Дин вә тормыш

Hezret2 1

Иманлы авыл – нык авыл

Журналның чираттагы санында үзәккә авыл темасын куябыз дигәч тә, «Түр башы»на кемне чыгару буенча сорау тумады. Әлбәттә, Җәлил хәзрәт Фазлыев кирәк безгә. Сәбәпләре берничә. Мәсәлән, республиканың баш казые авылда яшәп ята. Икенчедән, ул яши торган Балтач районындагы Бөрбаш авылы – Татарстанда гына түгел, бөтен Русиядә иң төзек, иң матур, иң тырыш авылларның берсе.

Алга таба

Ябынчы: җаны бар, кешесе юк…

Рәсми мәгълүматлар буенча Русиядә дүрт меңнән артык татар авылы бар икән. Азмы бу, күпме – анысын төгәл әйтеп булмый. Шунысы хак, бүгенге көнгә кадәр нәкъ менә авыллар татарны татар итеп саклауда төп рольне уйнаган фактор булды. Әмма бүген татар авылы үзе дә куркыныч алдында. Халык калага күченә, цивилизация – шәһәрдә дип санала. Күз алдында тарихи авыллар юкка чыга, буш йортлар, бала-чага тавышына мохтаҗ моңсу урамнар барлыкка килә, тамырлар онытыла…

Алга таба

1ISDQDG2Dys

Рамазан аенда дөрес туклану буенча киңәшләр (Видео)

Унбер ай туктамыйча эшләгән эчке әгъзалар бу айда ял итә. Табибларның әйтүенчә, иң авыр вазифаны үтәгән әгъзалардан берсе — бавыр. Гомер буена туктамыйча эшләгән бавыр, рамазан аенда, әгәр ураза тотсак, һәр көн алты сәгать ял итә. Алга таба

11-07

Рәгаиб кичәсе турында Камил хәзрәт Сәмигуллин сөйли

Камил хәзрәт Сәмигуллин: Рәгаиб кичәсе раҗәб аеның беренче җомга киченә туры килә. Бу кичә – Пәйгамбәребез Мөхәммәд  әтисе Габдулла белән әнисе Әминәнең никахлашкан вакытыдыр. Нәкъ менә шушы кичәдә, ягъни Рәҗәб аеның беренче Җомга кичендә Әминә  балага уза һәм бу барча галәмнәр өчен рәхмәт итеп җибәреләчәк олуг пәйгамбәрнең бу дөньяга килүенә сәбәп була. Алга таба

Бикмуллина гл

Коръән-хафизларга ихтыяҗ зур

Изге Коръәнне яттан укый белү – һәр мөселман кешесенең изге бурычы. Нәкъ менә шушы гадәт аркасында Коръәннең сүзләре кешедән-кешегә, буыннан-буынга үзгәртүләрсез тапшырылып килгән. Һәм бу чылбырны өзәргә һич тә ярамый.

Алга таба

SONY DSC

Кайбер сатучылар хәләл төшенчәсен аңламый

Кул белән чалганда һәр малны суйган саен «Бисмилләһи Аллаһү Әкбәр!» диелсә, механик ысул кулланганда әлеге сүзләрне конвейер төймәсенә басканда бер мәртәбә генә кабатлыйлар һәм көн дәвамында йөз мең чамасы кош чалына.

Алга таба

SONY DSC