«Әниемнең кулын үбеп елаган чакларым булды»

Идел буе бәрәкәтле җир, диләр. Әллә шуңа Татарстаныбызда нинди генә халыклар яшәми, һәркайсын саный китсәң, бармак җитми. Төрле телдә сөйләшеп, бер-берсенә һич ошамаган йолаларны үтәп көн күрсәк тә, шөкер, үзара дус-тату гомер итәбез. Республикабыздагы чит милләтләрнең тормыш-көнкүрешен яктырту нияте белән «Идел-Йорт» дигән сәхифә башлыйбыз.

Күптән түгел төрки халыклар Нәүрүзне бәйрәм итте. Әзәрбайҗаннарда бу күркәм йолага аеруча зур уздырыла. Шуңа күрә сәхифәбезне дә беренче әлеге халыкка багышларга булдык. Аларның гореф-гадәтләре белән якыннанрак егерме елдан артык Казанда яшәүче Балакишиев Шолат Шагусейн оглы таныштырды.IMG_6657

Әзәрбайҗан дәүләтенең төньягында авылда туып үскән Шолат Казанга явыз, куркусыз туксанынчы елларда килеп төпләнә. Бу вакытта Советлар Союзы таркалып, күп мәмләкәтләрдә, шул исәптән Әзәрбайҗанда  сугыш кабына. Канлы бәрелешләр болай да бөлгенлек чигендә торган кечкенә дәүләттәге яшәешне тагы да авырайта. Армиядән кайтып, Баку инженер-төзелеш институтын тәмамлаган егет ары сугылып, бире килеп тә, күңеленә ятышлы кәсеп таба алмагач, бертуган абыйсы янына Татарстан башкаласына чыгып китә. «Гади эшче гаиләсендә алты балалы тәрбияләндек, – дип сөйли ул. – Икетуганнарны санамаганда, Казанда үзем генә, калганнар барысы да туган  якта. Абый да, ун ел биредә яшәгәч, кире үзебезгә кайтырга уйлады. Балалары кызлар булгач, гаиләсен монда алып килергә теләмәде. Ә Әзәрбайҗан халкында кыз балаларны ир-ат күзәтүеннән башка калдырырга ярамый. Миңа бу мәсьәләдә җиңелрәк иде – өч балам да малайлар. Озакка сузмый аларны үзем янына алдым. Казанда төпләнгәнемә бервакытта да үкемәдем. Күрәсең, язмышымда шулай йөрергә язылган. Армиядә хезмәт иткәндә дә башта Чиләбе өлкәсенә, аннары Алмания, Польша, Украинага, соңрак тагын Алманиягә җибәрделәр».

Әлбәттә, монда баштагы мәлне сыенырга туганы яшәсә дә, әзер-бәзер тормышка килми ул. Чит җирнең читен минутлары булмый каламы соң. Тернәкләнеп китеп, аягында нык басып тора башлаганчы, шактый вакыт «Колхоз» базарында аяк киеме сата. Бераз акча туплагач, йөк машиналары алып, җитдирәк сәүдәгә тотына: йөк ташырга керешә. Хәзер инде «Бакинский дворик» рестораны да бар. «Әти заманында чәйханә тотты, – дип дәвам итә. – Аңардан күреп, үземнең ресторанны ачу теләге үсмер вакытта ук уянды. Ышанасызмы-юкмы, күңелем тулы моң минем. Башкаларның кәефен күтәрергә яратам. Безгә кергән һәр кунак канәгать калсын дип тырышам. Әлегә ресторан мин хыялланган, күрергә теләгән дәрәҗәдә түгел, эшлисе күп».f33635f1307680365fe76c5991d3a8c9

Хәер, Шолат әфәнде мине ресторанга түгел, ә өйләренә чакырды. Юкса, анда сөйләшү рәсми төс алачак, ә гаиләдә кеше ачыла. Безнең тормышны күреп китәрсез, хатыным, балаларым белән танышырсыз, диде ул. Хәләл җефете Фираван ханым да, уллары Элхан, Эльман һәм Балакиши да – һәммәсе ачык йөз белән каршы алды үземне. Гаилә башлыгы: «Мин сөйләшергә яратам, иркенләп килегез», – дип алдан кисәтсә дә, бу йортта артык сүз сөйләү гадәте бөтенләй юк дигән фикердә калдым. Ир – баш, хатын – муен булган өйдә шулай дөрестер дә ул. Монда Шолат әфәнде – солтан. Хатыны да, уллары да аның авызына гына карап тора. Ләкин солтан да үз вазифаларын һич исеннән чыгармый, һәркемгә хөрмәте, мәхәббәте әллә каян сизелеп тора.

Илсез кеше телсез сандугачка тиң. Ә бу кош исә оясыз сайрамый. Балакишиевлар гаиләсе кунаклар килгәндә урысча сөйләшсә дә, үзләре генә калганда әзәрбайҗан телендә аралаша. «Кечкенәдән урыс телен яраттым. Урысча яхшы белгәч, мәктәптә укытучы сыйныфташларыма мине үрнәк итеп куя иде. Армиядә хезмәт итү, студент елларында «стройотряд» белән ике мәртәбә Төмән өлкәсендә эшләү телне тагын да шомартырга мөмкинлек бирде. Читтә яшәгәч, балалар туган телебезне онытмасын дип, гаиләдә туган телдә сөйләшүне шарт итеп куйдым. Тел югалдымы – милләт бетә, гореф-гадәтләр калмый. Урысчага кеше болай да өйрәнә. Бала белсен дип өйдә урысча сөйләшү акылыма сыймый», – ди хуҗа. Ике уллары заманында дан тоткан төрек-татар лицеен тәмамлаган. Хәзер берсе КФУның юридик факультетында, икенчесе Казан архитектура-төзелеш университетында укый. Төпчекләре җиденче лицейда белем ала. «Без үскәндә кыз баланы фәлән чакрым ераклыкка  укырга җибәрү хупланмый иде. Әти алдан күрә белгән, кеше сүзенә карамыйча, кыз туганнарымның Бакуга барып югары белем алуына каршы килмәде, укымышлы булуларын теләде. Мин дә улларыма, югары белем алып, белгечлек үзләштерүне таләп итеп куйдым. Ә инде һөнәрләре буенча эшлиләрме-юкмы – үзләре карар», – ди ата үзенең хуҗа булуын янә искәртеп үтә.1c93dd1c4d8f94f04bcca408d94d-e1468000754130

Без гаилә йөген сиксән процент хатын-кыз тарта инде дип, әйтергә күнеккән. Бу сүзләрне расларга теләгәндәй, хәтта шулай яраклашырга  тырышабыз кебек. Әлеге гаиләдә киресенчә: ир бала кечкенәдән лидер, мал табучы, җитәкче итеп тәрбияләнә. «Олы улларым кесә чыгымнары өчен акчаны үз янымда ресторанда эшли.  Узган җәй башка җирдә дә йөреп карадылар. Кайдадыр үзләрен алдадылар да. Орышмадым, тормышка өйрәнсеннәр, икенче юлы күзләрен ачыбрак карарлар, дидем. Тир түгеп тапканда гына һәр тиеннең кадере була», – ди Шолат әфәнде. Гаиләдә хуҗа булса да, тәрбиядә зур рольне ана кеше үти дип, саный һәм әнисенең зирәклеген мисал итеп китерә. «Әни гомере буе сыер сауды, исеме алдынгылар рәтеннән төшмәде. Унҗиде яшендә аны хәтта Югары Советка депутатлыкка тәкъдим иткәннәр. Ул безне җыр белән тәрбияләде. Баятлар (урысча такмакны хәтерләтә), бишек җырларына охшаш лай-лайлар әйтә, әкият-кыйссалар сөйли иде. Әни янында кая ул сүгенү, берәр ямьсез сүз әйтеп кара, шундук арт сабакны укыта. Юньсез аналарны күреп, елый-елый әнинең кулын үпкән чакларым күп булды. Ярый әле, әнием башка кеше түгел, ә син, дия идем. Әти исә гомере буе дога укып, гыйбадәт кылып яшәде. Әле дә аның догалары белән йөрибез дип уйлыйм. Башкаларга гаделсезлек күрсәтсәң, шунда ук кирәкне бирә иде. Берсендә берәү яңа алган алтынчы модель «Жигули» машинамның артына килеп бәрелде. Бездә инспектор чакырту гадәте юк. Теге кешегә: «Шул-шул кибеттә «запчасть» очсызрак, сатып алып бирерсең, калган чыгымнарны үз хисабымнан каплыйм», – дидем. Ә ул, миңа ышанмыйча, кирәк-яракны бүтән урыннан кыйммәткәрәк алган. Боларны әтигә сөйләгән идем, эт итеп сүкте дә теге кешегә акча илтеп бирергә кушты: тормышы синнән начаррак бәндәдән сукыр тиен дә алырга хакың юк, диде. Бу аның яшәү кагыйдәсе иде».adyghe-traditional-costume-circassian-couple

Шолат әфәнденең тормышындагы иң кызыклы вакыйгаларның берсе өйләнү тарихыдыр, мөгаен. Үзенә өч ул бүләк итәчәк хатынны ул беренче мәртәбә туйда күрә! Үзенең туенда! Фираван – булачак каенатасының якын дустының йөрәк пәрасы, ун кыз баланың берсе. Бер авылда яшәсәләр дә Шолет белән юллары кисешми. Бервакыт героема чибәр, тәрбияле кыз бар дип, өйләнергә тәгъдим итәләр. Ә ул озак уйламыйча ризалаша. Шулай итеп кәләш белән кияү туйда гына таныша.  «Бик оялчан егет идем, кәләшкә чәчәк бирергә дә читенсендем. Хәзер инде яшьләр никах көнендә бергә бии дә, торт та кисә, бер-берсенә аны ашата да. Әйе, Аурупа тәэсире котылгысыз. Әмма күңелемнән барыбер консерватив кеше булып калам. Гореф-гадәтләрне белгән, үзен хакыйкый әзәрбайҗан һәм мөселман дип санаган ир-егет кәләшне туйга кадәр күрсә дә, аңа кагылырга тиеш түгел. Бу хакта улларымны да кисәттем. Аларның үзебезнең милләт кызына өйләнүләрен телим, билгеле. Тик йөрәккә боерам димә… Акылы булган һәр әти-әни гаиләдә гореф-гадәтләрне саклану яклы, балаларны да шуның өчен үстерәбез бит».

Фираван ханым да мөлаем хатын булудан бигрәк, гаилә учагының җылысын, әзәрбайҗан халкының йолаларын саклап торучы ягымлы, уңган хуҗабикә дә. Ире ресторан тотуга карамастан, һәр кич табынга телне йотарлык итеп милли ризыкларны үзе әзерли, ипигә кадәр сала. Ә иң мөһиме, кавказлыларга хас булганча, ике як туганнары белән дә җылы мөнәсәбәт корып, һәркайсын зурлап яшәгә көчен кызганмый.  Фираван исеме әзәрбайҗан телендә бай, мул тормыш дигәнне аңлата. Бу ханым чын мәгънәсендә нурлы йөзе, алтын куллары белән әлеге йортка бәрәкәт иңдерүче дигән фикер калдырды миндә.

Татарда да бала хакында «Оясында ни күрсә, очкач, шул булыр», диләр. Һәр халыкта сабый әти-әнисе үрнәгендә һәм, әлбәттә, гореф-гадәтләр мисалында тәрбияләнәдер, шәт. Балакишиевлар өчен Нәүрүз, Ураза, Әзәрбайҗанча әйтсәк, Орудж яки Корбан гаете – һәммәсе дә көтеп алынган көннәр, милләт мирасын улларының күңеленә сеңдерү өчен форсат. «Без бала чактагы Нәүрүз бәйрәме хәзер юк инде. Ул чагында ишегалдында җидешәр учак яна иде. Иске киемнән йомгак ясап, шуңа тимерчыбыктан сап куясың да, яндырып, әйләндерә-әйләндерә күккә чөясең. Иске кием янсың, яңасы килсен дип юрыйсың. Утлы шар ясау – мәҗүсилектән килгән гадәт. Улларыбыз боларның барысын да камил белә».

Шолат Балакишиев Татарстандагы Әзәрбайҗан милли-мәдәни автономия идарәсе әгъзасы булып та тора. Халыклар дуслыгы йорты белән элемтәсе уллары аша урнашкан. Элхан әзәрбайҗан биюләрен өйрәнергә теләк белдергәч, күңеле белән җыр-моңга гашыйк, әзәрбайҗан көен ишеткәндә күңеле тулып күзләре яшьләнә торган ата аны алып Якшәмбе мәктәбенә китә. Бераздан төпчекләре дә абыйсына иярә. Уртанчы уллары Эльман исә матур җырлый . Хәзер Халыклар дуслыгы йортында бер генә бәйрәм дә аларсыз узмый. «Безгә – биредә яшәгән төрле милләт вәкилләренә, шул исәптән әзәрбайҗаннарга, уй-фикерләребезнең, теләк-тәкъдимнәребезне, зар-моңнарыбызны әйтеп, күңелебезне бушатырга, үзебезне борчыган мәсьәләләрне уртага салып сөйләшергә мөмкинлек тудырган өчен республика җитәкчелегенә дә, Халыклар дуслыгы йортына да зур рәхмәтемне җиткерәм», – ди Шолат әфәнде.

Сагыну хисен гөрләп торган бизнес та, автономия эшчәнлеге дә, якташлар белән очрашулар гына да баса алмый, билгеле. Апрель, май айларында Әзәрбайҗан иле чәчәк-гөлгә күмелеп, аларның хуш исеннән баш әйләнгән, кошлар сайравы, бөҗәкләр безелдәвеннән колак иркәләнгән чорда Шолат Балакишиевның да йөрәге үзенә урын таба алмый башлый, еракка Каспий диңгезе артына кендек каны тамган якларга ашкынып тибә. Шуңа да җәй җитүгә ул курортка да, чит илгә дә китми, ә туган ягына ашыга. Бәхәссез: алтын-көмеш яуган җирдән туган-үскән ил күпкә артык. Хәер, Әзәрбайҗан авиакомпанияләре самолетка юл бәясен ике мәртәбә төшергәч, бу ил безнең туристлар арасында да зур кызыксыну уятты. Соңгы вакытта сәяхәт итү өчен Баку иң популяр юнәлешләрнең берсенә әйләнде. Шолат Балакишиев әйткәнчә, кайсы  җирлектән яшәп, нинди генә менталитетка ия булсак та, барыбыз да табигать балалары һәм шатлык-куанычлар та, кайгы-хәсрәтләр дә бертөрле. Аралашып, йөрешеп яшәү фәкать бер-береңне якыннан белергә һәм дуслыкны ныгытырга гына ярдәм итә.фото

         Кызыклы фактлар

«Азербайджан» сүзенең килеп чыгышы борынгы. Беренче фараз буенча,  «азер» сүзе «ут», «ялкын» дигәнне аңлата. Икенче уйдырма дәүләт ил исеме «аз» һәм «эр» сүзләреннән ясалуга ишарәли. Төрки халыкларда «аз» сүзе «уңышлы язмыш», ә  «эр» «кыю ир», «ут сакчысы» дип тәрҗемә ителә.

         Әзәрбайҗан бай мәдәниятле, гореф-гадәтләрне ихтирам итеп яшәүче мәмләкәт. Данлыклы келәмнәре илнең барлык төсләрен, табигый байлыкларын, тирән тамырлы тарихын чагылдыра кебек.

         Территоиясе 86.6 мең км2.

         Заманча нефть скважинасы ватаны.

         Бу дәүләтне «Утлар иле» дип йөрәтәләр.

         Бакуда 1926 елда СССРда беренче электричка җибәрелә.

         Ләм вулканнары күплеге белән дан тота.

         Совет чорында кондиционер эшләп чыгара торган бердәнбер завод була.

         Әзәрбайҗаннар тимьян, бөтнек яки гөлҗимеш суы салынган кайнатма белән чәй эчәргә ярата.

Кызларны кечкенәдән ыргак белән бәйләргә өйрәтәләр. Шундыйлар гына «Җиде гүзәл» бәйгесендә катнаша ала.

Милли ризык күптөрлелеге белән аерыла: аларны сөт, ит, камыр, яшелчә һ.б. күптөрле тәмләткечләр салып әзерлиләр. Пылау рецепты гына да дистәдән арта.

Комментарий язарга