Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    ТАССР 100 ел
    Яңалык/Эксклюзив
    Видео
    • НАРКОТИКЛАРГА - ЮК

    Кызыклы инстаграм сәхифәсе: Мәскәү егете Илнур искечә җеп эрли

    Берничә нәрсәгә озак карап утырырга була. Шуларның берсе - кеше эшләгәне. Бигрәк тә кеше үз эшен яратып эшләсә карап торулары рәхәт була . Мәскәү хәтле Мәскәүдә туып үскән яшь егетнең искечә җеп эрләп утыруы гаҗәп күренеш түгелме?

    Тагын шундый ничә кешене беләсез? Мин бүтән берне дә белмим. Илнурның инстаграм бите кызык булып тоелды да үзенә язарга булдым. 17 яшьтә икән, дизайн һәм арихитектура техникумында белем ала. Буш вакытларында җеп эрләү һәм бәйләү белән шөгыльәнә. Бәйләгән эйберләрен, эрләгән җепләрен заказ ясап сатып алалар. Үзе сөйләвеннән шуны белдем, әнисе Татарстанның Норлат якларыннан икән. Һәр җәй әбисе янына авылга кайтып 7 яшендә бәйләргә, 15 яшендә җеп эрләргә өйрәнгән. Әбисе дә гомер буе җеп эрләү белән көн күргән. Хәзер инде 92 яшенә җитеп эшләми икән. Ләкин иске орчыклары эшсез ятмаячак. Һәм бу бик тә матур һәм куанычлы күренеш. Хәзер инде күп шәһәр кешесе җеп эрләү кораллары атамалары түгел, эрләүнең ни икәнен дә белми бит. 

    Менә шундый кызыклы инстаграм битенә тап булдым әле. Сез дә гаҗәп, кызыклы, гади булмаган инстаграм битләр күрсәгез уртаклашыгыз. 

    Әлеге язмага коммент итеп калдырыгыз.

     

    Реклама
    Теги: хобби

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • Пушкин картасы
    • Милек өчен салымны түләү - 1 декабрьгә кадәр
    • Бөтенроссия халык санын алу (ИНФОГРАФИКА)
    • ВИЧ-инфекция
    • Квалификацияләнгән электрон имза алыгыз
    • ФИНАНС КУЛЬТУРАСЫ
    • Бергә сайлыйбыз!
    • "Язмыш" газетасы
    • Китап тыңла!
    • Kazan Digital Week-2021 (1)