Татар журналлары

1df3ff54fd2a5e3f645c8ff5e52e6d18

МИН АЧКАН ДӨНЬЯ

Студент чагында, мәгъдән сулары белән дәваланырга дип, мине Кавказга җибәргәннәр иде. Железноводскиның томан сарган таулары, көнаралаш сибәләп торган яңгыры онытылмаслык булып истә калды. Көннең беренче яртысы ләмгә сыланып, су эчеп узса, икенчесе өч кенә вагонлы дизель поездына утырып, йә Ессентуки, йә Пятигорск калаларына сәяхәттә үтте. Күңелгә иң кереп калганы Кисловодск булды! Дөньялар тыныч торса, һичшиксез, монда тагын киләм әле, дип, күңелемә беркетеп тә куйдым.

Алга таба

разил вәлиев

РӘЗИЛ ВӘЛИЕВ НИГӘ УНИВЕРСИТЕТНЫ ТАШЛАП КИТКӘН? (КЫЗЫК)

1965 елда Казан университетына укырга кергәндә, абитуриент Разил Вәлиевне әдәбият галиме һәм университет доценты Гази Кашшаф әңгәмәгә чакырган. Әңгәмә вакытында булачак шәкертнең кылларын тарткалап, «шүрлегендә ни барын» чамалап карарга ниятләгән ахрысы. Алга таба

1379646604_rkail

БУРАННЫҢ ДА ҮЗ АҺӘҢЕ (Шагыйрь Зөлфәтнең тууына 70 ел. Ркаил Зәйдулла истәлеге)

Аның кыяфәте үк шагыйрьнеке иде. Һәрхәлдә күпләребез шагыйрьләрне шулайрак күз алдына китерә. Кешене беренче мәртбә күргәндәге тәэсир гомерлеккә саклана. Менә ул – чандыр җиңел гәүдәле, сынын туры тота; ак йөзле, зәңгәр күзле, төз борынлы, чәче бөдрәләнеп кабарып тора, гүя вакыт җилендә очып китмәсен дип ул аны чем кара кәләпүш белән бастырып куйган. Алга таба

1152

1552 ЕЛ: ХӘТЕРЛӘР ЯҢАРУ

Ни өчен татарның тарихи хәтере гел 1552 елга әйләнеп кайта? Бер карасаң, әле бит башка татар дәүләтләре соңрак та яшәгән. Кырым ханлыгы, гомумән, госманлы төрекләре кул астындагы протекторат буларак 1783 елга кадәр килеп җиткән. Шуңа да карамастан, 1552 ел бөтен татар дөньясын да борчый торган дата булып тора. Алга таба

Ярату

ЯРАТУ

Йөзләреңдә нурлар булып янар өчен,
Күзләреңнән яшьләр булып тамар өчен,

Шул күзләргә тик бер генә багар өчен,
Нишлим икән, әйтче, бәгърем, нишлим икән?

Хисләремне упкыннарга атыйм микән,
Әллә синнән ераккарак качыйм микән,
Алга таба

Харрас Әюпның тууына 70 ел

Шигъри дога остасы иде ул…

Харрас Әюп (1946-2008) татар шигъриятенә романтик һәм үтә милли шагыйрь булып кереп калыр. Аның «Ничә гасыр елый Йагъкуб халыкның йөрәгендә» исемле шигырь юлы үзе бер милли тарих. Шигырь китапларының исеменә күз салсаң да, Алга таба

Элеккеге мәдрәсә, хәзерге музей бинасы

Кече Сонда Яруллиннар музее ачылды

Заманында Кече Сон мәдрәсәсе бик данлыклы була. Биредә 1785 елларда татар укымышлысы Таҗетдин Ялчыгол да мөгәллимлек итә. Галим Риза Фәхретдин исә «Асар» дигән хезмәтендә әлеге мәдрәсә мөдәррисләрен күрсәтә. Менә озак еллар ташландык хәлдә булган бина торгызылды. Алга таба

Элеккеге мәдрәсә, хәзерге музей бинасы