылды.

Алга таба

Зухра

«Минем өчен зур сәхнә – ул халык мәхәббәте»

Рәшит Ваһапов исемендәге халыкара татар җыры фестивале һәм «Татар моңы» конкурсы лауреаты Зөһрә Вәлиуллина: «Ике яктан да бабайларым гармунда шәп итеп уйный, әти-әни җырлый. Аларга тартканмындыр инде. Балалар бакчасына йөргәндә үк сәхнәгә чыгарга ярата идем, тамашачыны да шул чагында ук үз итеп өлгердем»…

Алга таба

Сәхнә уены: Мыштыр

16 гыйнварда балалар язучысы, шагыйрь Хакимҗан Халиковның тууына 85 ел тула. «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») газетасында, «Ялкын», «Совет мәктәбе» (хәзерге «Мәгариф») журналларында хезмәт куя ул.

«Идел» журналы өчен дә башкарган эшләре санап бетергесез. Журналыбызга нигез ташы булган «Идел» исемле әдәби альманахның 1981-1983 елларда мөхәррире була ул. Сабыйларның психологиясен тирәнтен белеп, аңлап иҗат иткән язучы һәр заман баласы яратып, бирелеп укырдай әдәби мирас та калдырган. Алга таба

762640

Нурихан Фәттах «Мөдир Саҗидә» 18 нче бүлек

«Мөдир Саҗидә» 18 нче бүлек

Беркөнне мине Куштирәк авылыннал килеп алдылар. Биш-алты яшьләрдәге бер малай чирләгән. Сөйләүләренә караганда, хәле бик яманга охшый. Башы, тәне уттай ява, ди, коса, саташа, ди. Кайчагында аңын югалтып куйгалый, ди.

Алга таба

762640