«Җаннарны чайкар чак»: Вакыйф Нуриевның юбилей кичәсе узды

Кичә Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубында язучы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Язучылар берлегенең Абдулла Алиш исемендәге әдәби бүләге иясе Вакыйф Нуриевка 60 яшь тулуга багышланган «Җаннарны чайкар чак» дип аталган әдәби-музыкаль кичә узды.

Өч сәгать барган кичәдә юбилярның дуслары, хезмәттәшләре, мәдәният министрлыгы вәкилләре, якташлары котлады. Барысы да Вакыйф абыйга иң күркәм теләкләрен теләделәр. Шигырьләрен, хикәяләрен яттан сөйләделәр. Берәү дә буш кул белән килмәгән, бар да истәлекле бүләкләр алып килгән.

Кичәдә Татарстанның халык артистлары Хәлим Җәләй, Дания Нурлы, Рафаэль Сәхәбиев, Рөстәм Закиров, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Алмаз Хәмзин, Люция Мусина, Фәннүр Мөхәммәтҗанов, Зимфира Гыйльметдинова, Рафаил Сафин катнашты. Алып баручы – язучы, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Камил Кәримов иде.

Җылы, ихлас кичә булды. Язучыны котларга шыгрым тутырып халык җыелган иде. Озын-озакка сузылган рәсми чыгышлар да, зур-зур котлаулар да булмады, бары тик Вәкыйф абыйны хөрмәт итеп, котларга килгән тамашачы өчен матур әдәби-музыкаль чара тәкъдим ителде.

Фото: Татар-информ

Фото: Татар-информ

Комментарий язарга