Татар җиһаны

02

«ТАТАР ДИЗАЙНЫН ҮСТЕРҮ ӨЧЕН ВАКЫТ ҺӘМ ҖИҢ СЫЗГАНЫП ЭШЛӘРГӘ КИРӘК»

Башлангычында Айдар һәм Ләйсән Мәрданшиннар торган «Mardesign» дизайн-студиясе татар дөньясында беренчеләрдән булып ачылды. Аның төп максаты – милли бизәкләрне һәм татар мәдәниятен таныту. Алга таба

Расых

«Америкада табиблар яхшы түләнелә торган һөнәрләр рәтендә»

Ун елга якын Америкада яшәп, табиб булып эшләүче татар егете Расих Туктамышов тумышы белән Казаннан. Мәркәзебезнең инглиз теле тирәнтен өйрәтелә торган унтугызынчы мәктәбен тәмамлый ул. Алга таба

форум

Тәбрис Яруллин: «Башкарган эшебез мәгънәле»

Татар яшьләре дөньясында зур яңалык көтелә – 4-7 август көннәрендә Казанда VII тапкыр Бөтендөнья татар яшьләре форумы узачак. Мобилизация үзәге – Татар конгрессы бинасында эш итүче оештыручылар хәтта бәйрәм көннәрендә дә ял итми. Алга таба

Хэлим

Сугыштан калган сагыш савыты

Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә кандидатларның берсе Айдар Хәлим – хәзерге заман татар язучыларының иң күренеклеләреннән. Төрле жанрларда язылган алтмышлап китап авторы. Мөгаен, ул үзен сынап карамаган бер генә жанр да калмагандыр. Хәер, театр һәм кино сценарийлары язмаган ул. Анысы да Татарстаныбызда әлегә кадәр кино тармагының аякка басып китә алмавы нәтиҗәсендә.

Алга таба

кыргыз

Исән-сау бул, Кыргызстан! («Мәйдан» журналыннан)

Кыргыз республикасының башкаласы Бишкәк миллионга якын кеше яши торган шәһәр икән. Монда түбәләре күккә ашкан йортлар юк дәрәҗәсендә. Көн саен ничә баллы булса да җир тетри диделәр. Бөтен дөньяны иңләп торган, сыер абзарларына охшаган «Мәскәүески» кибетләр дә күренми. Халык гади һәм үзенчә яши. Урам тулы машина. «Жигули»лар юк дәрәҗәсендә. Уң рульле чит ил машиналары күбрәк күренә.
привет

«Сәлам Вашингтоннан!» (Америкадан хат)

Барлык дусларым шикеле, акчага да аптырап тормыйм – кесәм бервакытта да буш булмый. Чөнки үзем эшлим. Бездә бу модада, үсмерләр арасында эшең булу бик зур дәрәҗә. Әти-әниләрем акчага мохтаҗ булмаса да, мин дә эшлим. Мәктәпне тәмамлап университетка укырга кергәндә бу зур плюс булачак. Хәтта ике эштә эшлим әле мин.

Алга таба

Рисунок1с

Әтисе кызы

Берничә ел элек Мәскәүдә Асадуллаев йортында миңа искиткеч ханым – шагыйрь-каһарман Муса Җәлилнең кызы Чулпан Муса кызы Җәлилова белән танышу насыйп булды. Ул мизгелләрдән соң Мәскәүдә һәм Казанда очрашулар, кызыклы әңгәмәләр, бергә чыгыш ясаулар аз булмады. Алга таба

ильяс абдуллин

Ул югалтмады, без югалттык

Читкә китеп, безнең өчен югалган татарлар арасында иң катлаулы, аяныч язмышлысы, мөгаен, Ильяс Абдуллиндыр. Мин алар нәселе күрергә дучар ителгән тәкъдир турында, ябык тәгәрмәчкә утыртылган тиен шикелле, кузгалам да уйлыйм, кузгалам да уйлыйм. Сезгә дә бу вакыйгалар кызыклы булыр… Алга таба

OLYMPUS DIGITAL CAMERA

Кырымда «Къырым» ничек яши?

Кырымны Русиягә кушканнан соң, ярымутрауның төп халкы – кырым татарлары проблемалары турында элеккегә караганда ешрак сөйли башладылар. Алар чишелешенә вәзгыять берәр ничек йогынты ясармы – монысын вакыт күрсәтер.

Алга таба

OLYMPUS DIGITAL CAMERA