Әни! Әнием! Әнкәем!

Әни! Синсез яшәлгән елларда мин синең шикелле үк ачык йөзле ак әбиләргә ярдәм итүем белән үземне бәхетле тоям. Кылган яхшылыкларым үземне синең алда горур итеп күрергә булыша. Өлкәннәргә, ятимнәргә, авыруларга кул сузарга да, Әни, башлап син юл күрсәттең бит, кадерлем!

Фэрид абый

Әни! Әнием! Әнкәем!

Бүген шатлыклы көн түгел, әмма бу көн безнең тормышыбызны икегә бүлгән көн: синле һәм синсез!

15 ноябрь 2001 ел… Бу көнгә кадәр мин иң бәхетле улларның берсе идем. Ризыкның тәме, тормышның яме синең белән янәшә булганда, бөтенләй икенче бит! Безнең өчен борчылуыңны күрү, авыр чакта акыллы киңәшләрең белән ярдәм итүең дә яшәешнең асылын тоярга булыша иде.
Синсез тормышым мине югалып калмаска, сынауларга бирешмәскә дә өйрәтте, бу сыйфатны сабый чактан, Әни, син тәрбияләмәгән булсаң, мин бүген беркем дә булмас идем кебек. Җир йөзендә Әнидән дә кадерлерәк тагын кем бар?!

Тугач та, беренче таный башлаган мизгелләрдә синең кояш нурларыдай җылы, якты карашларың безне иркәләде.

Син янәшәбездә булмаганда, сине эзләп әйткән тәүге сүзебез дә ”Әни” бит!

Үзең карап торырга гади генә күренсәң дә, синдәге рухи ныклыкка, киң күңеллелеккә без һәрчак сокландык. Таләпчәнлек, үз сүзеңдә тора белү, мәрхәмәтлелек, тырышлык кебек сыйфатларны бездә күрәсең килү синең үзеңне дә тормышта сынмаска, югалып калмаска өйрәткәндер, Әни!

Синле елларыбызда ихлас елмаюың безне тынычландыра иде, ә хәзер альбомнардагы сурәтләреңне барлыйм да уйга калам: безгә, туганнарга, дусларыңа, танышларыңа ничек күңел җылың җитте икән?!

Әни! Синсез яшәлгән елларда мин синең шикелле үк ачык йөзле ак әбиләргә ярдәм итүем белән үземне бәхетле тоям. Кылган яхшылыкларым үземне синең алда горур итеп күрергә булыша. Өлкәннәргә, ятимнәргә, авыруларга кул сузарга да, Әни, башлап син юл күрсәттең бит, кадерлем!

Сиңа атап салдырган “Әминә”мәчетендә кешеләр җанын сафландыра, намаз укый, игелекле эшләр башкара. Мәчетнең һәр почмагында яңгыраган догалар синең рухыңа да барып ирешәдер?! Иманлы булырга өйрәткән балаларың өчен бакыйлыкта да күңелең шатттыр, Әни?! Җомга көнне генә түгел, Аллаһы тәгаләнең һәр бирмеш көнендә без сине догадан калдырмыйбыз. Диварымдагы портретың минем һәр эшемне күзәтеп торадыр сыман…

Синсез калган елларда һәр яшәгән көнебездә синең алдыңда йөзебез ак, намусыбыз пакъ, Әни!

Синдәй Әниләр турында башкалар да сагынып, яратып көйләрлек җырлар яздык. Синең моңлы тавышыңны хәтердә яңартканда, сиңа аталган җырларыбызны сузам. Балаларыңның сине сагынган хисләре догаларга кушылып, җырларда тирбәлеп җиде кат күкләргә дә барып ирешсен иде.

Бүген синең бакыйлыкка күчкән көнең! Сиңа атап укыган догаларыбыз кабул булсын! Амин! Улың Фәрид, кызың Әлфия гаиләләре.

Комментарийлар

  1. Гөлнур Айзат
    Ноя 15, 2017 @ 15:19:51

    Аналарны зурлаган кеше үзе дә хөрмәткә лаек,Фәрид Фәизович!
    Миилләтебез,телебез,динебез сагында күркәм эшләрегез тагын да күп булсын!

  2. Нур Вали
    Ноя 15, 2017 @ 19:52:03

    Фэрид Фаизович! Эниегез сезгэ якты маяк булган,анын тэрбиясе эзсез югалмаган.Рухлары шат булсын,олы йорэкле балалар устереп,узенэ дэвамчы-догачы,динебезне куэтлэучелэр калдырган очен!

  3. Нурания
    Ноя 15, 2017 @ 19:53:46

    Фэрид Фаизович! Эниегез сезгэ якты маяк булган,анын тэрбиясе эзсез югалмаган.Рухлары шат булсын,олы йорэкле балалар устереп,узенэ дэвамчы-догачы,динебезне куэтлэучелэр калдырган очен!

Комментарий язарга