Заман

9. Мәктәптә укучылар. 1929 ел

Корыһөйүкне каплап тора Каратау урманнары…

Төркиянең ташлы басулары буйлап сузылган озын юллардан күкләргә тоташкан тауларга таба барганда, балчыктан салынган кызыл түбәле ак өйләр, ике катлы яңа таш йортлар тезелгән авылга барып чыксаң… Бу Османия Корыһөйүк — татар авылы дисәләр, ышанмый торырсың. Чөнки без, Русиянең төрле төбәкләрендә яшәүчеләр, татар авылы дигәндә, иң әүвәл челтәр кәрнизле, бизәкләп ясалган капкалы агач йортларны күз алдына китерәбез. Әлбәттә, һәр җирлек үз табигатенә, матди, иҗтимагый мөмкинлекләренә карап җайлашкан. Йортларның ни рәвешле салынуы да шуңа бәйле.

Алга таба

Нәсел чылбыры дәвам итә

Шаулап та карады инде, Балтач заманында үз көрәшчеләре белән. Яшерен-батырын түгел, районыбызда көрәшче династиясе булмаган авыл бармак белән генә санарлык калды дисәм дә, бер дә ялгыш булмас. Әле кайбер авылларыбызда бер-берсенә көндәш булган берничә шундый нәселләр барлыкка килде. Яңгулда бертуган Әхмәдиевлар, бертуган Рәфыйковлар, Бөрбаштан бертуган Шакировлар, Кәримуллиннар, Чепьядан Зариповлар, Арбордан Хәйретдиновлар…

Алга таба

QEyAwq89xhQ

Илнар Шәрәфетдинов «Күңел спортка да, җырга да тарта»

Күп кенә танылган җырчыларның интернет-сәхифәләрендә Илнар Шәрәфетдиновның акустик җырлары урын алган. Көчле, профессиональ тавыш белән танылган җырларны башкаручы егетнең популярлыгы интернет-канал аша арта гына. Гимнастик күнегүләре күпләрне гаҗәпләнеп карарга мәҗбүр итә. Алга таба

shtk-2

«АКЧАРЛАК». БӘХЕТЛЕ БАЛАЧАК ФОРМУЛАСЫ

«Акчарлак» сәламәтләндерү лагеры Түбән Кама каласыннан нибары унике яшькә генә кечкенә һәм шәһәрдән уналты чакрым ераклыкта урнашкан. Ул 1978 елда Зәй елгасының гүзәл ярында «Нижнекамскшина»да эшләүчеләрнең балалары өчен дип оештырыла һәм палаткалы лагерь була. Шул чакта ук киләчәккә зур өметләр баглап, планнар коралар. Алга таба

сунгатовлар

Каланы макта, салада тор

Яшьләр авылдан китә. Нигә? Мөмкинлекләр булмаганга, дияр кайберәүләр. Рәхәт тормыш эзләп, дип өстәр икенчеләр. Авылда калып та яхшы тормышта яшәргә, мөмкинлекләрдән файдаланырга була, тик моның өчен теләк кенә кирәк, дип нәтиҗә чыгарыр яшәешен саладан башка күз алдына китерә алмаучы кеше. Алга таба

IMG_8681

Ут уйната Балтач яшьләре

«Районыбызда төп проблема – яшьләр өчен торак төзелеше». Балтач районында җитәкчеләр дә, яшь егет һәм кызлар үзләре дә шушы проблемага басым ясады. Торак мәсьәләсе, чыннан да, проблема икән, димәк, үз районнарында калырга теләүчеләр күп. Ә без сөйләшкән яшьләр Балтачны Казанга алмаштырмаячакларына ышандырды. Яшьләр тормышы бер генә көнгә дә сүрелмәгән чып-чын авыл хуҗалыгы районы белән «Идел» журналы да танышып кайтты. Алга таба

7RrycpBrRao

Ильяс Шәяхмәтов: «Алтын балыктан һәм Джиннан нәрсә сорарга икәнен беләм»

Укучыларыбызга Ильяс Шәяхмәтов таныш егет. Ул иртән йокыдан торып, телевизор кабызучы милләттәшләребезне «Манзара» тапшыруында сәламли, җырлый, спорт белән актив шөгыльләнә. Гомумән,  уңган-булган егет! Соңгы вакытларда ниләр майтара, нәрсәләр белән янып яши соң Ильяс? Алга таба

Jf6louDvoIA

Эльмира Җәлилова: «Үзем тоймаганны яза алмыйм»

Шагыйрә Эльмира Җәлилова белән язучы Марат Кәбиров әңгәмәсе

Бүгенге чор шигъриятенең иң күренекле вәкилләрен билгели башласаң, Эльмирасыз булмый икән. Популяр җырлар, шигырьләр авторы… Үзе дә бик популяр… Һәм шигырьләре кебек үк, бик үзенчәлекле шәхес. Кемнәрдер, әйтик, Язучылар берлегенә керү өчен, ришвәт бирергә дә әзер. Ә моның үзенә ришвәт бирсәң дә, анда кертеп булмый. Алга таба

21397528_531936183815865_1555813490_n

Ландыш Габдрахманова: «Сине берәү дә аңламаса, син дә берәүне дә аңламасаң, психиатрга күренергә кирәк»

Шагыйрә Ландыш Габдрахманова белән язучы Марат Кәбиров әңгәмәсе

Ландыш Габдрахманова – үзенчәлекле әсәрләре белән бик күпләрнең игътибарын җәлеп иткән шагыйрә. Беренче китабы, чыгу белән, бик тиз арада таралып бетте. Дөнья күргән һәрбер шигыре бәхәсләргә, фикер алышуларга этәрә. Ышанычлы адымнар белән атлап килүче шагыйрә – бүген безнең кунагыбыз. Алга таба

21397528_531936183815865_1555813490_n