Мәдәният рубрикасы буенча яңалыклар
-
10 апреля 2023 - 13:47
Чигүле карта
Россия халыкларының мәдәни мирасы елы уңаеннан, Чувашия республикасы хөкүмәте Россия картасын кулдан чигәргә дип тәкъдим ясаган иде. Менә бу проект инде тормышка да ашты. Илебездә кул хезмәте осталары никадәр күп икән! -
3 апреля 2023 - 11:01
Музыка – җанга иң якын юл!
Миләүшә Хәйруллина – киң колачлы иҗатчы. Ул опера-симфония, камера-инструменталь, вокаль музыка, спектакльләр өчен дә яза. Композиторның тагын бер зур хыялы: үзе иҗат иткән фортепиано пьесалары җыентыгын туплап чыгару. Әлеге проектының да тиз арада тормышка ашуын теләп калабыз. -
24 марта 2023 - 12:08
Универсал музыкант
Дөресен әйтим: яшь музыкантлар арасында Айрат Шәфыйков кебек белемле, фикерле, тырыш һәм үзенчәлекле баянчыны беренче тапкыр очратуым. Әнә шул дүрт сыйфаты әңгәмә барышында сезгә дә ачыла барыр. -
17 марта 2023 - 11:41
«Балалар сурәтендә хикмәт бар»
Дизайнер-иллюстратор Камилә Вәлиуллина-Вайс иҗаты бер караганда балалык мотивлары белән гаҗәпләндерсә, дизайн, иллюстрация өлкәсендәге барлык трендлар җыелмасы буларак та югары бәяләнә. -
7 марта 2023 - 14:13
Тарихи фотоларның бәясе арта гына бара
Талантлы фотограф Рамил Гали 1985 елдан алып республика һәм илкүләм матбугат чараларында эшли. Күптән түгел аның беренче фотокитабы дөнья күрде. -
5 марта 2023 - 10:00
Тиешле роль сине барыбер табачак
Артист дигәч, артык хыялый, һавада очучы һәм артык самими кеше күз алдына килеп баса. Ләкин язмабыз герое бөтенләй дә андый түгел. Ул җир кешесе, ал төстәге болытларга ышанмый, хисләргә артык бирелми, карашы белән үк җитди кеше булуын раслап тора. -
26 февраля 2023 - 11:52
«Татар кызы» портреты
Рәссам, график, театр декораторы, педагог Павел Беньковның «Татар кызы» («Мәхкүм кәләш») картинасы белән сез танышмы? Модель кыз – Хәлимә Терегулова икәнен белә идегезме? -
16 февраля 2023 - 12:38
Театрга акча эшләргә килмиләр
Айрат Мифтахов – Казан егете. Театр актеры. Казан театр училищесын тәмамлагач, Әлмәт Татар дәүләт драма театры труппасына эшкә килә. Ун елдан артык төрле пландагы образларны башкара. -
9 февраля 2023 - 14:49
Бер Ромеога ике Джульетта
«Ромео һәм Джульетта» әсәрен куярга хыялланмаган театр бар микән? Юктыр, мөгаен. Бәхетсез гашыйклар турындагы моңсу бу тарих, гасырларны кичеп, безнең көннәргә кадәр килеп җиткән. -
1 февраля 2023 - 14:23
Курчак уйнап туеп буламы?
Гөлшат Зәйни еш кына шаяртып: «Ике улым һәм дистәләгән кызым бар», – ди. Кызларым дип, шулай яратып, курчакларын атый. Инде үзе икеләтә әни булган, янында нәни баһадирлары бөтерелеп йөри, ә ул әле дә сихри балачак дөньясыннан аерылмый. -
23 января 2023 - 10:12
«Әллүки» курайчылары
Халык уен кораллары арасында курай – иң борынгысы һәм киң таралганы санала. Күптән түгел генә Казанда «Әллүки» курай студиясе ачылды. -
12 января 2023 - 12:57
ДАНИЛ-РӘССАМ «МӨГЕЗЛӘРЕ»
Аны Матисс, Ван Гог, Пикассо иҗатлары рухландыра. Шулар белән илһамланып, үз стилен булдырган. «Шүрәлестан» дип аталган күргәзмәсен дә оештырган! Чаллы шәһәрендә яшәп иҗат итүче рәссам-иллюстратор Данил Әхмәтшин белән әнә шулар хакында сөйләштек. -
31 декабря 2022 - 10:23
"Идел" проектлары: "Яңа дулкын"
Тугры укучыларыбыз күптәннән игътибар иткәндер, «Идел» журналы соңгы елларда интернет киңлекләрендә, социаль челтәрләрдә дә, ютуб, рутуб мәйданчыкларында яңа проектлар тәкъдим итте. Җыр өлкәсеме, шигырьме, яшьләрнең инде күбесе үз иткән халык һөнәрчелегеме, фән өлкәсеме, башкала буйлап сәяхәтләрме – барысына да җитештек. -
25 декабря 2022 - 10:02
Французча җырларга яратсам да, табиб булырга хыялланам
Зәй кызы Миләүшә Әгъләметдинова җыр-моңнан гына тора кебек. Французча да җырлый, татарча да... Әмма хыялы – җырчы түгел, ә табибә булу аның. -
16 декабря 2022 - 11:39
«Татар кызы булуыңнан кимсенмә!»
Югары технологияләр зур үсеш алган заманда кул эшләре белән шөгыльләнү бөтенләй дә кирәксез кебек тоела. Өс киемнәрен үз кулың белән тегү, бисердән брошьлар җыю, алкалар ясап мәшәкатьләнүнең мәгънәсе юк кебек.