Нурихан Фәттах «Мөдир Саҗидә» 9 нче бүлек

«Мөдир Саҗидә» 9 нче бүлек

Ул көнне мин биш-алты кеше генә кабул иттем. Авыруларны бик җентекләп, озаклап карадым. Үземчә, диагнозлар куйдым, рецептлар яздым.

Кулына ялгыш чүкеч белән суккан тракторчы егетнең ярасын бәйләдем дә, аңа тагын икенче көнне дә килергә куштым. Аның артыннан урта яшләрдәге бер апа керде. Моның тамагы авырта булып чыкты. Эштән тирләп кайткач, кое суы эчкән. Аңардан соң, корык-корык йөткергәләп, саргылт йөзле, ябык кына бер агай керде. Үпкәсе авырта икән. Ана Яңавылда күренергә язу бирдем, чөнки диагноз куя алмадым. Йөрәге авырткан яшь кенә бер хатынга икенче көнне килергә куштым.

Зөһрә авыруларны берәм-берәм кертеп торды. Чираттагы авыруны керткәч тә, ишекне ябып куйды. Шуннан соң минем янга килде, мин әйткәнне дә көтмәстән, миңа ярдәм итеп, кайберсенең кулын тотып торды, кайберсенә сәкегә ятарга булышты.

Бер малайның чалгыга киселгән аягын бәйләп ятканда, кемдер ишекне ачты да, башын тыгып:

– Мөмкинме? – диде русча.

Мин, башымны калкытмыйча гына:

– Сабыр итегез, – дидем.

Малай соңгы кеше иде. Таягына таянып ул ишеккә юнәлде.

– Кем бар анда – керсен, – дидем Зөһрәгә.

Зөһрә ишекне ачты да, икенче як бүлмәгә кычкырып:

– Керегез! – диде.

Бүлмәгә озын гына, чандыр гына бер кыз килеп керде. Өстенә зәңгәр бизәкле чуар ситса күлмәк кигән. Күлмәгенең зур ак якасы әллә каян күзгә ташланып тора. Нечкә биленә ак пластмасса каеш буып куйган.

– Утырыгыз. Фамилиягез личек? – дидем русча.

Кыз утырды.

– Бородуля, – диде.

– Ничә яшьтә?

– Унсигездә.

– Кайда торасыз?

– Мәсәгуттә.

– Кай җирегез авырта?

Кыз елмаеп җибәрде.

– Мин авыру түгел, – диде. – Мине монда акушерка итеп җибәрделәр. Менә приказ.

Кыз миңа бер кәгазь кисәге тоттырды. Чыннан да шулай, акушерка итеп җибәргәннәр.

Шуннан без ныклабрак таныштык. Мин бераз гына авырулар белән сөйләшкәндәге шикелле сөйләштем. Кызның исеме Таня икән. Украинадан килгән. Иптәшләреннән бераз соңга калган булган. Мин теге Соломон Моисеевич бүлмәсендә очраткан украин кызлары аның иптәшләре булган икән. Фельдшерлык-акушерлык мәктәбен быел гына тәмамлаган. Дипломына теркәлгән кәгазьгә караганда, мәктәпне бик яхшы бетергән. Менә дигән итеп бетергән! Бер генә «яхшы»сы да юк, барысы да «отлично»!

«Оһо!» дип куйдым үзалдыма. Ләкин нишләп соң ул монда эшкә килгән? Аңа бит турыдан-туры институтка керергә мөмкин булган. Бернинди имтихан тапшырмыйча! Кем бу, нинди ахмак бу?

Үзем турында мин аңа кыска гына итеп сөйләдем. Менә мин дә бүген генә кабул иттем, әле, дидем; килүегез бик яхшы булган, дидем. Аннары өстәп куйдым: үзегезне өегездәге кебек хис итегез, дидем; юлдан соң арыгансыздыр, хәзер менә урнашырсыз, ял итәрсез, дидем.

Таня тыйнак кына тыңлап торды. Сөйләшү-аңлашу тәмам булгач, көтеп тору бүлмәсенә чыктык. Анда Таняның чемоданы белән зур гына төенчеге тора. Чемоданын мим алдым, төенчекне Зөһрәгә күтәрергә куштым. Таняны мин үзем төн кунган арткы бүлмәгә алып кердем.

Шулай итеп, минем штатта тагып бер кеше артты.

***

Мәсәгут фельдшерлык-акушерлык пунктына барлыгы җиде авыл карый. Бу – күп, бик күп. Мәсәгуткә иң якын авыл – Алдар. Ераклыгы бер чакрым. Иң ерак авыл – Куштирәк. Анысы унике чакрым. Аннары Кызыл Яр, Тау-Авыл, Түбән Чат, Югары Чат.

Менә шушы авыллардан безгә таң ату белән авырулар килә. Җәяүләп киләләр, атка утырып, машинага утырып киләләр. Бер авылдан берәр авыру булганда да, көненә җиде кеше. Гадәттә, җиде генә булмый, унҗиде, егерме җиде була. Зөһрәнең әйтүенә караганда, миңа кадәр бер дә болай күп кеше килгәне булмаган. «Зина апа» дигән фельдшер эштән киткәч тә, пунктның эшләре таркала башлаган. Бөтен пунктка баш булып калган теге акушерка хатын авыруларга кул селтәгән. Рәтләп карамаган, кычкырынган, авыруларны бер дә юкка тиргәп чыгарган чаклары да булган. Аның үзенең тормышы рәтле булмаган – ире белән начар торган, аерылышып йөргән. Шуңа күрә үзенең төп эшен тиешенчә алып бара алмаган. Аннары аның вакыты да булмаган. Бер үк вакытта аңа фельдшерлык эшен дә, акушерлык эшен дә башкарырга туры килгән.

Ә без – Таня белән икәү. Ул яктан караганда, безнең эшләр җайлы. Шулай ук безнең ирләребез белән талашып торасыбыз да юк, балалар турында, йорт-җир турында да кайгыртасы кис. Безнең бөтен кайгы-мәшәкать – эш. Шуның өстенә, без яшь, без әле каешланмаган, шомармаган. Эш – безнең өчен яңа нәрсә, тансык нәрсә. Шуңа да без җилләнеп, дәртләнеп эшлибез.

Авыруларны кабул итүдә Таня сирәк була. Аның үз эше бар. Ул авырлы хатыннарны исәпкә ала, – аларның хәлләрен белешеп тора, бала табуда булыша, яшь балаларны тикшерә – патронаж сестра ролен дә үти.

Менә шулай көннәр безнең бик киеренке үтә, буш вакыт бөтенләй диярлек калмый. Кичләрен, караватка яту белән, йокыга китәбез. Ә кайчакта бик озак кына сөйләшеп, серләшеп ятабыз. Таня үзенең Украинасы турында, әнисе, әбисе турында сөйли.

Кичләрен, йокларга ятар алдыннан, кайчагында баскычка чыгып утырабыз, китап укыйбыз. Караңгы төшә башлагач, аяк очтагы, елга буеңдагы бакалар тавышын тыңлыйбыз. Алар бер-берсен уздырып кычкыралар, сайрыйлар… Берсе бер көйгә сайрый, икенчесе икенче көйгә сайрый. Бөтенесе бергә кушылгач, ниндидер оркестрны, музыканы хәтерләтә. Чынлап, музыканы.

– Аннары, бака сайравыннан башка, кичләрен тагын икенче төрле тавышлар да ишетелә. Караңгы төштеме, яшьләр клубка җыела. Алар безнең яннан гына үтеп китәләр. Төн уртасына кадәр клуб ягында сөйләшкән, көлешкән тавышлар яңгырап тора. Андый чакларда бигрәк тә моңсу була. Күңел тынычсызлана башлый. Нидер житмй кебек, кемнедер көтәсең кебек.

Бер сәбәпсез елыйсы килеп куя. Авыр гына көрсенәсең до тып-тын, буп-буш бүлмәгә керем ятасың. Башта бераз йоклый алмый азапланасың, аннары кинәт кенә онытылып кнтәсең. Берничә сәгатькә чынбарлыктан юкка чыгасың.

Иртән иртүк тагын Зөһрә килеп җитә. Тагын эш көне башлана.

***

Унынчы классны бетергәч, мин Башкоркортстанның медицина институтына укырга кермәкче булдым. Гариза бирдем, имтиханнар тапшырып йөрдем. Ләкин конкурстан үтмәдем. «Балл» җитмәде. Җиңелеп, хур булып, кире Яңавыла кайтуны күз алдыма да китерә алмадым. Мин Уфада торып калдым. Шәһәрдә берәр эшкә кереп, бераз чарланырга, ныклап торып имтиханга әзерләнергә, икенче елны тагын бәхетне сынап карарга булдым.

Шуларның барысын да әйтеп әтигә хат яздым. Озакламый җавап хаты да килеп төште. Әти миңа киңәш биргән: син, кызым, дигән, бер дә алай бетеренмә – дөньяның кендеге институт түгел, дигән, алай чынлап медик буласың килгәч, тот та фельдшерлар мәктәбенә укырга кер, дигән; үзеңә бер һөнәр булыр, телисең икән, соңыннан институтка да керерсең, бәлки, дигән.

Мин әтинең сүзен тотарга булдым. Өйдә чакта да ул миңа нәкъ шунда кер дип кинәш иткән иде, институтка керә алмассын, азапланма юкка, дигән иде.

rubric_issue_event_1321522

Техникумга мине бернинди имтихансыз алдылар. Туп-туры өченче курска. Анда барлыгы ике ел укыдым. Үземне язмыш тарафыннан рәнҗетелгән итеп хис иткәнгә, теләмичә генә укыдым. Шуңа күрә, минем теоретик белем сай булды. Практикасы да инде…

Таняның эшләр башкача. Фельдшерлык-акушерлык мәктәбендә ул дүрт ел укыган, ягъни җидене бетергәч тә кергән. Үзенең әйтүенә караганда, ул институт турында уйламаган да.

Ул чеп-чи авыл кызы. Тормышка ул ачыграк күз белән карый, авылчарак, практик буларак карый. Ул гомере буена «кушарка» булып эшләү өчен укыган. Мин моны эшкә башлауның беренче көннәреннән үк аңлап алдым.

Шулай бер көнне сорый бу миннән:

– Нәрсә ул аорта? – ди.

Мин көлеп куйдым.

– Китаптан карарга кирәк булыр, – дигән булдым.

– Ю-ук, андый аорта түгел, – ди бу, сузып. – Татарча «аорта» нәрсә?

– Ә-ә! Авырта? – димен мин.

– Әйе, аворта! – ди Таня, татарча әйтергә тырышып.

Мин аңа «авырта»ның нәрсә икәнлеген аңлатып бирдем. Чемоданыннан тиз генә бу башланмаган калын дәфтәр алды да беренче биткә: «авырта – болит» дип язып куйды. Бер тотынгач, тагын сораштыра башлады. Үзе мин әйткән бер сүзне дәфтәренә теркәп бара. Мин аңа авырулар белән сөйләшкәндә еш кулланыла торган сүзләрне, «Кай җирегез авырта?», «Кайчаннан бирле авырта?» кебек җөмләләр яздырдым.

Буш вакыты булдымы, Таня дәфтәрендәге сүзләрне, җөмләләрне ятларга тотына.

Таркырлау таблицасы ятлаган кебек ятлый. Бирелеп, тырышып өйрәнә. Ул, гомумән, тырыш, карусыз.

Беркөнне, кичке ашны ашагач, Таня белән икәүләп татар теле өйрәнеп утырганда, тышта ишек ачылган тавыш ишетелде. Дөбер-шатыр килеп, кемдер кереп ята. Без тынып калдык, көтә башладык.

– Мөмкинме, апалары? – дип кычкыра Равил, такта ишекне ачкандай итеп.

– Кер әйдә, кер, Равил! – дип кычкырдым мин, куанып.

Теге көннән соң Равил пунктка бер-ике мәртәбә кереп чыккан иде. Болай гына, хәл-әхвәл сораштырыр өчен генә. Ничек урнаштың, диде, ошыймы, диде. Аннары клубка чакырды. Икенчесендә чирле булып, аягым сызлый дип керде. Ике керүендә дә, мин аны дусларча каршыладым, иркенләп сөйләшеп утырдым.

Бүген дә мин Равилне түргә чакырдым, утырырга урын тәкъдим иттем. Равил алай кыстатып тормады, лап-лоп атлап, туп-туры өстәл янына килде, утырды да елмаеп миңа карады, Таняга карады.

– Тавык кебек әллә кунакларга да җыендыгыз? – дигән булды. – Бүген клубта кино була.

Таня аның нәрсә сөйләгәнен бик үк аңлап җитми. Шулай да нидер чамалый, сораулы караш белән әле миңа, әле Равилгә карый.

Шунда минем күңелгә бер уй килде.

– Равил, – димен, елмаеп. – Безгә укытучы кирәк әле.

– Кирәк булса, каян алыйм мин аны? – ди Равил.

– Үзең бул.

Равил аңламады. Йөзенә аптырау билгесе чыкты.

– Кем булырга? Укытучымы?

– Укытучы… профессор, – димен мин, көлеп. – Менә Таня татарча өйрәнмәкче була. Шуңа укытучы кирәк.

Үзе турында сөйләгәнне сизеп торган Таня, ачуланган булып, мине шелтәләп алды: нәрсә син анда «Таня» дип лыгырдыйсың, дигән булды.

Равил, ниһаять, аңлап алды. Күңеллеләнеп елмаеп җибәрде. Таняга борылды да, татарча:

– Шулаймыни, апасы? – диде.

– Нярся-а? – диде Таня, сузып.

Равил белән без көлеп җибәрдек. Мин Таняга аңлатып бирдем.

– Була ул, апасы! – дңде Равил, урыныннан торып. – Әйдә, кинога барасыңмы минем белән? Барганда өйрәтермен.

Мин тәрҗемә итеп бирдем. Таняга җитә калды. Ул инде моңарчы да кино турында, клубка чыгу турында сүз кузгаткалап караган иде. Мин каршы килдем. Клублар, кинолар турында минем ишетәсем дә килми. Ләкин бүген мин Равил белән клубка барырга Таняга үзем әйттем. Таня шундук әзерләнергә тотынды.

– Алар мине дә өндәп карадылар. Мин риза булмадым. Шуннан соң болар икәүләп кенә чыгып киттеләр. Буш, тын бүлмәдә мин берүзем торып калдым. Миңа никтер ямансу булып китте. Галиягә хат язарга утырдым.

***

Повестьнең  алдагы бүлеге: idel-tat.ru/nurihan

Комментарий язарга