Әни!!!

Әни!!!
Әни бакыйлыкка күчкән еллар ерагая барган саен, аның турында ешрак уйланам. Безне-балаларын кичерә белгән, нинди олы йөрәк булган Әнидә! Әнинең яратуы безне тормыш авырлыкларыннан саклаган, яшәргә өйрәнү өчен юл күрсәткән! Безгә әтине дә, әнине дә алыштыра алган көчле рухлы, гаять ярдәмчел Әнине алдымда булган сынауларны җиңәргә кирәк булганда да еш искә алам. Ул тормыш, Ана мәхәббәте бүләк итеп кенә калмаган, чын кеше булып яшәүнең асылын аңларлык киңәшләр дә биргән.

Әни!

Һәркем тарафыннан әйтелә торган иң ягымлы, иң матур сүз! Әнинең һәрчак яратып әйтә торган киңәше безне гомер буе озата килә: ”Балам, кешеләргә файдалы шәхес бул!”

Әниләр дә еллар узгач, олыгая, күңелләре тагын да нечкәрә. Күкрәк сөте белән бергә газиз баласына сеңдергән ярату хисе безнең тарафтан аларга кадер-хөрмәт булып кайтырга тиеш. Исән чакларында Әниләрне дә, Әтиләрне дә рәнҗетмичә, балалык бурычларыбызны үтәп яшәргә омтылсак, мәңгелеккә күчкәннәрне догаларыбыздан калдырмасак иде.

22март — Әниемнең туган көне! Бу көнне без, Әни, синең рухыңа намаз-догаларыбызны гына багышлап калмыйча, үзебезнең яшәешебез, кылган гамәлләребез белән синең ышанычыңны акладыкмы икән дип узган юлыбызны күз алдыннан кичерәбез. Аллага шөкер, без-балаларың синең йөзне кызартырлык түгел. Рухың шат булсын!

2 1

Комментарий язарга