Нурихан Фәттах «Мөдир Саҗидә» 10 нче бүлек

«Мөдир Саҗидә» 10 нче бүлек

Хатымны язып та бетермәдем, тышта тагын кемнеңдер кергәне ишетелде. Мин тын калып көтә башладым. Соңгы вакытта мин әллә нишләдем. Бигрәк тә кичкә таба. Урамда сөйләшеп узган кешеләрне ишеттемме, шундук тәрәзәгә капланам, узып баручыларның йөзләрен күрергә тырышам.

Тышта, ишегалда кыштырдык ишеттемме, тагын колак үрә тора, күңел никтер тынычсызлана башлый. Кемнедер көтәсең, кемнедер күрмәкче буласың. Соңыннан беркем юклыгын аңлагач, тирә-якта бушлык, моңсулык барлыкка килә. Кайчагында төннәрен сискәнеп уянам. Үземчә, моны күп эшләгәнгәдер дип уйлыйм, әллә чирләдем инде дип тә куям.

Чынын гына әйткәндә, үземнең ни өчен үзгәргәнемне мин бик яхшы сизенәм. Шуны да сизенмәгәч! Тик менә үз-үзеңне алдыйсы килә. Чын сәбәпне юри оныткан буласың, бөтенләй булмаган сәбәпләр эзләгән буласың. Миндә, гомумән, үз-үзеңне алдарга тырышу гадәте бар бугай. Миндә, Такташ әйтмешли, ике «мин». Шул ике «мин» арасында һәрвакыт каршылык чыгып тора. Бер «мин» дөреслекне сөйләргә тели, икенче «мин» нәрсәдәндер курка. Әллә кеше сүзеннән курка…

Эшкә башлавымның беренче атнасында ук, миңа Яңавылга райздравка барырга туры килде. Дару, марля-бинт алырга. Анда баргач, билгеле, Соломон Моисеевич янына керми булмый. Соломон Моисеевич минем белән елмаеп кына сөйләште, эшләп буламы, коллега, диде, иптәш начальник, диде.

Мин ана нәрсә дип җавап биргәнмендер, хәтерләмим. Бары шуны гына хәтерлим; аның алдында мин никтер оялдым, кызарындым. Аның янып торган зур кара күзләренә карадыммы, ни хикмәттер – коелам да төшәм. Телем көрмәлә, күзем күрми башлый.

Тагын шуны хәтерлим: аның яныннан чыккач, мин үземне исерек кебек хис иттем. Өйгә кайткач, әти әйтә: әллә, кызым, начальнигын тиргәдеме – бик кызарынгансың, ди. Булыр, булыр, аны бер дә рәтле кеше түгел дип сөйлиләр, ди. Минем әти белән бәхәсләшәсем, Соломон Моисеевичны яклыйсым килде. Ләкин аны яклап берни әйтә алмадым. Бары, тиргәмәде, дип кенә куйдым.

Мәсәгуткә кайткач, атна буена Соломон Моисеевич турында уйланып йөрдем. Яңавылдан әллә кайда читтә яткаң бер караңгы авылга, шушындый бер вакытта аның килеп чыгуы мөмкин түгеллеген аңласам да, аннары, урамда бернинди машина тавышы ишетелмәсә дә, тиле бер өмет белән, мин хәзер аның бүлмәгә килеп керүен көтә башладым.

Ниндидер кеше чолан ишеген ачты, тамак кырды, безнең бүлмә ишегенә таба килә башлады. Ишек шакыган тавыш ишетелде.

– Керегез! – дип кычкырдым мин.

Бүлмәгә кояшта янган таза яшь бер егет килеп керде.

Мин аны танып алдым. Тимержан дигән егет. Үзеннән бигрәк, исеме истә калган. Бераз гына искечәрәк булса да, колакка ягымлы исем. Кешесе яшь булгач, искечәрәк икәнлеге дә сизелми.

Мин аның белән комсомол учетына кергәндә таныштым. Танышмадым, күрдем генә. Никтер колакка чалынып калды. Бары шул.

Язылып бетмәгән хатны читкә этәреп куйдым да, керүчегә күтәрелеп карадым. «Әллә мин дә кинога алырга килгәннәрме?» – дип уйладым үзалдыма елмаеп. Тик нишләптер бу кинога алырга кергән төсле күренми. Йөзе җитди, киеме дә – эш киеме. Кырынрак салынган кепкасы астыннан тотам-тотам чәче күренеп тора.

– Вакыт соң булса да, килдем әле, – диде бу. – Әнинең хәле начар. Барып карамассыз микән?

– Нәрсә булды? – дидем мин.

– Лапас түбәсеннән егылып төшкән, – диде бу. – Эштән кайтып ашарга гына утырганыем, кычкырган тавыш ишетелде. Чыксам, егылып төшкән… «Ай, аягым!» – дип, бер генә ыңгырашты да, тыны да бетте. Өйгә дә алып кермәдем, менә монда сезгә йөгердем.

– Хәзер! – дидем мин, тиз генә урынымнан торып.

Без Тимерҗаннарга барып җиткәндә, аның әнисен инде өйгә алып кергәннәр иде. Ул инде һушына килгән. Караватта чалкан сузылып ята. Шунда ук ике-өч хатын кайнаша. Алар аңа су бөркегәннәр, киемнәрен чылатып бетергәннәр. Кемдер башына юеш сөлге бәйләп куйган, кемдер аягы астына мендәр кыстырган.

– Аягы тайган, аягы! – диештеләр хатыннар, мин килеп кергәч тә.

– Аны бырачлар берни эшләтә алмайлар. Хәбирәттәйне алып килергә кирәк, – дип куйды шунда олы авызлы бер хатын.

Үземнең алда минем дәрәҗәне төшереп торган хатынга ачуым килеп куйды.

– Ышанмагач, чакырмаска кирәгие! – дидем каты гына.

– Ышанам, балакаем, ышанам, – диде Тимерҗанның әнисе, ыңгырашып. – Ышанмаска менә! Шул да булдымы сүз, Маһирә җиңгәй… кешенең хәтерен калдырып…

– Минем хәтер калмый, – дигән булдым мин.

Аннары ыгы-зыгы килгән хатын-кызга борылдым да, кырыс кына:

– Тавышланмагыз әле, – дидем. – Авыру яныннан чыгып торсагыз да ярар.

Хатыннар мыштым гына чыгып киттеләр. Мин шундук эшкә керештем. Апаның аягыннан ипләп кенә оекларын салдырып алдым. Җентекләп капшап карадым. Аяк таймаган да, сынмаган да. Күрәсең, сеңере тартылган, кан сауган.

Карап бетергәч, артыма борылдым да Тимерҗанга табак белән салкын су китерергә куштым.

– Аягыгызны хәзер салкын суга, бераздан җылы суга тыгып утырырсыз, – дидем апага. – Хәзергә йөрмәскә кирәк булыр.

– Йөрүләр юк инде ул! – диде апа. – Котым алынды. Сынгандыр дип торам. Мондый көнне кеше күзенә карап яту күңелле эш түгел, балакаем, аллам сакласын.

– Курыкмагыз, ике-өч көннән төзәлер, бернәрсәсе калмас, – дидем мин.

– Шулай булсын, алла бирсә, шулай булсын, балакаем, – диде апа, сүзчәнләнеп, – Имгәк аяк астында. Карап йөрмәсәң, аллам сакласын, вакыт җиткәнне сизми дә калырсын.

– Әйттем мин сиңа! – диде Тимерҗан, әнисен шелтәләп.

– Әйткәч тә бит, балакаем, – диде әнисе. Син эштә, атаңнан булмай, ул печәнне өяргә кирәк ләбаса. Тарауда яткырып булмай ич инде.

– Үзем өярмен дип әйттем ич! – диде Тимерҗан, үртәлеп. – Биек җирдә башың әйләнгәнне үзең дә беләсең. Кем кушкан сиңа анда менәргә?

– Казалгыры диген, ялгыш басканмын, сизми дә калдым, – дигән булды апа, акланырга тырышып.

Минем алда алар шулай җиңелчә генә әйткәләшеп алдылар.. Мин кулыма сумкамны эләктердем дә чыгып китәргә җыендым.

– Балакаем, бырачны озатып куй, куркыр, – диде Тимерҗанның әнисе.

– Юк, юк, мәшәкатьләнмәгез! Курыкмыйм, – дидем мин, ишек тоткасына тотынып.

– Мин шул якка барам. Клубка, – диде Тимерҗан.

Бу сүзләрне ул болай гына сөйләнгән кебек әйтте. Үзең кара, миңа барыбер дигән сымаграк итеп кенә. Мин апаны караган арада, ул инде юынып, өстен-башын алыштырып өлгергән иде.

Без ишектән икәү бергә чыктык.

Без Тимерҗан белән сөйләшми генә барабыз. Икәүдән-икәү генә булганда, җитмәсә, әле бер-берең белән тиешенчә таныш та булмаганда, нәрсә турында гына сөйләшәсең? Каян сүз табарга да, каян кыюлык табарга?

Барабыз әкрен генә атлап. Кайбер йортларда ут алганнар. Шулай да күпчелек өйләрдә бернинди җан әсәре күренми – әллә ятып беткәннәр, әллә үлеп беткәннәр. Бары тик онытканда бер анда-санда эт өргән тавыш ишетелеп куя да, басынкы гына сөйләшкән, капка шыгырдаткан тавышлар ишетелгәли.

Чыш-пыш көлешеп, кызулап безнең яннан гына ниндидер кызлар узып китте. Бераз киткәч, берсе артына борылып карады, иптәшләренә нидер әйтеп алды. Кызлар, ераклашып, караңгыда юк булдылар. Берсенең ак күлмәк итәге озак кына күренеп барды.

Алар узып киткәч, мин, тагын берәрсе килмиме дигән сыман, артыма әйләнеп караган булдым, аннары күккә карап алдым. Күктә – йолдызлар. Шундый зур булып, якты булып күренәләр. Әллә соң ул төнне йолдызлар бөтенләй юк иде микән? Менә хәзер инде истән дә чыккан!

– Ник сез бер дә клубка чыкмыйсыз? – диде Тимерҗан, сүз башлап.

– Анда мин нишлим? – дидем мин.

– Нишлим дип инде…

– Мин бит клуб мөдире түгел, пункт мөдире, – дигәи булдым мин, шаяртып.

– Клубта күңел ачарга була, – диде Тимерҗан.

– Минем күңел болай да ачык, – дидем мин.

Тимерҗанның шундук сүзе бетте. Сизеп барам: аның сөйләшәсе килә, ләкин минем тиз генә ачылып китмәвем эчен пошыра.

– Буш вакытларыгызны ничек уздырасыз соң? – дип куйды бу, тагын да бераз баргач. – Иртә йоклыйсыз, ахрысы. Тәрәзәгездә ут күренми.

– Тәрәзәләрне без мендәр белән томалыйбыз, – дигән булдым мин.

– Мәдрәсәләрдәге кебекме?

Аның бу сүзе миңа бик тапкыр булып тоелды. Мин нәрсә әйтергә дә белми калдым.

– Кичләрен без баскычка чыгабыз, бака тавышы тыңлыйбыз, – дидем, соңлап булса да.

– Бака тавышы гармун тавышына караганда күңеллерәктер ул? – диде Тимерҗан, көлемсерәп.

– Әйе, күңелле! – дидем мин.

Тимерҗан көлеп җибәрде.

– Тагын ниләр эшлисез? – диде бу, башланган сүзгә өзелергә ирек бирмичә.

– Тагынмы? Китап укыйбыз. Таня татарча өйрәнә. Мин аны өйрәтәм, укытам.

– Кызык. Китаптан карапмы?

– Татарча мин китапка карамыйча да беләм, – димен мин.

Хәзер инде минем үз сүзләрем миңа бик тапкыр булып тоела.

– Сез унны кайда бетердегез? – ди Тимерҗан. – Татарчамы, русчамы?

Уку темасы – минем иң яраткан темам. Бу турыда мин сәгатьләр буе сөйләшә алам, үз-үземне, дөньямны онытып сөйләшә алам.

Ул төнне без чыннан да дөньяны онытып сөйләштек.

Безнен арада искәрмәстән ниндидер уртаклык барлыкка килде. Мин аңа үземнең моннан ике ел элек Яңавыл татар урта мәктәбен бетерүем, шуннан соң Уфага баруым, конкурстан үтмәвем турында сөйләдем.

Тимерҗанның да язмышы бөтенләй минеке төсле булып чыкты. Ул да моннан ике ел элек урта мәктәп тәмамлаган. Яңавылда түгел, Ямадыда. Ул да минем кебек үк институтка кермәкче булган. Бер үк елны! Ихтимал, Уфага без аның белән бер үк автобуска утырып барганбыздыр әле! Тимерҗан авыл хуҗалыгы институтына керергә исәпләгән. Беренче имтиханда ук «икеле» алган да, кайткан да киткән. Баштарак ул да минем кебек кайтмаска уйлаган. Ләкин аңа кайтмыйча ярамаган. Әти-әниләрен үзләрен генә калдырырга батырчылык итмәгән. Әнисе карт, әтисе аннан да картрак. Җитмәсә, гарип икән, авыр эшкә ярамый икән. Шуның аркасында, Тимерҗанны армиягә дә алмаганнар.

Шулай итеп, кайткан да киткән. Кайткач колхозга эшкә йөри башлаган. Нинди эш кушсалар, шуңа йөргән. Механизаторлар курсына җибәрмәкче булганнар – бармаган, һаман институтка керү турында хыялланган. Кыш көннәрендә имтиханга әзерләнгән. Икенче елны тагын шул ук институтка барып караган. Тагын керә алмаган. Тагын Мәсәгуткә кайтып килгән. Икенче мәртәбә уңышсызлыкка очрау моның барлык хыялларын юкка чыгарган. Шуннан соң бөтенләйгә авылда торып калырга уйлаган. Былтыр көз аны бригадир ярдәмчесе итеп куйганнар.

Сөйләшә-сөйләшә, без клубны да, пунктны да узып киттек. Урам уртасында өелешен йоклап утырган казларны уята-уята, авыл башына кадәр барып җиттек. Алдан килешеп куйган кебек, бер сүз әйтмичә, күперне чыктык та, басу юлы белән китеп бардык. Бераздан алда, уң яктарак, караеп ферма каралтылары күренде. Фермага чаклы барып тормадык, кире борылдык.

tmb_121606_6183

– Инде бөтенләй укырга исәп юкмы? – дидем мин әкрен генә.

Мин бу сүзләрне эчке бер киеренкелек белән, сагаю-шомлану белән әйттем. Әйтерсең, әгәр дә мәгәр ул киләчәктә минем кебек институтта укырга уйламаса, ниндидер начарлык булырга мөмкин иде.

Тимерҗан эндәшмичәрәк барды.

– Юк дип әйтеп булмый, – диде ул, икеләнгәндәй итеп. – Синең кебек укыган кешеләрне күрсәм, авылга иптәшләр кайтса, студентлар… күңел тузына башлый. Кыен була, көнләшәсен, кызыгасың. Эшкә чыктың исә, онытыла.

– Гомергә шушында, шушы авылда калырга уйлыйсыңмы? – дидем мин, котым алынып.

Үзебез дә сизмәстән, без бер-беребезгә «син» дип эндәшә башладык. «Сез»не мин бөтенләй яратмыйм. Элекке байларны хәтерләтә. Аристократияне. «Син» ул шундый якын. Туганың кебек, әтиең-әниең кебек.

– Ник, калса ни булган? Мин шушы авылда туган кеше, – диде бу тыныч кына. – Бөтен кеше шәһәргә китеп бетсә, авылда кем калыр?

Мондый сүзләрне мин кайдадыр ишеткән идемме, укыган идемме! – хәтерләмим. Шулай да бу миңа чын күңелдән әйтелгән шикелле тоелды.

– Юк! – дидем мин, һөҗүмгә ташланган сыман. – Дөрес түгел, дөрес түгел! Ун класс бетер дә, бригадир ярдәмчесе булып йөр, имеш! Ярый, бригадир да булдың ди, хәтта колхоз председателе дә булдың ди. Шуннан соң нишләргә? Гомергә катып калыргамы? Авыл кешесе булып?.. Ышанмыйм, Шундый япь-яшь кеше…

 

Комментарий язарга