«Сынатмадым! Тавык таралып китмәде»

8-12 август көннәрендә Көньяк Сахалинда VI «Эшче һөнәрләр» («WorldSkills Russia») милли чемпионатының финалы уза. Анда Татарстанның җыелма командасы 44 компетенциядә 58 кеше белән катнаша. Безнең республика компетенцияләр саны буенча лидерлар рәтендә. Ресторан сервисы буенча Татарстан данын яклаячак Айсылу Нуретдинова белән дә әлеге чемпионат турында сөйләштек.

Айсылуга егерме яшь. Ул Чирмешән районы Иске Кади авылында укытучылар гаиләсендә туып үскән. Хәзерге вакытта Казан сәүдә-икътисад техникумында белем ала, ресторанда менеджер булырга әзерләнә.

– Айсылу, әбиең дә, әниең дә укытучы, ә син туклану өлкәсенә киткәнсең. Әлеге һөнәрне сайларга кем киңәш итте?

– Апам җәмәгать туклануы тармагында эшли, әлеге көллияткә укырга ул тәкъдим итте, ә мин озак уйлап тормыйча ризалаштым. Кечкенәдән аралашырга, кеше арасында булырга яратам. Мәктәптә укыганда сәхнәдән төшмәдем дә: җырлый, КВНда уйный идем. Әнием – татар теле укытучысы. Абый белән апа да, миндә дә татар мохитендә тәрбияләндек һәм моның белән горурланабыз. Әни тел белгече булгангамы, бала вакыттан телләр өйрәнергә, тәрҗемәче эшенә кызыга идем, инглиз телен бик яратам. Ресторанда эшләү өчен дә тел белү кирәк, чөнки төрле илләрдән кунаклар еш килә һәм алар белән иркен аралашу сорала. Көллияттә инглиз телен профессиональ дәрәҗәдә үзләштерәбез һәм моңа бик куанам. Димәк, һөнәр үзләштерү белән бергә балачак хыялым да әкренләп чынга аша. Ә инде менеджер эшенә килгәндә, минем компетенция дүрт юнәлештән тора. Беренчесе, официантлар белән эшләү. Икенчесе, бармен буларак төрле коктейльләр ясау. Өченчесе, бариста, ягъни каһвә пешерү осталыгы. Дүртенчесе, сомелье – шәраблар белгече. Әлбәттә, табын әзерләү, банкетлар уздыру һ.б. белергә тиешмен.

2

– Бездә соңгы берничә елда «WorldSkills Russia» чемпионаты халыкның теленнән төшми. Шул ук вакытта аның асылын аңлап бетермәүчеләр дә бар. Анда ничек катнашасы иттең, шул турыда сөйләп кит әле.

– Бу чемпионат бездә чагыштырмача яңа, 2012 елда гына барлыкка килде. Аны күпләр белеп, сез әйткәнчә, аңлап та бетерми. 2016 елда, көллияткә укырга кергәч, минем тиктормас икәнемне чамалаптыр инде, укытучылар ярышларда катнашырга тәкъдим итте. Әлбәттә, кызыксынып киттем. Ул да булмады, көллияттә узган сайлап алу турында беренчелекне алдым. Унбиш минут эчендә тукыма салфетканы унбиш төрле итеп төрергә кирәк иде. Биремне «эх» дигәнче үтәдем. Аннары коктейльләр ясадым. Спиртлы эчемлекләрне ис буенча аерырга кушкач та югалып калмадым, бу эшне уңышлы башкарып чыктым. Өстәлне сервировкалау буенча да миңа тиңнәр табылмады. Татарстан буенча узган чемпионатның беренче турында – икенче, икенче этапта беренче урынны яуладым. Шуннан соң Сургут шәһәренә сайлап алу турына киттек. Май ае. Бездә – җәй, аларда – әле дә кыш. Тик салкын әче җил генә безнең кәефне боза алмый шул. Идел буе федераль округыннан килгән катнашучылар арасыннан беренче урын белән кайттым. Әлбәттә, монда биремнәр дә күпкә катлаулы иде. Мәсәлән, пешкән тавыкны, башта кисәкләргә бүләргә, аннары элек нинди халәттә булган, шулай итеп җыярга, ягъни бөтен кош ясап куярга кирәк иде. Кунаклардан кайсы урынын авыз итәргә теләүләрен сорыйсың да, алар әйткән өлешен алып бирәсең. Менә шулай күбрәк Аурупа стандартларына йөз тотабыз. Аллага шөкер, сынатмадым, тавык таралып китмәде. Хәзер менә Сахалинга барырга җыенам.

– Финалның Русия читендә узуының хикмәте бармы?

– Бу хәрәкәт Русиянең төрле төбәкләрен үстерүне күздә тота. Ерак Көнчыгыш турында ишетеп кенә беләбез, ә анда халыкның ничек гомер иткәнен күргәнебез юк. Шуңа да эшче һөнәрләрне популярлаштыру ниятеннән чемпионат утрауда үтә. Ярыш өчен алынган барлык җиһазлар анда калачак һәм киләчәктә халыкка хезмәт итәчәк. Чемпионат узу төбәк өчен байлык инде ул.

– Яхшылап әзерләнергә мөмкинлек булдымы?

– Бер ел финал дип яшибез инде. Бурычым – кафе, бар, ресторан модульләре, банкет залы һ.б.дагы эшчәнлекне күрсәтү. Беренче карашка бирем җиңел тоелса да, безне авыр чемпионат көтә. Кунакларның психологиясен шундук сизеп, аңлап алырга кирәк, хис-кичереш ягыннан җиңел булмаячак. Үзеңне генә түгел, уку йортын, ә, иң мөһиме, республиканы лаеклы итеп күрсәтү шарт бит. Шуңа да борчылдыра. Тырышкач, күпме көч түккәч, начар нәтиҗә белән кайтасы килми. Ничек тә бирешмәскә иде инде.

– Чемпионатта катнашу дәверендә эшче һөнәрләргә карата фикерең ничек үзгәрде?

– Шуны беләм: минем һөнәр бервакытта да бетмәячәк, аңа һәрчак ихтыяҗ булачак. Эшем әкренләп хоббига әйләнеп бара. Ресторан-кафеларга кергәч, ничек каршы алалар, менюны вакытында китерәләрме, заказны дөрес кабул итәләрме, елмаялармы – барысына да игътибар бирәм. Әйе, болар һәммәсе дә вак мәсьәлә, әмма туклану урынының йөзе шуннан формалаша, фикер шулай туа. Бервакыт кайнар каһвә китерделәр. Ә ул андый булырга тиеш түгел. Гомумән, каһвә әзерләгәндә дөрес ясыйлармы-юкмы икәнен тавыштан ук аерам. Әлбәттә, болар барысы да кызык. Киләчәктә бу белемнәрне башкаларга да өйрәтергә телим. Кафе-ресторанга кунак күңелсезләнеп килә икән, анда булганнан соң ул елмаеп кайтып китәргә, кәефе күтәрелергә тиеш. Әгәр менеджер шушыңа ирешсә, димәк, эшенең нәтиҗәсе бар дигән сүз.

– Казанда яраткан кафеларың бармы?

– Бауман урамындагы туклану урыннары ошый. Алардагы мохит җылы, хезмәт күрсәтү яхшы, ризыклары тәмле дә, бәясе дә ярыйсы. Фаст-фудлардан «Түбәтәй»гә теләп керәм. Анда тәмле итеп ашап чыгачагыма иманым камил.

1

Комментарий язарга