Нигъмәт тулы гүзәл бакчада да

Лилия Рәфхәт кызы Фәттахова 1972 елның 22 октябрендә Яңа Чишмә районы Чаллы Башы авылында дөньяга килә. Казан дәүләт педагогика институтын тәмамлап, Яңа Чишмә гимназиясендә татар теле һәм тарих укыта. 2009-2013 елларда район мәгариф бүлегенең методик-мәгълүмати үзәгендә милли мәгариф буенча методист булып эшли; районның тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары берләшмәсен җитәкли. 2017 елга кадәр Яңа Чишмә урта мәктәбендә тарих һәм җәмгыять белеме укыта. Югары категорияле укытучы, ТР ның «Иң яхшы укытучы», «Педагог-остаз» һ.б. грантлар иясе. Бүгенгесе көндә Чаллыда яши, «Шәһри Чаллы» газетасында бүлек мөхәррире.

 

IsONVjh2-Xg

***

Таш астында калдым дисең,

Авыр дисең.

Ярый әле, үзем көчле,

Сабыр дисең

Соң ул ташны

Таудан түбән

Кем этәрде?!

Үзең эткәч,

Синең аша

Ул үтәрме??

Аңлый алмыйм:

Нигә яшьләр?

Аһ-ваһ килү?..

Түзәлмәслек авырмыни

Шулкадәрле

Минем җанны

Тырнап узган

Ташның җиле?

***

Җилкәнсез калган кораб күк

Күңелнең бүгенгесе.

Җил кулына калган көннәр…

«Җиңелдең… җиңдем!» дисә?!

Җиңелдем, диеп күңелем

Ярасын бәйләмәсә?

Өзелергә тора кыллар…

Җырга җыр бәйләнмәсә?

Киң дәрья уртасындагы

Йомычка кебек хәлем.

Я Аллам, сиңа сыгынам…

Бу – минем көчсез мәлем.

Син кичер бәхетле чакта

Рәхмәтсез булган өчен.

Мәрхәмәтле газиз Аллам,

Өстәче яшәү көчен…

Шат чагының кендек бавы өзелгән...

Биш еллыктыр сандалилар тузаны…

Бик аз әле бу юлларда узганы.

Сары чәчле, зәңгәр күзле кыз бала…

Кысылып куйды йөрәккәем, кызганып.

Их, язмышның зәһәр очлы камчысы!

Ничек аңа кизәнергә базган ул…

Чырык-чырык кына йөргән чагында

Тома ятим калуларны язган ул…

Сыпырып алган елмаюын йөзеннән,

Моң агыла күксел зәңгәр күзеннән.

Еламый да, елмаймый да хәзер ул

Шат чагының кендек бавы өзелгән.

Югалтуы артык зур шул сабыйның,

Нәни йөрәк аны ничек күтәрсен.

Күзләрендә бары тик бер соравы:

«Әткәй-әнкәй кайчан кайтыр икән соң?..»

Сары чәчле, зәңгәр күзле кыз бала

Рәсем ясый. Өчәү тора кулга-кул…

Кояш карый бер кырыйдан елмаеп…

Кояш карый… Төнне куар әле ул…

Шат елмайган көннәр туар әле ул…

 

Хак

Нинди төеннең

Чишелми калганы бар?

Чишелә ул!

Чишелми икән

Гордийныкы кебек

Киселә ул.

Нинди сернең

Тишелми калганы бар?

Тишелә ул…

Бер телдән киткән

Бау кадәр булып

Ишелә ул.

Дуслык-туганлык

Хакын аңлата

Кешегә ул.

Дөнья көтә адәм заты

Дөнья көтә адәм заты.

Кырмыска күк чытыр чаба:

Эшли, ашый,

Майлый, җайлый,

Бара, кайта,

Эзли, таба.

Яратам, ди,

Җырлар яза.

Өйләнә ул,

Аза, туза.

Бала-чага көен көйли.

Ришвәт бирә,

Гайбәт сөйли.

Абына да сөртенә ул,

Аклана ул,

Үкенә ул…

Яши кеше.

Яши шулай иркенәеп…

Әлегә

……………………………………

Барлык гаме

Эш тә өйдер.

Ике илнең

Дошманлашкан хакимнәре

Үлем коралын селкетеп

Үртәшкәнне

Кинодагы

Чираттагы кадр, дидер…

(Соңгысы булмасын иде…)

Иһ!..

Тешләдем дә мин телемне

Дәшми торам.

Үгет-нәсихәттән үткән…

Бүтән заман.

Минем сүздә

Минем буын кыйммәтләре.

Кайчан туган бу

Иблиснең өммәтләре?!

Бозмыйм дисәң араларны,

Дәшмә, диләр.

Яшь буынның кубызында

Чит-ят көйләр.

Безне тыйган әдәп-әхлак

Төсен җуйган.

Кай арада Иблис үзенең

Көчен җыйган?!

Кай арада телсез иткән,

Денсез иткән?!

Үз-үзенә генә гашыйк

Нәркис иткән.

Гаҗиз булып, дәшми торам…

Күзем йомган…

Йа Ходаем!

Ирешерме кылган догам?!

***

Күперләрне җимердем дә

Котылдым, дип уйлыйсыңдыр.

Татлы ялганыңны йотып,

Әле тыныч йоклыйсыңдыр.

Син җимергәнче үк инде

Ул күперләр яна иде.

Синең һәрбер утлы эзең

Йөрәктәге яра иде.

Синең күңел сүзлегенә

«Вөҗдан» сүзе язылмаган.

Кеше булуын танучы

Беркем болай азынмаган…

Иркен дөньяң тарайган ла

Кеп-кечкенә утрау калган.

Күперләр юк яндырырга

Бушлык кына урап алган…

Гөлбакча ит син утравың,

Тәүбәгә кил… соңгы чараң!

Бәлки, кемдер күреп алыр,

Күпер сузар сиңа таба.

Бар да кабатлана

Хаклы түгел икәнемне

Беләм үзе.

Хаклы түгел…

Ник соң әле

Акыл минем яклы түгел?!

Әйтерсең лә, ялгыш уйдан

Ялгыш сүзләр яралганда

Хакыйкатьнең күзләренә

Өлгерәсең карап анда?!

Әйтерсең лә, үҗәт Күңел

Акыл белән көндәш түгел:

Үзе соңрак җимерәсен

Белә торып

Киртә кормый араларга?!

Акыл, имеш, түрә бүген!

Мине үтә күрә бүген!..

Үткән эшкә салават, дип

Аяп калу исәбе юк.

Утлы тәмугъ кисәвеме

Җанны өтәр җиңсә берүк…

Җанны өтәр…

Ә аннары

Тынын өрер:

«Терел…терел…

Яшә, зинһар, яшә», дияр…

Мине дә син аңла, дияр…

Мин бит сине

Саклар өчен

Җибәрелгән монда, дияр…

Идиллия!..

Рәхәт көннәр…

Соңра тагын үтәр… бетәр…

Хаклы түгел икәнемне

Тезләндереп танытырга

Килеп җитәр Акыл җәллад!

Тәүбә итү… Идилллия…

Газап… Рәхәт…

Ностальгия

Әллә мин дә картаямын инде?

Бүген күңелем уйлый үткәнен.

Тәгәрәгән уй-йомгагым белән

Бала чагыма да җиткәнмен…

Я Ходаем, кемдер ялантәпи

Каз үләнен таптап йөгерә!

Куучысы шаян җилкәй мәллә,

Кем ул чакта аннан өлгеррәк?

И Ходаем, «чычыкайлар» җыеп,

Бәхетле булалган чак бит бу!

«Өйләр» ясап такта башларыннан,

«Кунак дәшеп» йөргән чак бит бу!

Аннан… инешне дә диңгез күреп,

Су дөньясын танып йөрүләр!

Каз-үрдәкләр белән су бүлешеп,

Чыр-чу килеп кайтып керүләр!..

Бераз гына «кыен ашап» алу

Баштанаяк баткач пычракка…

Көтү каршы алу- иң зур йомыш,

Зур дәрәҗә булган ул чаклар…

Ап-ак карлы суык кышларының

Тыкрыкларны күмгән көртләре!

Эх, балачак! Йөгереп уздыңмыни?!

Уйнап туйганны да көтмәдең…

***

Бигрәк күп тә зарланабыз инде.

Анда барсаң зар да, монда – зар…

Нигъмәт тулы гүзәл бакчада да

Эзли калсаң, әрлән өне бар

Төш тә шунда, кысанлыктан көен,

Кап-караңгы диген, тар, диген…

Бу дөньяда миннән бәхетсезрәк,

Һич уңмаган тагын кем бар, диген

Эзли калсаң, чиләгеңә күрә

Табылып торыр капкачлары ишләр.

Сукырлары, дөнья – кара, дияр,

Чукраклары бирер киңәшләр…

Ходай биргән мең буяулы тормыш

Ормыш кына булып тоелса,

Шөкерана кыла белгәннәргә

Карап үрнәк ал син, булмаса.

Бәхетне бит аны Илаһи Аң

Күңел түренә үк яшереп куйган.

Зар болыты томалаган чакта

Күренмәслек итеп ишек уйган…

Соңарган дога

Зәңгәр күзле, матур ак яулыклы,

Нурлы йөзле татар карчыгы…

Сүзгә кушылып китә тыйнак кына,

Һәр кешегә ихлас ачылып…

И әбекәй! Нинди язмыш җиле

Болгап атты икән нәселең?

Укыттым мин оныгыңны синең

Зәңгәр күзле… урыс Васяны…

Татарлыктан берни калмаган шул,

Калмаган шул синең дәвамда.

Кылган догаларың соңарганмы?

Синең арбаң җыры кайларда?!

Урыс кияүне дә күреп беләм…

Әйбәт кеше үзе, дәгъвам юк.

Тик… фанидан күчкәч, рухыңа дип,

Дога багышларлык дәвам юк…

Яши белмәсәң…

Кемдер уйлап тапкан калып:

Шыплап тулган шунда халык…

Кысалары күптән кыса

Чыгу җаен булмый табып…

Күзе ачык «сукырлар»га

Колагы сак «чукрак»лар иш.

Калыпланган арбада без:

Безгә шундый җәза тиеш…

Күңел күзең күрмәсә

Корыган агачлар күрдең дә..

Тукталдың….

Агачлар артыннан

Урманны күрмәдең…

Карурман үз көен

Тын гына көйләде…

Моңында эретеп,

Серләрен сөйләде…

Шул гүзәл, серле көй

Артыннан киттең син…

Борылмый киттең шул

Иясен күрмәдең…

Ә Урман зур иде

Корыган агачлар

Артында ук иде…

***

Л.ка.

Бер болынның ике чәчкәсе без…

Меңәрләгән ишләр шикелле,

Без бу җирне матурларга килдек,

Яратырга килдек бу Җирне!

Яратырга килдек гаҗәпләнеп,

Өметләнеп, кайчак… аптырап…

Бәп-бәләкәй безнең йөрәкләрдә

Нарасый Җан яши… калтырап…

Авыр сүзләр, усал карашларны

Күтәрәлмәм диеп өркә ул,

Замананың әрсез җилләренә

Түзәр өчен артык иркә ул…

Без бу Җирне матурларга килдек…

Тереклекнең үзе шикелле,

Саклаганда гына яшибез без,

Сокланганда гына сөйкемле…

 

Җәйге этюд

Сузган идем кулым зәңгәр күккә

Учым тиде ап-ак болытка.

Күк-Әнкәбез мамык җәеп салган

Һәм… җыеп алырга оныткан.

Киптерергә җәйгән булгандыр да

Чәчеп аткан Җилкәй-туганы.

Ә мин барам менә урам буйлап

Шушы хозурлыкка куанып.

 

Комментарийлар

  1. Фәһимә
    Июл 18, 2018 @ 14:19:32

    Тирән эчтәлекле шигырьләр. Гади сүзләр белән катлаулы мәсьәләләргә җавап табучыларга сокланам мин.

  2. шамил баһаутдин
    Окт 24, 2018 @ 03:11:20

    Татар поэзиясендә моңа кадәр күренмәгән ысул. Сәләтлеге кычкырып тора.Гади. Ләкин дә фәлсәфәле фикерләр сине тирән уйларга этәрә.Истә калырлык иҗат.Гомерле һәм бәхетле булсын.Гомерен чәчкәләргә бизәүче шәхес белән куанырга насыйп булсын.

Комментарий язарга