Безнең мирас

Fatyymai-Zoһra.-1918-el

Сәйдәшнең беренче мәхәббәте

Ихтимал, татар әдәбияты белән күпмедер таныш кеше Әмирхан Еникинең «Гөләндәм туташ хатирәсе» исемле әсәрен, укып ук булмаса да, һичьюгы, ишетеп беләдер. Бер көн туып, икенче көнне үләргә мәҗбүр күбәләктәй, бик кыска гомер эчендә җилпенеп, канат очларындагы ялтыравыклы бәхет тузанын кагып өлгерергә ашыккан Салих Сәйдәшев (әле яшь музыкант, мөгаллим генә) белән Гөләндәм Солтанованың (сәүдәгәр кызы) мәхәббәт тарихы бу.Кызыклы сюжетка корылган бәянның башыннан алып ахырына кадәр әдәби каһарманнар белән бергә яратып, куркып, борчылып утырсаң да, әсәрнең иң зур интригасы барыбер ахырга кала… Алга таба

Eglem

Бер сүздән тора дөнья…

Иң әүвәле Сүз булган… Изге китапларның берсе шулай дип башлана. Шагыйрь-шогара халкы, ихтимал, бу гыйбарәне күңелендә шигарь итеп йөртәдер, чөнки Сүз аның өчен эш коралы да, яшәү максаты да, ризык-тәгаме дә (хәер, бүгенге вазгыятьтә бусын төшереп калдырсаң да зыян юк). Дөньясы-каһәреннән арынып иҗат утына чумган һәм кирәкле бер кәлимә валчыгын табарга изаланып, башыңда бөтерелгән мең-мең лексик берәмлекне капшаган халәтне ничек аңлатып бирмәк кирәк? Инде шул мизгелдә, рәхәт газабыңның рәхмәте булып, гарештән көтелгән җәүһәрең дә иңсәме!.. Алга таба

GaBanu08

Җан сызлавында туган «Галиябану»

Моңа кадәр Мирхәйдәр Фәйзи тормышын һәм иҗатын тирәнрәк өйрәнү­челәребез (Барлас Камалов, Муса Мөлеков, Лерон Хәмидуллин) игътибар иттеләрме, юкмы, аның шәхси тормышындагы бәхетсез гыйшыквакыйгасы белән драматургның иң әйбәт мәхәббәт драмасы туган чор бер вакыткарак туры килә икән. Алга таба

Кара халыкларның граждан хокуклары өчен көрәшкән Мартин Лютер Кингның кабере. Ташта “Ирекле, ирекле, ниһаять, ирекле!” дип язылган

Кояш кына күктә мәңге йөзәр…

Соклангыч, билгеле: яңа дәфтәр сыман ак сәхифәләрдән генә гыйбарәт сабый хәтеренә сеңеп калган вакыйгалар, истәлекләр, детальләр кешене гомере буе озата бара. Иртән нинди көнгә аяк басуыңны хәтерләмәгәндә дә, әниеңнең яратып башкарган җырын, Алга таба

Кара халыкларның граждан хокуклары өчен көрәшкән Мартин Лютер Кингның кабере. Ташта “Ирекле, ирекле, ниһаять, ирекле!” дип язылган