НИЧЕК ТҮЗСЕН БУ ЙӨРӘК?

Әлеге әсәремне яза башлаганчы, бик озак уйга батып утырырга туры килде. Беренчедән, аның эчтәлегенә бераз тормышта булган гадәти  вакыйгаларны да өстәргә булдым. Тик әсәрне тулаем язып бетерергә миңа үземнең фантазиям ярдәмгә килде.

                                         Беренче бүлек

“Нигә кеше шуның кадәрге сынауга дучар була икән?” Әлеге сорауны мин тормыш авырлыгына еш юлыккан кешеләргә карагач, бирәм. Әмма иң гаҗәбе шунда, алар һәрбер җиңелүдә үзләрен түгел башка берәүне сәбәп итеп куялар.  Ә бит тормышның иң пычрак сазына тәгәрәүләренең үзәгендә – кеше үзе ята. Үз гаебен күрергә теләмичә, “гаепсез” дигән битлеген еш киеп йөри, ахырдан салырга да оныта. Андыйлар безнең арада биһисап. Әгәр ул, авырлыктан тыны кысылып, үткәннәренә борылып караса, дөреслекне күреп хайран калыр иде. Дөреслек күзне дә, авызны да йомдыра ул.”

 Җәйнең иң гүзәл, ямьле вакытлары булгандыр. Ул көнне җәй бөтенләй башка күлмәген киеп килгән иде. Күгендәге мәңге сүнмәс кояшы, төнгә дип саклап килгән тулы ае, һәм әлбәттә, Габдулла Тукай әйтмешли “җырчы сандугачлары” да ияреп килергә онытмаганнар. Җәйгә тагылып килгән матурлыкларны санап кына бетереп булмый, аларның һәрберсен кисәкләп карарга кирәк. Чөнки җәй  көне табигать ничә төрлегә генә әйләнми. Авыр чакларында болытларын сыгып, туйганчы елый, ә шул күз яшьләре аша чәчәкләре – үләннәренә бик зур файда китерә. Җәйнең матурлыгы яшәсә – чәчәкләр дә яши, ә чәчәкләр яшәсә – матурлык та югалмый. Ул кошларны гына әйтик инде, ничә төрле бит алар! Ә тавышлары… Күңел кылларында рәхәтләнеп уйнап, тынычлык бүләк итәләр. Ә күңелгә, чыннан да, тынычлык җитми.

Зиратта башын түбән иеп басып торган Мирхәднең дә бу арада күңеле тынычлык таба алмый җәфалана, йөрәге дә үз урынында торам дип типми, каядыр ашкына. Җанында дулаган бураннарны ул үзе генә белә, әмма аңламый. Баш түбәсендәге ап – ак карсыман чәч бөртекләренә кулларын куя да, үзе башын селки- селки “Әй, тормыш!” – ди. Шулвакытта аның сүзен бүлдереп зираттагы агачлар бер – бер артлы шаулап ала. Урман гына түгел, зират та шаулый икән ул. Әйтерсең лә, андагы изге җаннар бер җиргә җыелганнар да, агачлар белән пышылдашалар. Эх, тиле фантазия! Мирхәд башындагы шундый ише уйларын чүп шикелле ташларга да тели, югыйсә, кая ул батырлыгы җитеп мең – төрле уйны чыгарып ату?! Килми шул аның көченнән, килми…” Мирхәд күңеле ярсуын тоеп, кулын бар көченә йодрыклап кая да булса китереп сугарга тели. Әмма зиратта икәне хәтеренә төшеп, кулын йомшарта. Үзе һаман тормышны гаепли. Дөрес, ул да гади кеше сыман тормыш сукмагыннан атлап барган бер адәм заты. Әмма шул сукмагының азагы күптән мәгълум булса да, кайсы сукмактан китәсең синең кулыңда шул. Нәтиҗә: син сукмакны сайлаган кешене тиргәргә тиеш, ә ахырдан көтәчәк азакны түгел. Мирхәднең таштай авыр башына бик авыр шул бу. Аның башка бер ни дә уйлыйсы килми. Шушы зиратта төнгә кадәр дустыннан кичерүен сорыйсы килә. Әйтерсеңлә, аңа дусты таш кабер аша “Кичердем, кайтсаң була” диячәк. Кая ул Мирхәдкә андый дөреслекне аңлау? Сабый бала кебек балавыз сыгып утыра әнә! Үзе исерек кешедәй, теленә ни килә шуны сөйли “Син яшәргә тиеш идең!”  Тиеш идең… Кеше яшәргә тиешме, тиеш түгелме аннан тормый бит инде! Ник соң ул ир башы белән шушы хакыйкатьне аңлый алмый? Җүләр дә түгел, югыйсә! Юк инде, һаман кабер өстенә кулларын куеп, үзенекен сөйләүне дәвам итә.

-Ишетәсеңме, дустым, ничек матур итеп кошлар сайрый. Ә бит без яшь чакта да өздереп моңнарын сузып йөргәннәр иде алар. Син өздереп яшәрдәй кеше булганыңны алар да сизә иделәр бит. Иртәләрен су буена төшкәндә алар да безнең белән төшәләр иде бит. Хәтерлисеңме? Хәтерлисең шул. Хәтерең яшьләрнеке төсле иде синең. Тик менә башыңдагы “Яшәү – куышлы уйнау ул” дигән уй бернинди кысаларга да сыя торган түгел иде. Кеше үз гомерен үзе кыскарта ала дигәне уйдырма гына булган. Чөнки мин барысын да аңладым хәзер. Мәчеткә йөрим. Йөрим сүзе бик күп мәгънәне аңлата. Мәсәлән, кемдер кеше күзенә күренер өчен йөри, кайберүләр мәчеттә кеше саны булып торыр өчен, ә мин… Гонаһларымны юар өчен йөрим. Исән булсаң, син дә йөрер идең, дускаем. Чөнки минем белән күрешкән саен “Эх, мәчетләрдә мулла буласым алда әле” – дип күкрәк киереп, “Әлхәм” сүрәсен ятлап син йөрдең бит! Кая калды ул юләр яшь чаклар?! Әнә тегендәге югалган эздә калгандыр алар. Ул эзгә башка беркем дә аяк басмас, анда шытып яшел үләннәр чыкты инде хәзер. Яңа буын килә, безнең киләчәгебез килә… Өмет бар, Алла боерса. Ә өмет бар да яшәү дә бар, дускай. Тик шушы яшәүне бертавыштан әйтергә яннарымда син юк… Булган гаепләреңне яңгыр суында да юып бетереп булмый икән ул, хәтта җиргә ятып тырный – тырный еласаң да, бетми икән алар. Менә йөрәкнең шушы түрендә үткен кылыч белән киселеп калган эзе озак бик озак саклана икән аның. Синең яныңа килүемнең төп сәбәбе дә шул – кылыч белән үз йөрәгемне мин үзем яраладым. Тик синеке дә яраланыр дип белмәдем. Кичерә алсаң, кичерә күр мине, иптәшем…

Бер сулышка тезелеп әйтелгән сүзләрен Мирхәд үзе дә ишетмәде. Яшькә юылган керфекләрен бер тапкыр да сирпемәде, күзен ничек ачкан шулай торды. Тораташ булып бер урында утырган Мирхәд дустының һәйкәле сыман еракларга күренеп тора. Ә бер карасаң, шулай да. Якын дус кирәк булса, һәйкәл дә булып торырга риза ул. Андый дуслыкны – чын дуслык дип шикләнмичә әйтеп була. Мирхәд белән аның дуслыгын чагыштырырдай тагын бик күп мисаллар бар. Чөнки алар икесе дә дус булыр өчен туганнар, бердәм булыр өчен яшиләр дә!

                                                 Икенче бүлек.

Беренче мәхәббәт

Беренче мәхәббәт язның беренче чәчәге умырзаяга тиң. Үзе көттереп кенә килә, әмма да ләкин, искиткеч хисләр бүләк итә. Һәр эшнең дә башы кызыклы булган кебек, мәхәббәтнең дә башлангыч ноктасы хәтердә уелып кала. “Беренче сөйгән ярыңны хәтерлисеңме?” – дип кемнән генә сорама, күпчелеге “Әлбәттә, хәтерлим” – дип үткәннәрен искә төшерә. Ә кайберәүләрнең йөрәкләре түрендәге бер яра какшап, зураеп китә. Мәхәббәт өлкәсендә  иң авыр очрак шушыдыр. Ә бит кеше яратмаса, сөелмәсә, тирә – якның матур бер кисәкчеген үз күзләре белән күрә алыр идеме икән? Шикләнәм. Чөнки кеше күзлеге аша караганда, бөтен дөньяның торышы башка төрлегә әйләнә. Син үзең өчен генә түгел, башкалар диеп тә яши башлыйсың. Өеңә кайтканда, “Анда мине көтәләр” – дигән бер рәхәтлек җаныңа кереп урнаша да, үзеңне җир йөзендә иң бәхетле итеп саныйсың. Ярату татлы газап булса да, аның тәмен татып карау үзе бер бәхеттер, минемчә.

Аларның танышкан көннәре бик кызык башланып китте. Хәер, андый танышулар авылдагы гадәти хәлгә санала инде ул, ләкин ул нәрсәсе белән булса да башкаларныкыннан аерылып тора.

Даниянең үз гомерендә бер тапкыр да яратып, яратылып караганы булмады. Шуңа күрә дә “Мәхәббәт”  — дигән серле дөнья аның өчен ят тоела. Әти – әнисе авыр чир белән бер – бер артлы бакыйлыкка күчкәч, әбисе белән яшәп калган ятимә кыз бөтенләй үк ялгыз калды. Шул вакытларда аның күзалдына әнисе белгән булган күңелле мизгелләр, үпкәләшеп сөйләшми торган чаклар килеп басты. Өйнең кайсы ягына гына карама, нинди генә савыт – саба, киемнәрне тотма барысында да  әнисенең төсе. Кайвакытларда онытылып, сөйләшеп тә утыра ул аның белән. Сүзен тыңламаган вакытлары өчен кат – кат гафу сораган чаклары да сирәк түгел. Кыскасы, әнисез булып яшәргә ул өйрәтелмәгән. Әтисе, ярар, эчеп – исереп кайта да, ятып йоклый иде инде аның. Ни Дания белән исәнләшү юк, кызы дип белүче дә юк. Ата назын кечкенәдән бирле тоеп үсмәгән кызчык әнисе янында кеше булды. Бары тик ул гына нарасыена тиешле тәрбия бирде. Әтисе эчүен ташлап, тернәкләнә башлагач кына, авыр чир белән үлеп киткәч, әнисе дә озакламады, соңгы көнендә янына кызын утыртты да, мөлдерәмә күзләре белән су сорады. Дания калтыранган кулларын көчкә тыңлатып, әнисенең гозерен үтәде. “Әнием, бәгърем, тагын ни кирәк, сора. Барысын да алып килеп бирәм” – диеп аның агара башлаган чәчләрен сыйпады. Әнисе суны тәмләп эчеп бетергәч, йота алмый газапланды. Үзенең рәхәтләнеп бер туйганчы елыйсы килә дә кебек иде. Әмма кызы каршында ул түзеп кала бирде. Даниянең нәзек кулларыннан тотты да, карлыккан тавышы белән “Яныма утыр әле, балам” – диде. Дания тиз арада зур яктан урындык алып килеп әнисе янына килеп утырды. “Әйе, әнием, тыңлыйм сине”. Әнисенең бер кәлимә сүз дә дәшмәве кызның күңелен тырнады, үзәкләрен өзде. Ул зур өметләр белән әнисенең әйтәсен сүзен көтте.

-Кызым, — диде Хәмидә үзе һаман кызының кулларын кысты. – Сиңа бер үтенечем бар, әгәр ул – бу була калса, әбиеңне бер үк ялгыз калдырма, ул синең – соңгы таянычың, өметең. Укуыңны бетергәч, табибә һөнәренә укырга кер. Синнән менә дигән табибә чыгачак, чөнки кулларыңнан килгән җылылык күңелемә сихәт өсти, дәвали кебек. Тик, зинһар, мин юклыкта, күз яшьләреңне әрәм итмә. Тормыш авыр ул, аның һәрбер сынавында елап торсаң, бер нигә дә ирешә алмыйсың. Көчле бул! Сабыр бул! Кеше бул!

Хәмидәнең соңгы сүзләре әкренләп кимеп барды. Ахырдан янып беткән  кәгазь төсле юк булды. Дания аның кулларының суына барганын тоеп, тагын да көчлерәк тавыш белән еларга тотынды. Зур якта җыелышып торган күрше – күләм, районнан килгән табибә күз яшьләрен сөртә – сөртә бүлмәгә уздылар. Данияне әнисеннән аеру бик күп көч тәлап итте. Тик шулай да кайчан да булса аерылырга әзер булган Дания үзен белештереп, кулларын әнисенең суык тәненнән алды. Ул шул көнне газиз кешесез калды.

Ярый әле авыр чакларында янәшәсендә әтисенең әнисе — әбисе бар. Ул булмаса, Данияне балалар йортына алып китәргә дә риза иделәр инде. Унсигез дә быел гына тула шул әле аңа. Мәктәпне дә быел тәмамлый. Әнисен югалткан кызга дус – ишләре ярдәм кулын сузып тордылар. Әмма алар биргән киемнәрне, китапларны Дания бер тапкыр да кабул итмәде. “Мин сезгә хәерче бала түгел!” – диеп укытучысының да бер сумка ризыкларыннан баш тартты. Хәерче түгел иде алар, кияргә киемнәре дә әлегә бар иде. Тик әбисенең пенсиясенә бары тик бер – ике көнлек ашамлык тисә, шуңа куанып яши бирделәр. Авыл халкы Данияне бик хөрмәт итте. Һәр эштә дә уңган, сүзгә дә тапкыр булган кыз егетләргә ошамады түгел, артыннан шактый егетләр йөрде йөрүен. Тик кызның “ярату” — дигән  сүзне белү түгел, ишеткәне дә юк. Шуның өчен кичке уеннардан иптәш кызы Айсылу белән иң беренче алар кайтып китәләр. Айсылуның ошатып йөргән егетен ул кызык бер әкияткә генә саный.

-Айсылу, ничек яратасың соң син аны? Кай төшен сөясең?

-Кызык кеше син, Дания. Яратып карагач, бу сорауларыңа җавап бирерсең әле бер.

-Яратып карагач…

Алар Данияләрнең бакча башындагы алмагач төбенә утырып кич саен тулы айны күзәтәләр. Айсылу Даниягә сөйгән кешесен тасвирласа, Дания башын күккә күтәреп, тын да алмый айны күзли. Аны шундый түм- түгәрәк булуы кызны гаҗәпкә калдыра. Дус кызының сүзен бүлдереп, әллә нинди аңлашылмый торган сораулар бирә: Айсылу, айны яратып буламы икән ул?

-Син ни сөйлисең инде, Дания! – дип тегесе шаркылдап көләргә тотына.

-Алай тавышланма, әби йокларга яткандыр инде.

-Тавышланмассың монда синең биргән сорауларыңны тыңлап!

-Ә ни булган минем сорауларыма? Гади сорау: айны яратып буламы? Нәрсәсе кызык шушының?

Айсылу түзми, тагын көлеп җибәрә. Дания аңа үпкәләгән кыяфәт чыгарып, башын икенче якка бора.

-Дания, әгәр дә мин синең сыман хыялый кыз булсам, бу соравыңа һичшиксез җавап табар идем. Әмма без икебез ике дөнья кешесе бит.

Дания аны ишетми, ай нурында мең төрле хыялга чумып, башын дустының җилкәсенә куя. Алар таң атканчыга кадәр алмагач төбендә, кояшның уянуын көтәләр…

Өченче бүлек.

Тау артыннан кызарып кояш чыкканда, күңелдә яңа өметләр туа кебек. Кайвакытларда бүген күргән кояшны иртәгә күрмәсмен дип куркып куйган чаклар да була. Әмма кешене иксез – чиксез өмет яшәтә. Өмет иң ахыргы “үлә” дип юкка гына әйтмәгәннәрдер. Бу, чыннан да шулай, каршыңда өелеп басып торган каршы як гаскәрен юк итәргә, кулыңда коралың булмаганда да, күңелеңдә өмет булырга тиеш, үз – үзеңә ышаныч булырга тиеш. Шуңа күрә дә иртә белән туган саен якты өметләр белән сөенеп уянасың. Фәсхетдин дә шулай. Көн саен йокларга ятыр алдыннан, “Иртәгә дә шундый якты көннәр булсын иде” – дип изге догада йокыга тала. Яхшы тәрбия әти — әнисеннән күчкән дисәм бик үк дөрес булмас, аңа әтисеннән нибары үзен өсен кую, кешедән мыскыл итү сыйфатлары күчкән. Абыйсы белән чагыштырганда, җир белән күк арасы алар. Сайлаган сукмаклары да шактый аерылып тора. Фәсхетдин укуны бетереп, армиягә китәргә хыялланса, абыйсы Фәрит башка хыяллар белән янып яши. Әмма йорт тирәсе эшләрендә аларның куллары тими калмый, менә дигән йорт та салып чыктылар алар быел җәйдә. Шуңа күрә авыл халкы әлеге юмарт егетләрне “Газинур балалары бит алар” дип еш телгә алалар. Әлеге мактауларны ишетеп, Фәсхетдиннең борыны өскә күтәрелә. Иптәшләре янында үзен алтын кебек хис итә башлый. Аның уңганлыгын күреп, авылдагы кызлар да йомыш белән килгән булып, Фәсхетдиннең игътибарын җәлеп итәргә тырышалар. Кая ул үзенең авыл кызларына күз төшерү? Үзе әйтмешли, “Сыер сава да белмәгән” ялкаулар аның өчен түгел, Фәсхетдингә эшне сөя торган, җиренә җиткереп эшли торган кыз кирәк. Авыл тирәсендә очратмагач, абыйсының “матаена” утырып күрше авылларга төшеп китәләр. Ахырдан, бу гадәткә дә кереп калды. Чөнки анда берсеннән берсе чибәр кызлар яши. Күрше авыл кызлары үзләренеке белән чагыштырганда, күпкә яхшырак тоелалар Фәсхетдингә. Шул мәкерле уйлар белән башка кызларның да “аңын җуйдырып” йөри әнә. Фәрит тә игътибар бирми түгел, ничек кенә күзли әле! Килгән саен икешәр – өчешәр кызны озатып куядыр. Тик энесе күпкә матуррак да, мөлаемлырак шул аның. Шуңа күрә Фәриттән кайбер кызлар баш тартырга мәҗбүр булалар. Энекәше янында абруен киметмим дип, егет кызларга энҗе – мәрҗәннәр дә еш ташый, әмма аңа борылып караучы табылмый.

Берсендә энесенең кызлар ягыннан  уңышын күреп, җен – ачуы кабарып, күрше авылга төшеп китте Фәрит. Кулында яңарак җыйган болын ромашкалары, өстендә яңа күлмәген киеп, матаена атланды да, түбән очта яшәүче Илһамия янына кузгалды. Ишегалдына керә – керешли каршына кызның әтисе очрады. Егет телләрен көчкә әйләндереп Илһамияне сорады. Су буена төшеп киткәне мәгълум булгач, егет урам уртасыннан ыжгырып кына узып, су буена төшеп китте. Ә анда басмага утырган Илһамия үрдәк бибиләрен саклау эше белән мәшгуль иде. Фәрит кулларына инде шиңә башлаган чәчәкләрне алып, шыпырт кына кыз янына юнәлде. Китап укып утырган кыз егетне бөтенләй дә сизмәде. Бибиләре куркыныч тавыш белән кычкырыша башлагач, тирә – ягына каранганда, Фәритне күреп өнсез калды. Куркуыннан кулыннан китабы суга төшеп китте. Фәрит саргайган тешләрен күрсәтергә оялып, җитди генә кызга карады да, “Нихәл, Илһамиям!” – диеп кулындагы өч бөртек чәчәген сузды. Илһамия ачы мыскыл белән “Бу чәчәклреңне бозауга бирсәң дә ашамый бит!” – дип кулларын тезләренә суга – суга көлеп җибәрде. Егет бирешмәде, көләсе килсә дә, үз рәвешен югалтмады. Кырыс итеп кенә “Мин сине алырга килдем, җаным!” – диде. Кыз аның сүзләрен уенга алып, “Алын алырсың микән, гөлен алырсың микән” – дип җырлап җибәргән иде, Фәрит түзмәде, Илһамиянең беләкләреннән кысып тотты да, басмага бастырды. Күзләрен туры итеп аның күзләренә төбәде  “Минеке буласыңмы?” – диеп куркыныч итеп сорау бирде. Илһамия дөньяга кайткандай, Фәриттән кинәт кулларын тартып алды. Үзе тәмам куркуга сабышып басманың икенче ягына атлады. Фәрит аны куып тотып, билләреннән кочаклады да, суга ыргытам дигәндәй, әйләндерә үк башлады. Илһамия бөтен тавышы белән “Җибәр!” – диеп чапырынса да, егет аны тагын да ныграк кысты. Илһамия уеннан чыгу ысулын эзләп тормады, Фәритнең уң кулын бар көченә тешләп алды. “Ай!” – дип егет кычкырырга да өлгермәде, Илһамияне әйләндерә – әйләндерә суга ыргытты. Шапылдап суга килеп төшкән Илһамиянең йөзә белмәгәнен аңлагач, үзе дә суга сикерде. Алар суда куышлы уйнап, ярга кадәр йөзеп чыктылар. Чыккач, рәхәтләнеп көлештеләр дә, судан бибиләрне чыгарып, кайтырга чыктылар. Фәрит матае барлыгын бөтенләй дә уйламады. Илһамияне өенә кадәр озатып куйгач, битеннән үбеп алды да, “Җавап көтәм” – диеп күзләрен кысып, кайтып китте. Ул көнне Илһамиядән дә бәхетле кеше юк иде…

Дүртенче бүлек

Фәрит өенә кайтып, Фәсхетдиннен колагына “чирткәч”, бер куанып куйды. Энекәшенә нәрсә, бүген аңа чират җитте дигәндәй, күрше авылга төшәргә бүген матайны ул әзерләде. Абыйсы кебек кыланып тормыйча, чәчен бер сыпырып алды да, кичке сигезләрдә әзер булып, төшеп китте. Аны күрше авыл кызлары зарыгып көтеп торгандай, кочагына барып сарылырга гына торалар. Тәмле телле шул Фәсхетдин, матурлыгы да юк түгел. Әтисеннән күчкән чибәрлеге белән күпме кызны җәлеп иттерде инде ул. Абыйсын да аның кадәр яратмыйлар, күп очракта Фәсхетдингә күз ташлый авыл кызлары. Ә егет үзе бик сайлаланып кына күз йөртергә ияләнгән. Беренче күргән кызга барып ташланмый, иңелек таныша, берничә көн очрашып йөри, соңыннан гына төп нәтиҗәгә килә. Кызлар аның әлеге сыйфатын аеруча яраталар. Кичке уеннарга да, күрше авыл егетен күрергә чыгалар.

Бүген дә шулай булды. Клуб каршына Фәсхетдиннең матае килеп туктавы булды, барлык кызлар йөгерешеп, әле башта оялган булып, “Күрше авыл егетен” каршы алырга чыктылар. Фәсхетдинне кочаклап, башта җибәрмичә, тәмле хуш исен иснәп, акылларын җуеп басып торгач, егет үзе аларны читкә этәрде. Шулвакыт аның күзе читтәрәк басып торган бер сылуга төште. Ялгызы моңсуланып торган сылуның күзләре багана утында бигрәкләр дә матур ялтырыйлар кебек тоелды аңа. Фәсхетдин җилкәләрен турылап, гәүдәсен төз итеп кыз янына атлады. Аның бервакытта да кызлар күргәч, шундый дәрәҗәдә каушаганы юк иде. Бу юлы әллә нәрсә булды. Кыз янына килеп басу белән, элеккеге җор теллелеген онытып, сүз башлый алмады, аннан кызга мөкиббән китеп карап торуын үзе сизмәде. Ә сылу кыз ягымлы итеп кенә Фәсхетдингә эндәште “Нидер әйтәсегез киләме?” “Юк, юк, мин болай гына” – диде егет үзенең оялуын сиздерергә теләмичә. Югыйсә, аның курку хисе йөзенә чыгып, маңгаена ук язылган бит! Фәсхетдиннең кыска җавабын кыз ишетеп бетермичә, сораулы карашы белән озак басып торды. Бары тик соңгы читтә генә Фәсхетдин, ниһаять, әйтәсе сүзләрен искә төшереп, бер – бер артлы сөйләп китте:

-Сезнең авылыгызда мондый чибәрләрне бер дә очратканым булмады. Син үзең шушы авылныкыдыр ич?

-Әйе. – диде кыз куллары белән ике якка үрелгән чәчен рәтләп.

-Нишләп сине башта ук очратмадым икән мин?

-Әлеге сорауга җавапны мин белмим.

-Яхшы. – диде Фәсхетдин сузып кына. Аннан соң өметле күзләрен кызга тагын да бер төбәгән генә иде, дус егетләре җыелгач, бөтенләй башка кешегә әйләнеп, кызга борылып та карамады.

-Фәсхетдин кызлар янында булыр инде. – диде берсе мыскыл итеп.

-Теләсә кайсы кызлар янында йөрми ул, иң чибәрен эләктергән бит әнә. – дип кушылды икенчесе Даниягә бармак белән үк төртеп. Дөрес, Даниянең эчке дөньясын аңлаучылар бик сирәк иде бу авылда. Шуңа күрә дә күп кеше булган җиргә ул чыкмый да, үз эченә бикләнеп яши бирә. Фәсхетдин дә аларның сүзләрен хуплагандай кулын башына куйды да, эченнән генә “Нинди оятларга калдым мин?” диеп, егетләргә ошыйсы килепме, өстәп куйды “Әбисенең кызыл түфлиләрен киеп чыккан сабый кызлар янында бөтерелмәсәм мин буламмы соң инде ул аннары?” Фәсхетдиннең туры бәреп әйткән сүзен Дания генә аңлады. Кинәт кулын чәченнән алып, бәреп чыккан күз яшьләренә ияргән нәфрәт утын яшерергә теләп, бар кызулыгы белән чабып кайтып китте. Әй елады да соң кыз бала, әрнеде дә соң аның күңеле! Болай да үзен кая куярга белми яши, мескенкәй. Җитмәгәненә өсте – өстенә мыскыл сүзләре явып тора. Түбәнсетелеп беткән кыз бала үзен канаты каерылган кошка тиңләде. Үзләренең тыкырыгыннан кайтарга булды ул. Зәңгәр күккә балкып чыккан ае белән сөйләшергә булды.

Бакча башларындагы алмагач төбенә килеп утыргач, сыкранып елавын дәвам итте. “Никләр генә бирәсең миңа бу сынауны, йә Аллам!” – диеп үзе күккә карап, аен да күзәтте. Тулы ай аның сагышын аңлап алгандай, икенче формага килгән кебек иде. “Сабырлык” – диеп Даниягә дә ул пышылдады ахры, әллә эчендә тагын бер кыз яшиме шунда, билгесез, хәер, аңа ул кызык та түгел. Иптәшләре янында нинди түбәнлеккә төште бит әнә! Күрше авылдан килгән егетнең Даниянең аягында ни эше бар? Әбисенекеме ул, мәрхүмә әнисенекеме, бу бернинди мөнәсәбәткә дә тәэсир итә торган нәрсә түгел. Кая ул Фәсхетдингә аны аңлау?! Кызларның киемнәрен тикшерүдән башка эше дә юк бит аның, ярар иде күзәтсә генә, тик менә күзгә карап көлү ул бөтенләй рәнҗешкә китерә торган адым. Белми шул аны, Фәсхетдин, белми…

Алмагач төбендә озак кына балавыз сыгып яткан кыз өйгә төнге уникеләрдә генә килеп керде. Әбисенең сулыш алганын тыңлап, эченнән генә сөенеп куйды. Әти — әнисез үсмәгән бала әбисенең барлыгына куанып яши бирә. Аның һәр назын, сулыш алуын, йөрәккә үтеп керерлек сүзләрен әнисеннән ишеткән кебек кабул итә ятимә кыз. Авыр чакларында, аның куенына сыеша да, “Әле дә ярый син бар, әбием!” – дип, күңелендәге мәхәббәтен җиткерә. Түфлиләргә килгәндә, әбисенең яшь чагында яратып кигән җете кызыл түфлиләре ул. Азык  — төлек алырлык кына килгән пенсия акчасы Даниягә киемнәр алырга җитеп бетми шул. Әмма кыз аны моны уйлап тормый, булганына шөкер итеп, әбисенең аяк киемнәрен кия. Бу көнгә кадәр аның шулай киенүенә һичкем дә зур игътибар бирмәгән иде, Фәсхетдиннән кала, әлбәттә. Таныш түгел егетнең сүзе йөрәгенә уктай кадалды бит менә. Нишләтәсең, кызлар күңеле пыяла инде ул, авыр сүзләр әйтсәң уала да төшә…

***

Кызның күңелләре тынычлангач, инде теге кичтә ни булганын оныткач, барысы да яхшы бара кебек иде. Әмма язганнан узып булмый дигәндәй, аның тормыш сукмагында егет очрамый калмады. Киресенчә, авылларына еш килде. Данияне дус кызы урамга ничә тапкыр әйдәгәндер, Дания чыгарга уйламады. Әмма берсендә Фәсхетдинне бик күрәсе килеп, бар көчен туплап, дус кызына чыгарга теләвен хәбәр итте. Айсылу аңа аны  — моны әйтмәде. Йөрәге болай да яраланган кыз бүген бөтенләй башка төрле булып тоелды аңа. Ниндидер планы бар, ахрысы, диеп уйлап Айсылу Фәсхетдинне дә бераз җәлләп куйды. Дания үз сүзен барыбер кайчан да булса әйтергә тиештер бит инде! Шуңа күрә ул аны кызурак атлап клуб каршына кадәр озатып куйды, үзе сөйгәне янына китте.

Очраштылар алар. Айның елмаюы шушы булгандыр. Күзгә күз карашып бик озак басып торган ике парга яшьләр бик тиз игътибар иттеләр. Бер егет “Фәсхетдинме соң бу?” – диеп сораса, икенчесе “Данияне танырлык та түгел!” – дип гаҗәпләнде. Алар бүген бөтенләй башка кыз белән егет иде. Фәсхетдин Даниянең коңгырт күзләренә туры итеп карады да, “Исәнме, ай кызы!” – дип мөлаем гына исәнләшергә булды. Әмма Дания үзенең ролен үзе белгәндәй, кулларын чәбәкләп үк диярлек, көләргә тотынды:

-Кайчан гына әбисенең түфлиен кигән сәер кыз бүген нигә соң әле ай кызына әйләнгән? Ай бит ул берәү генә, шуны да онытмаска кирәк. Аның кызы булыр өчен “айның телен” яхшылап өйрәнерү мөһим. Ә миңа килгәндә, күреп торасың, мин исән, каршыңда басып торам. Әмма теге юлы синең ачы мыскылыңа түзгән җебегән түгел инде мин. Аягымда да әбиемнеке түгел, үземнең түфлиләрем. Бүген мин сүзләремне ятлап чыктым. Тормышта синең кебек икейөзле кешеләр җитәрлек. Кеше янында башканы түбәнсетеп, син бернинди дә югарылыкка менә алмыйсың, шуны бел! Синең кебекләр бүген  торган дус – ишләрен мактасалар  икенче көнне хурларга бик мөмкиннәр бит. Шуңа күрә дә миңа “мөлаем” йөз ташлап, эндәшкән булып кыланмасаң да ярый. Әйтәсе сүзем шул гына иде, хуш.

Тын алмыйча, бер сулышта әйтеп бетерелгән сүзне Фәсхетдин әллә аңлады, әллә юк шунда. Әмма тирәдәге яшьләр егетне бик җәлләделәр. Данияне якын иткән егетләр Фәсхетдиннән йөз чөереп китеп бардылар. Дания әйткән сүзләре өчен үкенмәде, киресенчә, тыныч сулап куйды. Кайткач, әбисе белән рәхәтләнеп чәйләр эчкәч, кулына яратып укый торган китабын алды.

Бишенче бүлек

Иртәгесен татлы йокыдан көчкә уянып, ишегалдына чыккан Дания матурлыкны күреп бер минутка гына таң калды. “Хозурлык!” – диде ул хисләрен ничек яшерергә белмичә. Ә нигә яшерергә соң? Хисең бар икән аны һичьюгы җиткерергә кирәк. Соңга калу дигән төшенчә бик авыр нәрсә бит ул. Әмма хисләреңне теләсә кемгә дә аңлатып йөрү урынсыздыр.

Ишегалдындагы чирәмлеккә ялан аяк басып, хыялланып йөргән мәлендә “Исәнме, ай кызы!” – дип кемнеңдер сызгырганын ишетеп алды. Артына борылганда, капка кырыенда кулына ромашкалар тотып Фәсхетдин басып тора иде. Кыз аны – моны сиздермичә, матур гына итеп елмайды да “Ялгышып кергәнсез, ахрысы” – диеп үзенчә җүләргә дә сабышты. “Синең белән ялгышып булмас, чибәркәй!” – дип тегесе ялагайлануын дәвам итте. Алар шулай матур гына сөйләшеп якынаеп та беттеләр кебек иде. Фәсхетдин кулындагы чәчәген Даниягә сузып маташканда, өйдән Мәдинә әбинең өзгәләнеп кычкыруы ишетелде. Өйгә икесе дә атылып кергәч, идәнгә ауган әбине күреп алып урындыкка утырттылар. Дания үзенең белдеге белән кан басымын үлчәде һәм тиз арада районга барырга кирәк икәнен белдерде. Фәсхетдин аны моны уйламыйча,кызның күршесенә йөгереп, Рифкать абыйга барысын да бәйнә – бәйнә аңлатып, машинасын сорады. Әмма таныклыгы булмаган егеткә күрше абзый машина тоттырмады, билгеле. Үзе бар эшен ташлап чыгып, Мәдинә әбине хастаханәгә алып китте.

***

Дания урынында тик утыра алмады. Үзе бер Фәсхетдингә карап ала, бер Рифкать абыйсына күз төшерә. Егет тә сизде аның борчылуын. Су алып килеп, итагатьле булуын күрсәтергә дә тырышты. Даниянең табибә булырга җыенганын кулының назларыннан аңлады егет. Үзенә дә әйтмичә түзмәде “Булачак табибә ахрысы син?”

-Шулайрак. – диде Дания үзе һаман борчылуын яшермичә.

-Ә сиңа туры килер иде.

-Әнием дә шулай дия иде.

-Ә кайда соң синең әниең?

Даниянең авыр җиренә кагылган әлеге сүзләр кызның йөрәгенә килеп кунып, еларга мәҗбүр иттеләр. Ул икенче җиргә барып утырды. Фәсхетдин бер ни дә аңламыйча, Рифкатькә карады. Ә теге ир аның җилкәсенә кагылып, пышылдап кына:

-Әтисе дә, әнисе дә юу ул балакайның. Әбисе белән генә яши. – диде.

Фәсхетдиннең оялудан йөзләре кызарып, үзен әллә ничек хис итте. Даниянең янына утырып, гафулар да сорады егет. Кызга нәрсә, аның ачы язмышын белмәгәнгә аның нинди гаебе бар соң?

***

Әбисенең хәле алга таба иде. Мәдинә әбигә күп кенә кыйбатлы дарулар язганын күреп, Дания авыр сулап куйды. “Нәрсәмне генә сатармын икән?” – дигәндәй, аягындагы яңа алаган түфлиенә күз төшерде. Фәсхетдин аның фикерен секунд эчендә укып алып, кесәсендәге кирәк – яракка дигән акчасын капшап куйды. Даниягә сиздермичә генә даруханәдән кыйбатлы дарулар алып бирде. Аның кыланмышын күзләреннән аңлап алган кыз, Фәсхетдингә карады да, мәгънәле итеп кенә “Мин сиңа әлегә каршы була алмыйм, әбиемә ярдәм кирәк. Әмма әҗәтләремне берәр кайчан түлиячәкмен!” – диде. Фәсхетдин аның җилкәсенә салмак кына кагылды да ”Ул акчалар синең матур карашың янында чүп кенә, чибәркәй!” – диеп чәчләренә дә кагылып алды. Кыз карышмады. Рәхәт иде аңа, кайчандыр үзен өстен куйган егетнең ихлас күңелдән матур сүзләр әйтүе. Әйтеп бетергесез рәхәт иде.

Алар икенче көнне үк очрашып йөри башладылар. Дөньяга карашлары башка төрле булса да, ниндидер көч бер – берсенә тарту сәбәплеме, гомерләрен башка кешеләр белән күз алдына китерә алмадылар. Фәсхетдин кызга яратып “Даниям” – диеп дәште. Алар еш күрешеп, кунакларга да көн саен йөрешеп, мөнәсәбәтләрен якынайтып ук бетерделәр. Дания укып бетергәч, табибә һөнәре буенча шәһәргә китте. Иң аянычлысы – Фәсхетдингә армия сафларына чакыру хаты килеп төште. Егетнең сөенгәнен күреп, кыз күпме утырып елагандыр. “Китмә!” – диеп тә әйтә алмый, әмма “Кал” – диясе дә килә. Соңгы күрешүләре итеп, кыз егетне бакча башындагы алмагач янына чакрды. Алар төне буе мәхәббәт кошларыдай, гел сөю моңын гына сайрадылар. Дания мәхәббәт дигән татлы нәрсәне шунда тойды. Тәүге кат. Фәсхетдингә яратып карый да, “Син минем тулган аем!” – дип муеннарыннан кочаклап ала. “Ә син минеке” – ди тегесе җавап итеп. Ул төндә Дания Фәсхетдинне яныннан җибәрмәде. Иртәнге алтыларда гына, сөйгәнен озатып, “Көтәм!” – диеп карап калды. Әмма өенә кереп ятканда аңа мәңге уйга салырлык төш керде:

Бакча башындагы алмагачында алмалар инде кызарып пешкәннәр. Әмма биектәрәк торган ике алманың берсе нигәдер “иптәшеннән” беренчерәк төшеп, еракка тәгәрәде.Соңыннан гына агачта калган алма да төшәргә уйлады. Ике туган алманың икесе дә ике якка китеп юк булдылар…

Сискәнеп уянып киткән Дания утырды да рәхәтләнеп елады. Янында юатып утырган әбисенә төшен сөйләмәде. Әмма башында һәрвакыт ике алма йөрде. Нигә юрарга белмәссең бу төшне, яхшыгамы, ямангамы. Хәерлегә юрыйм дигәндәй, ул турыда бик уйларга тырышмады.

Алтынчы бүлек

Сөйгәне армиядә булганда, Дания Фәритнең туена булырга да өлгерде. Әйе, тәки үзенекен эшләде Фәрит, Илһамияне үзенә каратып, камыт кияргә ниятләде. Зурлап туй уздырдылар. Әмма абыйсына эчкерсез теләкләр әйтергә Фәсхетдин генә юк иде. Ул бит балачактан абыйсыннан “Мин беренче өйләнәм” – дип мыскыл итеп яшәде. И бәхәсләшәләр иде алар шулчакта. Бәхәс күпертелеп, сугышыр дәрәҗәгә җитәләр иде. Бүген Фәрит тотты да Фәсхетдин кайтканчы, өйләнде дә куйды. Читкә китәргә иде исәпләре. Шунлыктан энесенә хат язып салырга онытмады, билгеле. Әмма еракта хезмәт итә шул, җавап хаты байтак вакыттан соң гына килеп җитә. Даниянең бөтен хатын да укыймы икән ул? Бөтен соравына җавап та бирми кебек. Ахыргы җибәргәнен Фәсхетдин һичшиксез укырга тиеш иде. Анда бөтен дөреслек, зур яңалык турында язган иде Дания. Әйе, зур яңалык турында.

Даниянең хаты

Тулган аем! Менә, ниһаять,озак уйлана торгач сиңа хат язып салырга булдым. Ул хатны мин ничә тапкыр язып сызганмындыр. Чөнки бик зур сөенечем бар сиңа. Тормышымны ямьләндерер өчен Аллаһым миңа сине бүләк иткән. Бәхетле булсыннар дигәндер инде. Мин бик бәхетле. Иртән елмаеп уянырга сәбәбем дә, моңаерга мәҗбүр итмәгән шатлыгым да, кайвакытта кайгым да син. Минем бөтен кичергән хисләремнең шаһите дә – ул син, җаным. Әмма Ходай бит ул бүләкләрен һич тә җәлләми. Икебезнең тормышы түгәрәкләнеп китсен өчен тагын бер зур, ә юк юк, кечкенә генә бүләк җибәргән. Бәлки аңлагансыңдыр да, әмма минем сиңа аны икенче төрле итеп әйтәсем килә: Син әти булачаксың! Ышанасыңмы? Минем баламның әтисе булачаксың! Без синең кайтуыңны икәүләп көтәчәкбез, яратканым!

Ул башка сүз яза алмады. Артык сөенмәсен дигәндер инде. Әмма хатны җибәргәч, вакыт бик озак узды, көннәр айлар китте, “Рәхмәт, алтыным” – дигән сөенеч хаты килмәде. Фәсхетдин әти – әнисенә дә, сөйгәне Даниягә дә хат язмады. Төшенлеккә төшәргә өлгергән Данияне Хәмидә әбисе төне буе юатты. Кая ул җавапсыз мәхәбәттә ташып торган өметләр?! Ул бит аңа ни булса да язарга тиеш иде! Нишләтәсең, бәлки хат барып та җитмәгәндер. Билгесезлек шаукымында яшәде Дания. Баласын дөньяга китергәнче ачы сагышта яшәде. “Яратуы чын булмагандыр” – дигән уйлар аның еш кына кәефен дә боздылар. Әмма мәхәббәт җимешләренең зур дөнья белән танышачак көне якынлашканнан якынлаша гына барды.

Җиденче бүлек

Кеше язмышын башка берәү кабатлый алмыйдыр инде ул. Әмма кайвакытта туры килгән чаклар да очрамый калмый. Дания белән Фәсхетдиннең язмышына күз салсаң, аларның да язмышларында охшашлыклар табарга мөмкин. Мисалны башкача китерермен, мөгаен.

Газиз уллары әйләнеп кайтырга, оныклары туарга  аз гына вакыт калып барганда, Фәсхетдиннең әти – әнисе юл һаләкәтенә очрап зур яралар алдылар. Зур гына да түгел, төзәлмәслек яра калдырды аларда ул һаләкәт. Фәритләре янына хәлләрен белергә, үзләренчә бүләк тә ясарга хыялланганнар иде. Бүләк урынына зур кайгы ясады менә дигән хатын белән ир. Фәрит әлеге хәбәрне алу белән, энесенә язып салды. Әма бу юлы да хат Фәсхетдингә барып җитмәде. Җитте, әмма бик соң гына… Данияне икенче көнне үк  хастаханәгә салдылар. Булачак каенанасының хәлен сорап тора – тора ул да җүләрләнә башлады. Инде аларның бу дөньяны ташлап китүләрен белмәгән кыз палатадан качып, табиблар белән сүзгә килде. Баласына зыян килүен башына китерсә дә, авыртуын җаны – тәне белән тойса да, якыннары янында булырга теләде. Соңарды шул, бик соңарды.

Авыл халкына яшен тизлегендәй барып ирешкән әлеге хәбәр барлык кешене дә аяктан екты. “Яшь иде бит әле алар, яшисе иде яшисе” диеп капка төбендә басып торган һәркем авыр сулады, изге дога кылдылар. Шулай итеп, Фәсхетдин иң якын кешеләрен армиядән кайтып сөендерә алмады…

Сигезенче бүлек

Бала тудыру йортына килеп урнашкач та, Дания авыртуына түзә алмыйча, ни еларга, ни көләргә белмәде. Эчендә ташып торган хисләрне ни рәвешле чыгарырга икәнен ул аек акыл белән аңламады. Төннәрен төшенә бакча башындагы алмагачы кереп саташтырып бетерде. “Йә, Аллам! Нәрсәне аңлата соң бу каһәр суккан төш? Нигә алманың берсе еракка тәгәри соң?” – диеп башын мендәргә бәрә – бәрә елап, йоклый алмады. Тәрәзә төбенә менеп утырып, куе зәңгәр күктәге ялгыз айга карады ул. “Ялгыз, аем! Якты аем! Син дә минем сыман боегып торасыңмы? Мин сине беркайчан да ялгыз калдырмам!” Шулчак янындагы караватта яткан хатын йокы аралаш Даниягә күтәрелеп карады “Синең башың киттеме әллә инде? Ай белән сөйләшеп утырасың?” Дания аңа бер ни җавап бирмәде. Аена тыныч йокылар теләп, юешләнеп бетәргә өлгергән мендәренә башын куйды. Әмма барыбер тынычлап йоклый алмады.

Иртәгесен уянганда, ул туачак сабыена кушачак исемнәрне язып чыкты. “Фәнияр, Ленар, Шамил…” Аның хыялланганын күзәтеп утырган күрше хатыны, дәшмичә түзмәде:

-Сабыеңны бигрәк көтәсең, ахры.

-Бик нык. – диде Дания шатлыгын эченә сыйдыра алмыйча.

-Син мине кичәге өчен гафу ит инде, яме? Уйламыйча әйтеп аттым.

-Бер зыяны да юк, борчылма.

-Балаларыңның әтиләре кем соң?

Дания күзләрен тәрәзәгә төбәде:

-Аларның әтиләре чын солдат. – диде тирән сулап.

-Менә бит! Кешенең нинди тулы бәхете бар, ә минем…

-Соң син бәхетле түгелмени?

-Алай димәс идем. Ирем дигән адәм башкага китеп барды.

-Ә балагыз?-

Бала бала инде ул, аны ирем ташлады дип сүпкә ыргыта алмыйм. Бик нык табасым килде, әмма сөйгәнем каршы чыкты. Аның ягындагы туганнар да “Әлегә бала кирәкми” – диеп малайларын назладылар. Мин балаларны бик нык яратам, шуңа күрә балалар бакчасында эшлим. Тик үземнең дә баламны кулыма тотып сөясем килә. Без бит ана буласы кешеләр! Балага карата мәхәббәт безнең йөрәк түребездә яшәргә тиеш, шулай бит?

-Бик дөрес. Үземнең дә бик күп балалар тәрбиялисем килә минем.

-Ирең кайткач, барысы да җайланыр, әлегә туачак балаңны кайгырт.

Дания ризалыгын биреп башын селкеде. Шул вакытларда аның сөйгән егетен күрәсе, күңеле булганчы кочаклыйсы килде. Әмма аның анда нишләп ятканы белән Дания хәбәрдар түгел шул. Ике ай. Нибары ике ай көтәсе калып бара. Ул көннәрне Дания ничек кенә санамый, саный торгач кимеп тә баралар сыман, тоела гына икән шул, гомер суы үз юнәлеше белән ага да ага икән.

***

Төнге берләр тирәсендә Данияләр бүлмәсендә өзелеп елаган хатын – кыз тавышы ишелде. Коридор буйлап йөгерешкән табиблар Даниянең күрше кызын алып киттеләр. “Аллаһ ярдәменнән ташламасын!” – диеп Дания күршесенә уңышлар теләде. Үзенең дә шул сынау аша үтәсе бар бит. Санаулы гына көннәр калып барганын ул карынындагы нарасыеның хәрәкәтеннән үк аңлый инде. “Тиздән сабыем” – диеп үзен үзе тынычландыра Дания.

 Ә бүген аның янына иң яраткан кешесе – Мәдинә әбисе килде. И, рәхәтләнеп сөйләшеп, эчләрен бушатып утырдылар алар. Мәдинә әбисенең дә бу арада кәефе кырылып тора әле, шунлыктан оныгы янына килеп җитә алмаганын хәбәр итте. Аны күргәч, Даниянең йөзләре нурланып, балкып китте. Мәдинә шәһәргә килгәч, кайтуны кирәк тапмады. Йортны күршесенә карарга кушып, Дания сәламәтләнгәнче хастаханәдә булуны хуп күрде. Кешегә бит күңел тынычлыгы кирәк, яхшы сүз кирәк. Тиздән ана булачак Даниягә бигрәк тә аның киңәшләре кирәк. Алар сүз уңаеннан, Фәсхетдинне дә сөйләшеп алдылар. “Менә кайтыр да, гөрләтеп туй ясарбыз” – дип Мәдинә Данияне сөендерде. “Кайтсын гына” – диде Дания, үзе тәрәзәгә борылып. Кайтсын гына…

Тугызынчы бүлек

Дөньяга бала аваз салды. Еракларга иешетелгәндәй әлеге аваз мәчеттә әйтелгән азан белән бер тавыштан ишетелде. Тәсбихын тартып утырган Мәдинә бүлмәдән чыккан һәр табибка мең төрле сораулар белән карады. Әмма әлеге сорауларга җавап бирүче табылмады. Ишетте ул… Үз колагы белән ишетте ул сабыеның тавышын. Карт булса да, колагы ул тавышны аерым ачык ишетә иде. Әмма коридор буйлап чабып йөргән табиблар бик сәер тоелдылар аңа. Ходайдан ярдәм сорап Мәдинә  күпме ялварганын үзе генә белә, Аллаһ кына белә. Даниянең хәле шәптән түгел иде. Табиблар бер сәбәпсез болай йөгерешеп йөрмиләр, ләбаса! Эченә курку кергән әби йөрәген тотып, урындыкка ауды. Аны күреп алган һәркем тынычландырып үтеп киттеләр. Оныгының хәлен әйткән кеше булмады.

Шактый вакыт узып хастаханә тынлыкка чумгач,  Мәдинә  оныгы янына кереп утырды. Даниянең үлем белән көрәшкәнен табиблардан ишетеп алып, калтыранган куллары белән аның чәчләрен сыйпады. Үзе эченнән генә “Әлхәм”не укыды.

**

Күктә тулы ай калыккач, Дания аның тәэсирен сизепме шунда, күзләрен кымшандырып куйды. Әйтерсеңлә, аңа нибары айның бер “карашы” гына кирәк булган. Ничә сәгать буе аңына килә алмаган оныгы янында яраткан әбисе Мәдинә утырды. Үзе кулына тоткан тәсбихын күкрәгенә кысты да, башын тәрәзәгә төбәп, “Йә, Раббым! Сабыемны исән – сау итә күр берүк. Изгелеге хакына, кылган догаларым хакына.  Үзе тапкан йөрәк парәсен күрергә насыйп ит, Йә Раббым!” Күзләреннән бер – бер артлы тамган күз яшьләре Мәдинәнең җыерчыклы битләреннән агып төштеләр. Хәмидә тагын  эченнән генә “Әлхәм” сүрәсен укырга кереште. Үзе һаман күзен дә алмый тәрәзәгә карый. Айны күзли кебек иде. Әйтерсең лә, ай да аның белән дога кыла, Даниянең савыгуын чын күңеленнән тели кебек. Әмма ул көнне сәгать иртәнге алтыга кадәр Дания уяна алмады. Эш тагын да катлаулана баргач, бүлмәгә бер – бер артлы өелешкән табиблар Мәдинәне башка бүлмәгә чыгарырга мәҗбүр булдылар. Әмма әби үз сүзендә торды, кызның кулларын кысып тотты да, җибәрмәслек итеп аңа ябышты. “Мин оныгым белән керәм. Ул минем соңгы өметем! Тимәгез миңа!” Әмма әбинең сүзенә беркем дә колак салмады, аны “көчләп” үк диярлек башка бүлмәгә күчерделәр, алар биргән даруларны Мәдинә кабып та карамады. Йөрәге сызланып, урындыкка ауды. Эшнең иң авыр ноктасы шунда башлангандыр. Чөнки Даниянең хәле яхшыга бара торганнардан түгел иде. Кемдер әби янында утырса, кайберүләр Даниягә булышу чараларын күрделәр. Шәһәрнең иң шәп табибы да әлеге хәлне беренче тапкыр гына күргәндәй, эшне башларга ашыкмады. Аннан аңына килеп, барысын да анализлагач, тиз арада Данияне икенче бүлмәгә күчерергә боерды. Тиз вакыт аралыгында Даниягә нинди генә дару казамадылар, нинди генә чаралар күрсәтмәделәр, алга китеш кимегәннән кимеп барды. Икенче бүлмәдә сыкранып елап яткан Мәдинә бөтенләй үк онытылды. Бөтен кайгылары – Данияне үлемнән коткару иде. Иртәнге алтыдан көндезе тугызга кадәр Дания үлем белән яшәү арасында көрәште. Үзе һаман бер үк төшне күрде:

Бакча башында ямь – яшел алмагачта ике алма өлгергән. Әмма шуның берсе пешеп тә өлгермичә җиргә төшеп китте. Дания аны кулына алмады…

Эшләр төгәлләнеп, табиблар таралышкач, Мәдинәгә  оныгы янына керергә рөхсәт бирделәр. Даниянең бөтенләй бетерешкәнен күреп, аны Мәдинә танымады. Янына утыру белән нәзек кулларыннан тотты:

-Сабыем! Йөрәк җимешем бит син минем. Авыр чакларыңда яныңда булмаганым өчен бер үк кичерә күр мине. Син минем бердәнбер өметем. Син яшәргә тиеш, балам. Якты дөньяга китергән сабыең хакына булса да син яшәргә тиеш! Сабый дигәннән, синең балачагыңнан бер хатирә исемә төште бит әле:

Бәлки үзең дә хәтерлисеңдер, син кечкенә чакта әниеңә һәрвакыт “Әни, энекәш яки сеңлекәш алып кайтыгыз әле!” – дип йөдәтә идең. Әниең сиңа елмаеп кына “Булыр” – диеп җавап бирә иде. Ә бит шулвакытларда аның төннәрен ничек өзгәләнеп елавын мин генә ишеткәнмендер. Улым белән киленем үзләрен бик яратышып өйләнештеләр. Әмма әниең сине тапканнан соң, башка бала китерә алмаячагы мәгълум булды. Әй, ярсыды да соң шунда ана йөрәге. Алар бит бик күп балалар тәрбияләргә хыялланган иделәр. Әмма мин синле булганым өчен үземне чиксез бәхетле хис итә идем. Син минем өчен өч оныкка тордың, Даниям! Син дөньяга аваз салгач, әтиеңнең ничек сөенгәнең күрсәң! Күкнең җиденче катында булгандыр, билләһи! Әмма шайтан суы дигән явыз нәрсә аны аягыннан екты да ташлады. Өйгә кайтмас булып, шул хәмергә ябышып ятты әтиең. Ул вакытларда кичләрен әниең сине имезеп сөйгәнен көтте. Шулай ул кызым, кеше нинди генә яхшы булмасын, начар юлга бер бастымы яхшыга борылуы икеле, булса да бик сирәк очрак кына. Әтиең дә шундыйлардан. Хәмерне ул ташлый алмады, билгеле. Әмма безне барыбызны ташлады да китте. Син, шулай да, тәрбияле булып буй җиттең. Әниең кушканча табибә һөнәренә укырга кердең Мәрхүмә әниеңнең җаны тынычтыр инде хәзер, урыны Оҗмахта булсын бәгырьнең. Син дә үз балаңның гомере өчен бу дөньяда яшәргә тиешсең. Тиздән яраткан егетең Фәсхетдин дә кайтыр. Никах укытып, туйлар ясарсыз. Синең барысы да алда әле кызым, ишетәсеңме? Син ничек инде шушы якты киләчәкне ташлап китә аласың ди?…

Мәдинәнең тезелеп киткән өметле сүзләре Даниянең колагын назлагандай, бик ягымлы ишетеләләр иде. Аның өзгәләнгәнен Дания дә чын күңеле белән сизә кебек иде. Әллә аның сүзләре яхшы тәэсир иттеме, әллә Дания үзе яшәргә теләдеме, кинәт кенә керфекләре кымшанып куйды. Әлеге галәмәтне күреп алган Мәдинә сөенеченә чыдый алмыйча, табибларны чакырырга йөгерде. Атылышып кергән ике – өч табиб Даниянең кан басымын үлчәделәр, башын тотып, күзләрен дә карадылар. Ахырдан баш табиб Мәдинәгә елмаеп карады да, өмет тулы күзләре белән “Ул яшиячәк!” – диде. Шушы минутларда якты көндә йолдыз атылгандай, җир йөзе әллә нинди бер яктылыкка чумды. Мәдинә оныгының кулларыннан үбә – үбә Аллаһка рәхмәтләрен укыды…

Унынчы бүлек

Фәсхетдиннәрнең авылына ерак түгел бер зур гына авылда яшәүче күркәм генә гаилә турында да сөйләп үтәсем килә. Балачактан бергә  яслегә йөреп, уйнап үскән Зөлфия белән Марат үсә төшкәч тә, хисләрен бер – берсеннән яшермәделәр. Көн саен диярлек күрешеп, кичке уеннарга да бергә чыктылар. Аларның очрашып йөрүләренә бер кем дә гаҗәптә калмады, алдан шулай буласы билгеле кебек иде инде. Аларның авылларында, гомумән, кешене сөйләү гадәткә кермәгән. Кайвакытта кем кайда яшәгәнен дә белеп бетермиләр. Кыскачы үз тормышларын үзләре күргәннәр генә яши иде биредә. Шуңа күрә әлеге яшь парның никахларына да ерактагы туганнары һәм бер – ике күршеләре чакырылган иде. Зурдан уздырып торуны кирәккә санамаган Марат бары тик бергә яшәүне кулайрак күрде. Ә мөселман кешесенә никахсыз яшәү катгый тыела, билгеле. Шунлыктан, алар никахтан соң туйларны да зурлап үткәрмәделәр. Гомер җепләрен бергә бәйләгәч, тормыш башка якларын да күрсәтә башлый икән ул. Зөлфия авылда эш тапмагач, районга мәктәпкә урнашты. Ә ире Марат  авылның данлыклы агрономы булып сайланды. Пөхтә, чиста, эшен җиренә җиткереп эшли торган тимердәй егеттән зарланучы булмады, киресенчә, мактаулар исемлегендә аның исеме еш очрады. Гаилә учаклары көчлерәк янып, Зөлфия, Маратка кайтып тиздән әни булачагын хәбәр итте. Хатынын кочаклап кына торган ир куанычыннан нишләргә генә белмәде. Зөлфияне кулларына күтәреп, өйнед бер башыннан икенче башына әйләндерә – әйләндерә бәхетле булганын белдерде. Бала туганчыга кадәр алар инде бала киемнәре, карават, уенчыкларны алып урнаштырып та куйганнар иде. Алдан әзерләнү җүнлегә илтми дигәндәй, Зөлфия үзен бик авыр хис итеп, берничә атна алдан хастаханәгә ятарга мәҗбүр булды. Хәле шәптән булмаса да, өметләре ташып торган хатын тизрәк баласын табып ирен сөендерергә ашыкты. Аның хыялына үч иткәндәй, Маратны башка шәһәргә эшкә чакырдылар. Каршы килергә мең төрле сәбәп эзләсә дә, уңган – булган иргә яхшы хезмәт хакы түләргә вәгъдә биреп, югары күтәрергә ниятләделәр. Ә андый тәкъдимнән кем каршы килсен ди инде? Марат, әлбәттә, ике куллап риза булды. Айның беренче көнендә үк киемнәрен җыеп, хатынына шалтыратып кына хәбәр биреп, шәһәргә кузгалды. Авыр хәлдә яткан хатынын икенче урында калдыруы Зөлфиягә ошамады. Санаулы көннәр калып барганда, ире менә шулай чыгып китәр дип ул башына да китермәгән иде. Әмма нишләтәсең, гаиләгә акча да бик кирәк, каршы килеп булмый. Зөлфия үзен шулай итеп кенә тынычландырды…

**

Кайвакытта кеше дигәннәрең үз — үзенә уйга сала торган сораулар бирә “Мин ни өчен яшим яисә кем өчен?” Җавап ишетмәгәч, ул шунысын аңлый:  Кеше, беренче чиратта, үзе өчен яши. Башкаларга бу алай тоелмаса да, ул кеше өчен ничаклы борчылса да, беренче итеп үзен уйлый. “Шул – шул гамәлдән соң үзе нишләр?” һәм шундый ише сораулар дәвам итә. Әмма ана кеше иң беренче булып үзенең сабые турында уйлана, тиздән туачак сабые хакында. Аны ул тугыз ай буе җил – давылга тидермичә саклап яши. Аңа ана кеше бар җылылыгын – назын бүләк итә. Нәтиҗә итеп шуны китерәсем килгән иде. Әни кеше – искәрмә, чөнки ул бердәнбер зат, иң беренче булып нарасые өчен борчыла торган.

Зөлфия дә төне буе, тиздән туачак сабые өчен борчылды. Аның авазларын ишетәсе, кулларын тотып карыйсы, рәхәтләнеп бер кочасы килде. Тик Аллаһның гозереннән узып булмый шул, ул ничек язса, безгә шуны күрәсе. Зөлфиягә дә сабыен күрергә язмаган. Ул хыялындагы баланы тотып кочаклый алмады. Табиблар бар көчләренә тырышсалар да, бала якты дөньяны үз күзләре белән күрмәде. Аларның сүзенә бер генә дә ышанмаган хатын сабыен күрсәтүләрен үтенде. Кая ул үлгән баланы анасына күрсәтү? Үзенең дә хәле шәптән түгел бит әле. Тик Зөлфия сабыен күрмичә тынычланмады. Тулы ай күккә калыккач кына, тынычланып йокларга ятты бичаракай. Төне буе үлгән сабыен төшендә күреп саташып чыкты.

***

Зөлфиянең ачы сагышын бер генә кеше аңлады – туган абыйсы Рәшид кенә аңа ярдәмен сузарга чын – чынлап әзер иде. Ире кайтышка баласыз булмасын дигәндәй, сеңлесенә яңа туган сабый эзләргә кереште. Эзләгәнгә бар да табыла дигәндәй, бала табылды, әлбәттә, әмма проблемалар бик күп булырга мөмкин дигән фараз йөртте баш табиб. Рәшид “үзенчә” тел байлыгын кулланып, кесәсендәге байлыгын күрсәткәч кенә, табиб башка җөмлә сөйләде. “Яңарак бала тапкан хатынның хәле бик авыр. Үлем белән кичәдән бирле көрәшә, өмет аз” – диеп, Рәшидтән ак калын конвертны алды. Шулай итеп, Зөлфия дә шул ук көнне балалы булды…

***

Кулына  сабыйны тоткач, тәненә җылы йөгерде Зөлфиянең. Үзе эченнән генә “Минем балам түгел” – дип уйласа, тыштан бик бәхетле иде! Янәшәсендә басып торган табибка сөенечле йөзен борды да, пышылдап кына “Ул бит минеке, шулаймы?” – диеп сорады. Инде күптән “сатылган” табиб аңа “Юк, ул башка хатынның йөрәгеннән өзелеп төшкән сабый” – диеп җавап кайтара алмады, сүз әйтергә авызын ачарга оялып, башын гына селкеп куйды. Баласыз калган ананың ачы сагышын күзеннән үк аңлап була да булуын, әмма сатып алынган баланы ничек чиста күңел белән кеше итмәк кирәк? Шушы адымга Зөлфияне кем этәрде икән соң? Бала назы җитмәү этәргәндер. Ул башка билгесез хатынның баласын тотып “Минеке” – диеп атамас та иде, хәер, аңа борылып та карамас иде, әмма Зөлфиягә бик начар хәбәр җиткерделәр : башка бала китерә алмаячак. Әлеге “кара” җөмлә Зөлфиянең аягыннан чалып алып, башка баланы кочарга мәҗбүр итте. Нишләсен инде, ул, йә?! Ярар иде, теге хатын үз күзләре белән баласын урлаганнарын күрсә, әмма ул хатынның да яшәргә өмете аз булу сәбәпле, табиблар ничә минут эчендә шушы эшне эшләп аттылар. “Осталар” – диде иягенә кулын куееп, читтәге урындыкта уйга батып утырган Рәшид. Әгәр Зөлфиянең үтә дә башлы абыйсы булмаса, баласыз да калган булыр иде. Иң мөһиме, тиздән эштән кайтачак иренә бер ни дә сиздермәү. Без капчыкта ятмый дигән сүзне куллану бик урынлы булыр бу очракта. Чөнки баланың “үз” атасына охшаш булуы ихтимал. Андый вак ише мәсәльәләләр белән Зөлфия башын катырмады. Тизрәк шушы сабыйны өенә алып кайтып, ирен көтү иде аның теләге. Кулында изелеп йоклап киткән сабый Бөтен җире белән Маратка охшаган төсле тоелды аңа. “Ул бит безнең бала” – диеп күпме үпкәндер сабыйны. “Исемне дә иң матурын сайларбыз, Алла боерса!” – диде ул үзе һаман куркып кына Рәшидкә карап. Рәшидкә нәрсә, аның эшлисе эше эшләнгән, бер борчуы да юк ичмаса! Тизрәк кайтып китеп яраткан диванына сузылып ятасы килгәне әллә каян күренә. Шул акча саный белгәч рәхмәт инде, гаиләгә алып кайтып биргәч хатыны каршы бер сүз дәшми үзенә. Мал карыйсы дип борчыласы юк, кайтып корсагыңны сузып ят та йокла. Үзен дөньядагы иң бәхетле иргә санаган Марат кынадыр, билләһи! Әмма бәхетне дә кеше төрлечә аңлый шул…

Унберенче бүлек

Көндезге уннар тирәсендә Дания әле уянмаган иде. Палатага кергән һәркем аның күзләрен ачуын көттеләр, бигрәк тә Мәдинә түземсезләнеп көтте. Кулындагы дисбесен Даниянең учларына куя да, “Йә Раббым, балакаемны бер үк бәхетсез итмә.Үз сабыен күрергә насыйп ит” – дип күз яшьләрен сөртә. Артында басып торган табибә кыз аның җилкәсенә кагыла “Барысы да яхшы булачак, әбекәй. Иң авыры артта калды инде” – дип тынычландырмакчы була. Бала турында Мәдинә бер ни дә белми, шулай ук Дания дә. Палатадагы табиблар барыннан да ныграк шул хакыйкатьтән куркалар да инде. “Дания җүләр түгел, игезәк балалары туганын ул ничек белмәсен инде!” – дип пышылдый бер табиб баш табибка. Тегесе сөйләшмәскә кушып, күзләрен генә йомып ала. Мәдинә ишетмәсен дия торгандыр инде. Кая ул Мәдингә аларны тыңлау? Даниясе өчен җан бирергә әбинең башында ничәмә ничә уйлар давылы шауый бит инде, Даниянең ничә бала тапканы белән кызыксынамы ул әлегә? Оныгы яшәсен, иң мөһиме, оныгы уянсын.

Мәдинәнең сүзләрен Ходай ишетте, ахрысы, Дания, ниһаять, күзләрен ачты. Ачты да, сәерсенеп, янында утырган Мәдинәдән  кулын тартып алды. Мәдинә дә, башка табиблар да моны аңламады. Тиз арада тикшерү үткәреп, анализларын карарга чыгып киттеләр. Мәдинә аны – моны уйламыйча, кабат Даниянең кулларына кагылды. “Балам, Аллаһка шөкер, син сау- сәламәт” Дания кашларын җыерып, сораулы караш ташлады. Аннан иҗекләп кенә “Ә сез кем?” – диеп сорады. Аның бу сәер соравына бер кем дә җавап бирә алмады, шулай Мәдинә дә. Әйтәсе килгән сүзләрен ятлап бетергәч кенә, яраткан бердәнбер оныгың “Сез кем?” – диеп сорасын әле! Мәдинә сөйләвен дәвам итте” Син әле төшеңнән арына алмыйсыңдыр, балам, тиздән барысы да яхшы булачак.” Сүзен әйтеп тә бетермәде, Дания куллары белән йөзен каплап, еларга тотынды “Мин сезнең берегезне дә хәтерләмим!Кемнәр соң сез?!” “Барысы да аңлашылды!” – диеп Мәдинә, баш табины эзләргә коридорга чыгып йөгерде. Каршына очраган һәр табибны туктатып, оныгының анализларын сорады. Иң аяныслы җавапны Мәдинә беренче үзе ишетте – Даниянең хәтере югалган. Үз колагына үзе ышана алмаган карт әби бу кайгыны күтәрә алмыйча, йөрәген тотып идәнгә егылды. Аны күтәреп, бер бүлмәгә алып кереп киттеләр. Баш табиб, Мәдинә уяну белән, барысын да бәйнә – бәйнә сөйләргә әзер иде:

-Гафу итегез мине, зинһар, әмма Даниянең башка туганнары биредә булмаганлыктан, без дөреслекне сезгә әйтеп барырга мәҗбүрбез.

Дания хәтерен югалтканын сезгә хәбәр иткәнәр ахрысы инде, әмма аннан чыгу юлы бар. Әгәр дә Даниягә үткәннәре турында еш сөйләсәгез, кайтару өмете зур, барысы да үзегездән тора. Баланы оныгыгыз бик авырдан тапты, кайбер аналарның әлеге чир белән үлеп киткәннәре дә бар, Данияне Аллаһыбыз саклады. Киләчәктә дә сабырлыклар бирер дип ышанып калам.

Мәдинә табибның бер сүзен дә тиешенчә тыңламады. Үзен бу якты дөньяларда яшәми дә кебек хис итте. Хис итәрсең дә, оныгыңны чирле диеп хәбәр итсәләр. Йөрәгең генә чыдасын. Шунлыктан, Мәдинә Данияне яхшылап карарга сүз биреп, барлык вазифаны үз өстенә алды. Даниянең хәтере кайтачагына аның ышанычы чын- чынлап зур иде, нәкъ өмете кебек…

   Уникенче бүлек

Гомер суы үз көенә салмак кына ага бирде. Даниянең хәтерен кайтарыр өчен күпме генә чаралар күрмәделәр. Әз – мәз генә хәтерли дә кебек иде үзе. Тик әбисенә ялгышып күрше диеп дәште ул. Дусларын бөтенләй үк танымады. Нарасыен таныды ул. Йөрәгеннән өзелеп төшкән сабыен таныды. Әллә шушы сабый, аның хәтере кайтуына төп сәбәп булдымы икән? Берсендә саташып “Фәсхетдинем!” – диеп уянды. Һаман шул ук төш, алмагачтагы ике алма керде аңа. Әллә шушы алмалар кайтардылармы икән Даниянең хәтерен. Табибларны да таный башлады ул. Сөйгәненең армияә икәнен дә исенә төшерде. Хәле яхшырганнан яхшыра барды Даниянең.

Яңа тормыш

Фәсхетдин армиядән бик нык үзгәреп кайтты. Йорт бусагасына атлап керү белән, әти – әнисенең юклыгын тоеп, авыр сулады егет. Кашыларга килгән иптәш егетләре аның күңелен юата алмадылар. Өйдә дусларын калдырып, Фәсхетдин зиратка барып кайтырга булды. Колагына ишетелгән кошлар авазлары аңа ниндидер серне әйтмәкче иделәр, әмма егет үз колакларына үз ышанмыйча, алга атлады. Әтисе белән әнисенең каберләре каршына тезләнеп утырды да, атылып чыккан күз яшьләрен тыя алмыйча, эчендәге хисләрен тышка чыгарды:

-Әнием һәм әнием! Менә сезнең газиз улыгыз да туган як нигезенә кайтты. Ә бит мин киткәндә, “Елмаеп каршы алырбыз” – дип вәгъдә биргән идегез. Елмаеп түгел, елап та каршы ала алмадыгыз, ичмаса. Эх, бу язмыш дигәннәрең. Нигә якын кешеләремне тартып ала икән соң? Сез минем өчен һәрвакыт йөрәк түрендә яшиячәксез… Һәрвакыт…

Фәсхетдиннең өзгәләнгәнен күреп  кошлар да берара сайрауларыннан туктап алдылар. Аны бөтен табигать кызганды, ничек тә булса ярдәм итәргә тырышып, назлы җил исеп куйды. Фәсхетдин җирдән күтәрелеп, дога кылды да, өенә кайтып китте. Әмма булачак хатыны Дания турында ул башына да китермәде. Әгәр күршесе әйтмәгән булса, өйләнәсен дә онытыр иде инде.

-Фәсхетдин, нигә соң Данияне алып кайтмыйсың?

-Ә кайда соң ул?

Дуслары бертавыштан көлеп:

-Бала табу йортында инде, әллә соң син бер ни дә белмисеңме?’

-Юк, — диде Фәсхетдин йөзе кызарганын сиздерергә теләмичә.

Ахырдан, күптән Данияең язган хаты искә төшеп, ул тиз арада киенеп, әтисенең машинасын кабызып, сөйгәне янына ашыкты. Юлда барганда, Даниягә әйтәсе сүзләрен ятлап, үзен тотышын өйрәнеп өлгерде. Бала тудыру йортының ишеген ачу белән, каршыдагы табибә хатын сөенеченнән Фәсхетдингә барып “ябышты”.

-Фәсхетдин нигәннәрең сезме инде ул?

-Әйе, ә нигә сорыйсыз?

-Дания күпме көтә бит инде үзегезне.

-Димәк, аны бүген чыгаралар?

-Дөрес итеп әйтегез. Аны түгел, ә А – лар –ны. – диеп елмая – елмая бүлмәсенә кереп китте. Шулчак кулына мамыктай акка төренгән баланы күтәреп Дания килеп чыкты. Үзенең шатлыгы эченә дә сыймый балакайның. Йөгереп барып сөйгәнен кочасы килә. Фәсхетдин аның бәхетле йөзен күрү белән, йөгереп килеп икесен дә бар көченә кочаклап алды. “Кадерлеләрем” – диеп Даниянең битләреннән үбәргә тотынды. Бала акырып елый башлагач, егет аны үзенең кулына алды. Күзләрендәге бәхет чаткылары, ул йөзендәге самимилек! Әйтерсеңлә, Фәсхетдинне бер минут эчендә алыштырып куйдылар. Ул баланы юата – юата, Даниягә карады. Үзе пышылдап кына “Рәхмәт, җаным! Син мине бәхетле иттең!” – диеп куйды. Алар шул ук көнне мулла чакыртып, никах укыттылар. Сабыйга Фәнияр диеп исем куштылар. Өйне бәхеткә күмгән шушы кечкенә генә мәхәббәт җимешен алар бергә карап үстерделәр.

 Гомер суы үз көенчә ага бирде. Күз карасыдай карап үстергән нарасыйлары – Фәнияр тә буй җитте. Аңа иптәшкә Дания тагын бер кыз алып кайтты. Фәсхетдиннең башы күккә тиде инде әлеге хәбәрне ишеткәч. Үзен кая куярга белмичә йөрде егет. Улын күтәрә дә су буйларына алып төшә, урамны да еш әйләнәләр. Ни дисәң дә, бәхетле гаилә шул алар. Күзләр тиюдән генә куркып яшиләр. Ярый әле сөйгәне кайтып, никахлар уздырып, тормышның икенче яңа битен ачтылар. Барысы да алда икәненә шулай инанды Дания. Кызы белән улының “Әни! Әти!” – диеп дәшүләренә күңеле сөенде, хәтта тулды әле! Бәхетле иде Дания, бик бәхетле иде!”

Унөченче бүлек

Дания белән Фәсхетдиннең тормышлары турында бик озар сөйләргә булыр иде. Әмма тормышта очраган киртәләрне дә әйтеп үтмичә булмый. Иң элек, яхшыларын сөйләп китер идем.

Үсеп тәмам буй җиткән Динә белән Фәнияр Данияләрнең куанычлары булып яшәп килделәр. Дания авылда табибә булып эшләсә, ире Фәсхетдин электрик хезмәтен үзләштерде. Барысы ла бер көенчә генә барды аларның. Уллары  зур тормышка аяк басып, өйгә килен алып кайтты. Абыйсыннан көнләшкән кыз авылдагы бөтен егетләр белән йөреп чыккандыр, күңелгә ятканын ул очратмады. Әмма күрше —  тирә авылдан килгәннәре бакыр янына алтынны куйган кебек иде. Ошатты ул егетне. Бер күрүдә, тавышын ишетүгә ошатты. Егет тә кызны күзләмәде түгел, ничек кенә күзләде әле! Өенә озатып куйганда “Минеке буласыңмы?” – диеп шигырь юлларына тезеп сөйләде. Ышанмады кыз. Мондый батыр, киң гәүдәле егеткә кыз тиң кебек түгел иде. Әмма җавапсыз калмады, алар яшертен генә очрашып йөри башладылар. Кызларының тәмам үзгәргәнен сизгән Дания, янына Динәне утыртты да кызыксынып кына сораулар яудырды:

-Бәхетеңнең сәбәбе кем соң, балам?

Кызы оялып кына читкә борылды.

-Әниеңә дә әйтмисеңмени?

-Фидан. – диде Динә акрын тавыш белән.

-Безнең авылда андый атлы егет юк бугай ич.

-Күршедән.

-Миннән калышмыйсың, кызым. – диеп Дания рәхәтләнеп көлеп җибәрде. Үзенең яшьлеге күзалдына килеп басып, кызына сөйләде:

-Бер күрүдә яраттым мин аны, кызым. Әмма горурлык дигән нәрсә миндә дә анда да бар иде. Ярый әле авыр чакларымда, дөрес юлны күрсәтергә әбием булды. Ул да хәзер исән түгел шул инде. Урыны Оҗмахта булсын балакаемның. Азыгын өзеп ашаткан кешем дә, һаваны дөрес суларга өйрәткән дә ул иде. Егетемне дә үз итте ул. Чөнки Мәдинә әбием авырый башлагач, хастаханәгә илтергә машинаны бер ничә минут эчендә ул тапты. Кеше кешенең йөз – кыяфәтенә гашыйк булмый икән ул, ә андагы нурга, матурлыкка, тавышына, һәм инде әлбәттә, яхшылыкка гашыйк була икән. Син дә яхшыны эзлә. Матурлык ул гомерлек түгел, ә яхшылыгы булган кеше изгелеген гомере буе өләшә. Шуны исеңдә калдыр.

-Әнием, ә ул синең беренче мәхәббәтең идеме?

-Әйе, кызым. Синең әтиең – минем беренче һәм гомерлек мәхәббәтем.

-Әнием, Фидан да минем мәңгелек сөйгән ярым кебек.

Дания аңа җавап бирмәде. Чәчләреннән сөеп, маңгаеннан үбеп алды да, ире кайтышка аш пешерергә чыгып китте..

Ундүртенче бүлек

Фидан белән Динә кимендә ике ел очрашып йөрделәр. Әмма әти —  әниләре белән берсе дә таныштырмады. Ашыгырга ярамый дип, Динә Фиданга гел каршы булды. Яратты аны Фидан, гомерлек мәхәббәте итеп яратты. Мәхәббәттә киртә булуын ул аерым ачык белми дә иде.

Якын дус

Авылында якын дуска санаган Мирхәде белән акны карадан аерырга өйрәнгән Фидан дустына рәхмәтле булды. Әйтерсеңлә, ул гына аны дөрес яшәргә өйрәтте. Әти – әнисенең көн дә талашуларына чыдый алмады, Фидан өйләреннән башка җиргә барып яшәргә ниятләде. Җыйган хезмәт хакын санап, Динәсенең йорты янында зур өй менгезергә хыялланды. Сөйгәне каршы булмады булуын, гадәттәгечә, ашыкмыйк дип кенә җавап тотты. Улларының җитди уйларына карышмаган ата – ана пенсия акчалары белән бүлештеләр. “Ичмаса, кеше булырсың” – дип, Марат көн саен тукып торды.  Әмма бүген уйладым да иртәгә йорт салам түгел бит әле ул. Динәләрнең күршеләрендә бер кеше дә яшәмәгәнлектән, шул өйне сүтү өчен, районга кәгазь артыннан озак йөрергә туры килде аңа. Язлар якынлашканда эшне башларга уйлап, дусты белән дә килешкән иде инде.

Динә белән кавышырга хыялланган мәлендә, иң аянычлы хәбәрне ишетте ул. Дания белән Фәсхетдин шәһәргә Фәнияр янына кузгалганнар иде. Дуслары белән бәйрәм итеп калган уллары машина йөртерлек хәлдә булмагач, әти – әнисенә килеп алырга кушты. Мөһим сүз бар диеп, гаиләдәге барлык кешеләрне хафага салды. Әмма ашкынып кайткан өч гомер шәһәрнең үзәгендә барысы да бергә җан бирделәр. Динә шул көнне әти- әнисез, якын абыйсыз калды. Әмма бер сорау “Ни әйтергә теләде икән аңа Фәнияр?” Анысы томан иде. Динә туган апайсы Исламия белән төне буе елап чыккач, тормышларыннан тәмам туеп, агулы дарулар да эчтеләр. Хастаханәдә уянган кызларны Ходай саклап, гомер бүләк итте. Тик алар күңелләренә тынычлык таба алмадылар. Барысына да язмышны гаепләп, ачыргаланып елап көн күрделәр.

Авылга өч мәет кайткач, авыл үле тынлыкка чумды. Бер кош сайравы да, урман шаулавы да ишетелми. Куркыныч тынлык иде ул. Начар хәбәрне ишеткән Фидан Динәнең яныннан бер кая да китмәде. Ул гына түгел, бөтен кеше булышырга әзер иде. Нишләтәсең, тешеңне сындырсаң да, язмыштан узып булмый инде ул…

Унбишенче бүлек

Исәннәрнең кадерен, үлгәннәрнең каберен бел диләр. Динәләрдә бүген якыннарының кырыгын уздырдылар. Үзләрен әле дә кая куярга белмәгән кыз әнисенең күлмәген кочаклап, әтисен эзләде. “Әни, әни чыгыгыз инде бүлмәдән, мин бит беләм сез йокламыйсыз” – дип сабый баладай үз алдына сөйләнде. Ашка кайткан Фәниярның шәһәрдәге дус егете Динә янына килде дә, “Динә, каян булса да тынычлык табарга тырыш. Болай яшәп булмый! Үлгән артыннан үлү дә була торган хәл түгел.”Динә аңа ризалыгын биреп, башын селкеде. Аннары башына абыйсының әйтәсе соңгы сүзе исенә төшеп, шул егеткә борылды:

-Абый соңгы көнне сиңа берәр нинди әйтәсе сүз турында сөйләмәдеме?

-Анысын бик хәтерләмим. Әмма ул исереп беткәч, елый – елый “Сеңлем” – дип нидер әйткән иде.

-Зинһар, исеңә төшер. Бу бик мөһим.

-Шунысы гына хәтердә: Динә Фидан белән бергә булырга тиеш түгел. Аларда бер кан диде.

-Аңламадым, тагын бер кабатла.

-Аны аңа ниндидер ялгышмасам Мәдинә әби әйткән ахрысы. Ул күптән бу серне ачарга тырышканын белдерде. Бүтәнен белмим, гафу ит.

-Фидан белән миндә ничек бер кан була ала?

Динә үз колагына үзе ышанмыйча, егеткә карап торуын дәвам итте. Янына килеп утырган Фиданның кулын кысып тотты да, “Сиңа кайтырга кирәк” – диде. Фидан эшнең нидә икәнен аңламаса да, машинасын кабызып кайтып китте.

***

Динә һәр иртән башка чыдый алмаслык авырту белән уянды. Бер Фиданы өчен кайгырды ул, бер үзе өчен. “Без ничек туган була алабыз инде, йә? Мәдинә әби ялган сүз сөйләп йөрми иде бит ул, миңа бер ни дә әйткәне юк иде!” Әмма шикләнергә дә мең төрле сәбәпләр бар . Кавышырга бер ничә ай кала, Динә Фидан белән бөтенләй үк сөйләшмәс булды. Кичләрен Фиданның якын дусты Мирхәд белән уздырды. Күңеле белән егетне сөймәсә дә, Фиданнан аерылуга бер сәбәпне шулай тапты. Әлеге парны белмәгән Фидан, Динә янына килүен дәвам итте. Авыл халкы телгә ала башлаган Динә белә Мирхәдне Фидан ишетмәде. Бер ел эчендә йорт салып, барлык көнен шуңа багышлады. Динә күршесендә йорт салган Фидан янына кереп тә чыкмады. Урамнан узып барышлый күрсә дә, күрмәмешкә салышып, үтеп китте. Җәфалады кыз егетне, уенчык урынына күреп тилмертте.

***

Йортны төзеп бетергәч, яшәргә урнашырга гына калгач, Фидан Динәгә тәкъдим ясарга, сүзләр ятлап, костюм чалбарын киеп, очраша торган җиргә менеп китте. Бүләк ясап шаккаттырасы килде егетнең. Су буйларыннан әйләнеп барыйм дип тыкырыктан төшкәндә, чыкылашып көлгән тавышны ишетте. Динәнекенә охшаган көлү иде ул. Фидан як – гына карана – карана үзенең юлын үзе белде. Әмма тавыш көчәйгәннән көчәя генә барды. Шулчак Фиданның күзе читтәрәк янып торган учакка төште. Ә учак янында кочаклашып ике пар утыра иде. Динә иде ул. Әмма янындагысы кем соң? Таный алмый? Яннарына баргач, ни күрсен дусты Мирхәд бит бу! Фидан кулларын йодрыклап йөгереп барып, Мирхәдкә китереп сугарга теләде. Әмма туктап калып, алга атламады. Киресенчә, башка планнар белән  өенә кайтып китте.

Уналтынчы бүлек

Кулына тоткан богауны бар көченә кысып, күккә карады. Куе зәңгәр күк. Ә бит шушы якты дөньясында яшә дә яшә икән. “Яшәү – куышлы уйнау” – дигән фикереннән Фидан беркайчан да кире кайтмады. Әллә вакытны, әллә үзенең тиз чабуын гаепләде, билгесез. Хәер, чыннан да яшәү куышлы уйнау кебек бит ул. Вакыт артыннан куам диеп, артыңа да борчылмыйча чабасың, ә бер минутка, мизгел эчендә борып карасаң… Күпме гомер сизелмичә узып киткән. Шул чагында утырып елап та, үкенеп тә файда тапмыйсың. Бәлки җаныңа дәва да табып буладыр, әмма яңа баштан тормышны башлау инде бер ничек тә мөмкин түгел. Фидан башындагы шундыйрак уйлары белән күктәге ике очкан кошны күзәтте. Берсе бөркеткә бик охшаган иде. Канатларын киң итеп җәйгән, үзен дөнья патшасына санап горур очкан кош белән янында очарга тилмергән чыпчыкны чагыштырды. Аерма җир белән күк арасы, су белән һава кебек. Әмма иң гаҗәбе шунда, Фидан үзен кайсы кош белән тиңләргә дә белмәде. Бөркеттәй егет булып яшәсә дә, хәзерге рәвеше чыпчык кебек көчсезләнеп бара сыман иде. “Мин көчсез” – диде ул пышылдап кына үзе генә аңларлык итеп. Аннары башын түбән иеп “Минем көчем җитми!” – диеп, богауны күкрәгенә кысты. Күзеннән агып төшкән яңгыр тамчысыдай күз яше диңгез суыдай тозлы тоелды аңа. Фидан үз алдына нидер сөйләнә – сөйләнә вак – вак адым белән абзарга  атлады. Сарай эчендәге тавыклар гәйбәт сатуларыннан туктап шып калдылар. Эчке яктагы сыер да коерыгын башка якка борып куйды. Абзар ниндидер бер сәер тынлыкка чумды.  Серле бер дөнья шаукымындагы  лачындай батыр егет үзен кимсетеп богау тотып тора. Оясына кереп барган кояш та аерылырга теләмичә, иренеп аны күзли сыман. Ә айга килгәндә, Фиданның нинди гамәл кылуы аңа барыбер. Кыскасы, тирә – якны гомердә дә очрамаган бер могҗиза биләп алды. “Йә, Аллам! Нишлим соң мин?!” – дип Фидан богауны тагын да катырак кысып битләрен тынады. Үзе җиргә тезләнеп, кычкырып, сукылдап елады. Ә башындагы мең төрле уй, сагыш аңа суларга да ирек бирмәде. “Булды, җитте! Бу матурлыкны мин башка күрә алмам! Сау булыгыз, йорт хайваннарым. Минсез әйбәт кенә гомер итегез!” – диеп үзе һаман алга атлады. Инде богауны тиешле җиргә бәйләргә берничә адым калганда, кайдандыр “Әтиии!” – диеп өзгәләнгән бала тавышы ишетелде. Фидан шулчак әллә нишләп сискәнеп куйды.  Тәне эсселе – суыклы булып китте: “Минем бит балам юк! Кем соң бу сабый?” —  дип үзе курка – курка артына борылды. Ә анда башын түбән иеп, сәләмә генә киемнән күрше егете Минвәли басып тора иде. Фидан йөзе кызарганын балага күрсәтергә теләмичә, башын икенче якка борды. Әмма алга атлаган аякларын тыймыйча, тәне ни кушса шуны эшләде. Тик Минвәли авызын ачып, Фиданны күзәтте. Ир башы белән бала каршында богауга менәргә тырышкан ир аңына килеп, кулындагы бауны тотып атты да, рәхәтләнеп бер елмаеп, “Яшибез болай булгач!” – диеп Минвәлине күтәреп ике- өч әйләндерде. Тик башында бер уй “Әтисе күптән бакыйлыкта бит инде аның, нигә миңа “Әти” – дип эндәшә икән ул?” Бала аңа нәүмиз күзләрен төбәп, нидер әйтергә тырышты. Иҗекләп кенә “Ә син нишләп анда мендең?” – диеп сорады.  Фидан баланың сораулы карашына сүзсез калып, күп төрле уңай сәбәпләр эзләде. Ахырдан аның битендәге пычракны сөртеп “Печәнлеккә менергә дип бау бәйли идем, энекәш. Ә син соң үзең нишләп йөрисең әле күрше абыеңны куркытып?” Бала дәшмәде. Фиданның агара башлаган чәчләренә нәни куллары белән кагылды да, самими бер тавыш белән “Абый, ә нигә синең чәчең шундый төстә?” – диеп сорады. Ә тегесе көлеп кенә “Картайгач, шундый була икән ул. Үзем белән чәчем дә картая инде” – диеп шаярулы сүзләрен тезеп китте. Аның кисәк әйтеп куелган кызык сүзләрен Минвәли беркайчан да аңламады. Кечкенә шул әле, сабый гына. Шушы яшеннән ата назын күреп үсми, балакай. Шуңа күрә көн саен Фидан абыйсын әтисе урынына күреп, күңел тынычлыгын таба.

Өмет

Динә белән Мирхәднең кавышып бергә яшәүләрен белеп торган Фидан тешен кысып яшәде. Үзе дә озак уйлап тормады, күрше Фәниярның хатыны белән кавышырга ниятләде. “Син дә ялгыз, мин дә ялгыз, бергә әйбәт кенә гомер итәрбез” – дип, антлар эчте. Иренә су тамчысы кебек охшаган егетнең иренең игезәге икәнен төп – төгәл белә иде Исламия. Шуңа күрә дә каршы булмады. Минвәлине алар чын егет итеп тәрбияләделәр. “Әти” – диеп өзелеп яшәде сабый Фиданга. Әмма ул да аңа озак дәшә алмады. Фидан йөрәк әрнүенә түзә алмыйча, Динәнең бәхетле язмышын күтәрә алмыйча, йөрәк чире белән дөньялардан китеп барды. Бәхетле яшәде Фидан, бәхетле яшәде…

 

Соңгы бүлек

Авыл читендә изге догалар көтеп торучылар йорты- зират тора. Андагы агачлар да башка, үләннәр дә. Зиратны, гомумән, бер ни белән дә чагыштырып булмый. Анда кошлар да башка күңелле кебек. Чөнки аларның сайраулары авылның икенче башына кадәр ишетелә сыман. Ә шул өздереп сайрауларында бер ике сүз аңлашыла “Кадерлеләрегезнең рухларына дога кылыгыз. Аларга сезнең яхшы сүзегез, искә алуыгыз кирәк”. Кирәк тә бит, тик кошларның телен аңлаучылар бармы бу дөньяда?! Җавап юк. Чөнки “Әйе, мин аңлыйм!” – диеп күкрәк киереп әйтүче юк ул! Кошларны Аллаһ Тәгалебез телләрен аңлап була торган итеп яратмаган. Аларның без моңнарыннан күңел хисләрен укый белергә тиешбез. Без, кешеләр, бу тормышта бөтен нәрсәне дә җентекләп аңларга тиешбез. Чөнки без Кеше! Без аерым көчкә, акылга ия булган затлар. Безгә мөмкинчелек бирелгән икән, димәк, аның кайчанда булса, үз вакыты белән кирәге чыгачак!

 Зират диеп башлаган сүземнән читтәрәк киттем ахрысы. Сүзем шул зиратта башын түбән иеп торган Мирхәд турында барасы иде. Көн кичкә авышып, кояш үз оясына кереп ятырга маташа, ә Мирхәд һаман  дустының кабере каршында басып тора. Басып кына тормый, ул уйланып басып тора. Ә бит уйлану да нинди зур эш! Кеше бер ни эшләмәсә дә, ул уйлары белән бик күп нәрсә эшли алырга мөмкин. Уйлар аша гына. Кеше күрерлек итеп түгел. Үзең өчен генә. Ә шундыйларны мин  — үзе өчен генә яшәүчеләр диеп атыйм. Мирхәд кебек. Әйе, ул да, ниһаять, үзенең чын йөзен ачты. “Ялган” битлекне салып, дөньяга үзенчә карарга тырышты. Калкып чыккан ай яктысына күзләре камашып, кулы белән йөзен каплады. Әллә хурланды, әллә киресенчә, куанды шунда. Анысын мин белмим, чөнки ул тагын уйлары аша гына нидер эшләргә теләде. Битләрендә кибеп калган күз яшьләренең эзен сөртеп бетерә алмагач, тагын бер ачуы чыгып “Тфю, ир булып елап торасың” – дип үзен сүкте. Әле генә, үзен ир кешегә саный башлагач кына елаудан туктады Мирхәд. Ул бит беркайчан да болай утырып еламаган иде. Бары тик якын иптәшенең башка дөньяга күчүе аның күз яшьләренең юлын ачты. Күңелен бушатып елауның нинди зарары бар? Телисең икән, утыр да рәхәтләнеп эчеңне бушат. Аның бернинди зыяны юк, тик кеше янында түгел, ә үзең генә булганда бушатырга кирәк аны. Юк исә синең сагыш белән тулган күңелеңне күпләр дөрес аңламыйча, башка берүгә “сөенеп” сөйләргә мөмкиннәр. Шулай итеп син тарихка “елак” булып кереп каласың. Ә ирләргә бу сыйфат чын – чынлап килешми, билгеле. Мирхәдкә килешә иде ул. Ул бик нечкә күңелле егет бит. Эчендәгесе тышында диләрме әле? Аның да шулай. Тик ул аны никтер бик соң аңлады. Хәер, баштарак белгән булса ни булыр иде? Үсен җебеккә санап кимсенеп йөрер иде инде. Ул бит һәрчак батыр егет булды. Дусты белән дә бик оста кыланды ул. Тик дөреслек дигән ишектән түгел, ә хисләр дигәнен ачарга туры килде аңа. Нигә икәнен үзе дә белми. Бүген дә белми иде. Зиратка килүенең сәбәбе дә дустыннан гафу сорап елау түгел – ә үзенең кем икәнен аңлау. Ә аңлау өчен ул үзен ким күрергә, түбәнсетергә тиеш иде. Һәм эшләде дә! Кабер каршында баш иеп, мең дә биш төрле уйларга чумып, театр тамашасында хис иткән егетне яхшы диеп әйтеп буламы? Бәлки буладыр да, кеше бит үзенең чын йөзен ачарга тырышмакчы, ник ул начар диеп аталсын ди әле! Әмма үзеңне кем икәнеңне аңлар өчен кабер каршында басып торуның бер файдасы да юк. “Мәчеткә йөрим” дип иптәше янында ул өстен түгел, киресенчә, түбән күренә. Чөнки кичә генә мәчет сәдакасын урлап кайтып, авыр исерекләрен җыеп “бәйрәм иткәннәр” иде алар. Бик күңелле булган бит, нәтиҗәсе – дустының кабере каршында үкенү, елау, хурлану. Фидан аны тыңлап, бер нишләтә дә алмый, хәтта кичерә дә! Мирхәд елый – елый, өстәвенә көлеп(!) кабер каршында басып тора. Аңа инде җәйге кояш та, тулы ай да, өздереп сайраган кошлар да бер тиен дә кирәк түгел. Аңа бер ни дә кирәкми. Шуңа күрә җаны кызык эзли Мирхәднең. Тик зират юлыннан эзләве генә бик сәер күренеш….

Комментарий язарга