Нурихан Фәттах «Мөдир Саҗидә» 6нче бүлек

«Мөдир Саҗидә» 6нче бүлек

– Арбага яхшылап урын әзерләгез! – дидем мин. – Йөгәмәшкә больницага алып барабыз. Монда бернинди шартлар юк. Дару юк, шприцлар юк, стерильность турында әйтеп тә тормыйм…

Барысы да аптырап калдылар. Өйдә тынлык урнашты.

– И, балакаем, котылыр вакыты җитә хәзер, – ди әби, сукранып. – Юлга чыгарга ярамас, әллә ни булуы бар.

– Үзем озата барырмын, – дидем мин.

Мин моны нык итеп, үз-үземә ышанып әйттем. Минем үзсүзлелек йөкле хатынга да, аның каенанасына да тиешенчә тәэсир итте.

– Ярар, барыйм әйдә, Сәлимәттәй. Бырач кеше белми әйтмидер әле, – диде Рәмзия апа.

– Беләдер дә соң, балакаем, – диде кендек-әби күңелсез генә. – Барасы җире бигрәк ерак шул.

Мин тиз генә халатны чишеп сумкага салып куйдым. Аннары мендәрләр алып чыгарга куштым.

Мендәрләрне җайлап арбага салдык та, йөкле хатынга арбага утырырга булыштык. Хатын ыңгырашмаска тырышып, йөзен чытып, ипләп кенә сузылып ятты. Хәерле юл теләп, капка төбендә безне хуҗа хатын белән кендек-әби озатып калдылар.

Инде төш ауган. Көн шулай да кызу. Безгә унике чакрым юл барырга кирәк. Бер-ике чакрым арба юлы белән баргач та таш юлга чыктык. Миң Фәриткә атны кызуларга куштым.

Ат юрта башлагач, моңарчы тыныч кына яткан хатын ухылдарга тотынды.

– Фәрит, әкренрәк алып барчы атны, селкетә, – диде бу, еламсырап.

Ул шулай дигәч, Фәрит атны әкренәйтә төште. Хатын беразга тынычланып калды. Ат әкренләгәч, минем эч поша. Болай атлатып кына барсак, кичкә дә барып җитә алмабыз, чыннан да юлда ул-бу булыр кебек.

– Фәрит, чаптыр атны, йоклама! – димен малайга.

Беркадәр вакыт кызу гына бардык та, хатын тагын ухылдарга тотынды.

– Фәрит, туктат атны! Үләм… әкренрәк… – ди.

Әле әкренләп, әле кызулап бара торгач, бервакытны Йөгәмәшкә керә торган юл чатына килеп җиттек. Фәрит атны читкә борды. Ат юлы тузанлы, ләкин таш юлга караганда тигезрәк. Арба хәзер бөтенләй диярлек дыңгырдамый, тузан өстеннән йомшак кына селкенеп тик бара. Ике якта да урылган арыш басуы. Арырак, чокыр-чакырлы урыннарда, биш-алты уракчы күренә. Алар комбайн керә алмаган кыйтыкларны урып яталар.
Беркем сөйләшми. Бары тик хатынның әледән-әле ухылдап куйганы гына ишетелә. Әлеге дә баягы, атның коры җиргә дөп-дөп басканы, камыт-ыңгырчак селкенгәне ишетелә, ара-тирә, мае беткән арба тәгәрмәче шыңшып ала.

Йөгәмәшкә тикле, күп булса, ике-өч чакрым ара калды. Еракта биек агач башлары күренде.

– Җитәбез, апа, җитәбез!

Бу сүзләрне мин, йөкле хатынны тынычландырудан бигрәк, үземне тынычландыру өчен әйтәм. Миңа чыннан да күңеллерәк була башлый.

Ләкин авырлы хатын көтмәгәндә көйсезләнергә тотынды. Кинәт каты гына итеп:

– Фәрит, туктат атны! – диде.

Фәрит дилбегәне тартып җибәрде. Ат туктады. Күз ачып йомган арада, хатын урыныннан торды, арбадан төште. Төште дә, шунда юл буена, арба янына чүгәләде.

–  Фәрит, артың белән борыл! – дип кычкырды каенесенә.

Мин аптырап калдым. Аягыма бастым да, торам нишләргә белмичә. Шулай да телгә килдем.

– Апа, нишлисез! Ярамый! – димен. – Хәзер үк арбага ятыгыз. Ярамый, рөхсәт итмим!

Минем кисәтү хатынга чебен безелдәгән кебек тә тәэсир итмәде, ахрысы. Ике куллап арба читенә тотынган көе, бу һаман көчәнүендә булды, ух-вах килде. Бар көченә “ах!” дип бер кычкырып җибәрде дә кинәт тынып калды.

Мин тетрәнеп киттем. Иелдем, чүгәләгәндәй иттем. Берни эшли алмаганга, үгетләп, шелтәләп, тагын нидер сөйләнгән булдым.

Искәрмәстән, хатын ачу белән мина кычкырып жибәрде:

– Тот баланы! Нәрсә каттын! – диде.

Күп тә үтмәде, дөньяга бер бала туды. Теп-тере, шәп-шәрә бер бала туды. Мин кабаланып аны кулыма алдым. Кендекне кистем. Баланын кызыл, жылы тәпиләре бераз гына җиргә тиде, тузанга буялды. Әллә басарга ирек бирмәгәнгә үпкә белдереп, әллә дөньяга чыгуына шатланып, үзенең уймак чаклы гына авызы белән бала кычкырып елап җнбәрде. Чын кеше тавышы белән, чын хис-тойгылар белән елап жибәрде.

Мин Фәриткә сумкадан ак халатны алып бирергә куштым. Халатны алдыма җәйдем дә, баланы шуңа төрдем, аннары мендәр өстенә салдым. Бала белән эшне бетергәч, ана кешегә булышыйм гына дигән идем, хатын, берни булмагандай, җитез генә кыланып, арбага менеп тик бара! Менде дә бу арбага, баласы янына чалкан сузылып ятты.

Мин баланы яңадан кулыма алдым, хатынның баш астындагы мендәрен җайладым, күлмәк итәген каплаштырып куйдым.

– Кем? – диде ана бераздан, хәлсез генә.

Баланы карарга да онытканмын икән. Халатны сүтеп карадым да, күңелсез генә:

– Мала-ай… – дидем.

Хатын тынып калды, күзләрен йомды.

pole-pshenitsy-pod-luchami-solntsa

Ул арада, мин дә бераз айныгандай булдым. Як-ягыма күз төшереп алдым. Күктә кояш кыздыра. Баш очында гына тургайлар сайрый. Юл буенда үләндә, камыл арасында, бер-берсен узышып, чикерткәләр чәкелдәшә. Исе китеп, хәйран калып, Фәрит тын гына арба янында басып тора. Кара бия, тынычсызланып, койрыгын селтәштереп куя, башын борып әледән-әле безнең якка күз ташлап ала. Бездән арырак, урылмаган арышлар янында, кайсы кулын маңгаена куеп, кайсы биленә таянып, безгә таба уракчылар карап тора.

Уракчыларны күрү белән, мине оят-хурлык хисе көйдереп алды. Менә сиңа врач! Менә сиңа мөдир! Эшкә башлавыңның беренче адымыннан ук хурга кал, имеш! Бөтен халык алдында! Бөтен дөнья алдында!..

– Әйдә… Фәрит… – дидем төшенке генә. – Кузгал.

Баланы җайлап тоттым да арбага менеп утырдым. Берничә минуттан, без больницага барып җиттек.

Мәсәгуткә без Фәрит белән икәү генә кайттык. Инде кич булып килә. Урамда бала-чагадан башка беркем күренми. Фәрит мине капка төбенә кадәр китереп куйды. Мин ишегалга уздым, бүрәнәдәге ярыктан ачкычны алдым да, ишекне ачып өйгә кердем.

Бүлмәләр әйтеп бетергесез дәрәҗәдә ят булып, чит булып тоелды. Стеналардагы плакатлар да, тәрәзә пәрдәләре дә, ак җәймә җәелгән сәке дә – барысы да миңа шелтәләп, ачуланып карыйлар шикелле тоелды.

Чемоданнан Галиянең фотосын эзләп таптым да өстәлдәге графинга сөяп куйдым. Озак кына аның күзләренә карап тордым. Күңелемнән: «Нишләргә? Нишләргә?» – дип, үз-үземә сорау бирдем. Дус кызымның бераз гына кысылган очкынлы күзләренә, нечкә иреннәренә карап торгач, күңелгә ял булып киткәндәй булды. Өйдән алып килгән суык бәрәңге белән бер телем икмәкне алдым да, иренеп кенә, теләр-теләмәс кенә ашарга керештем.

Карама коелып утырам шулай тимер караватта. Инде бөтен авыл белгәндер. Сөйлиләрдер, гайбәт саталардыр…

Шулай нишләргә белми утырганда, кемдер бүлмә ишеген ачты да:

– Мөмкинме? – диде

Мин ишеккә борылып карадым. Минем «мөмкин» дигәнне дә көтмәстән, бүлмәгә бер кыз килеп керде. Керде дә бу, елмаеп, туп-туры минем янга узды.

– Исән-имин килдегезме? – диде. – Сез инде өлгергәнсез дә… Фәритне очраттым. Тау-авылга баргансыз икән.

Авыздагы бәрәңгене чәйнәмичә йотып җибәрдем. Кып-кызыл булдым. Ишеткән! Барысын да белә! Кем соң бу? Ник килгән? Җитмәсә, үзен шундый иркен тота.

Алдагы бүлек — http://idel-tat.ru/nurihan-f-ttah-m/

***

Киләсе өлеше иртәгә кич куелачак

Комментарий язарга